Бәйрәмгә әзерлек ничек бара?
№ №37 (10971) | 2-04-2015, 10:06 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 521 | Комм.: 0
Муниципаль район хакимиятендә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрүгә бәйле мәсьәләләр тикшерелде. Очрашуда шушы олы бәйрәмне үткәрү буенча оештыру комиссиясе әгъзалары, район үзәгендә урнашкан төрле учреждение-оешма җитәкчеләре катнашты.
Яшәгән җиребез төзек һәм чиста булсын!
№ №34 (10968) | 26-03-2015, 10:43 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 474 | Комм.: 0
Район биләмәләрен язгы санитар тазарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү максатында муниципаль район хакимияте башлыгы агымдагы елның 11 апреленнән 16 маена кадәр махсус айлык үткәрү турында карарга кул куйды. Аңа ярашлы, 11, 18, 25 апрельдә һәм 8 майда районда гомум өмәләр үткәреләчәк. Чараны әзерләү һәм гамәлгә ашыру буенча 12 әгъзадан торган оештыру һәм айлыкны үткәрү комиссиясе составы, аның рәисе итеп муниципаль район хакимияте башлыгы урынбасары Р.Ә.Фәхретдинов расланды.
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы
№ №23-24 (10957-10958) | 28-02-2015, 13:46 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 559 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы егерменче утырышы 25 февральдә үтте.
Гражданлык активлыгын күтәрергә!
№ 12 (10946) | 3-02-2015, 13:58 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 627 | Комм.: 0
30 гыйнварда Русия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе хезмәткәрләре профсоюзы район оешмасының хисап-сайлау конференциясе үткәрелде.
Бүген кичәгедән яхшырак эшләргә!
28-01-2015, 13:11 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 569 | Комм.: 0
Районның крәстиян-фермер хуҗалыклары 2014 елда ничек эшләгән, нинди күрсәткечләргә ирешкән, хәл ителмәгән проблемалар бармы, агымдагы хуҗалык елына планнар ничек – шушы һәм башка сорауларга җавап бирү максатында эшкуарлар еллык хисап җыелышына җыелдылар. Ул үткән шимбәдә муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында үтте.
Тәүдә крәстиян-фермер хуҗалыклары берлеге рәисе Фәрит Латыйпов узган елда башкарылган эшләр турында хисап доклады белән чыкты.
Тәүдә крәстиян-фермер хуҗалыклары берлеге рәисе Фәрит Латыйпов узган елда башкарылган эшләр турында хисап доклады белән чыкты.
Дәүләт әһәмиятендәге эшләр
№ 8 (10942) | 24-01-2015, 11:08 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 513 | Комм.: 0
21 гыйнварда Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасы – Армия, авиация һәм флотка теләктәшлек күрсәтү буенча ирекле җәмгыятьнең (ДОСААФның) Чакмагыш районындагы бүлегенең конференциясе үткәрелде. Аның эшендә 17 башлангыч оешмада 36 делегат, чакырылган кунаклар – ДОСААФ активистлары һәм ветераннары, хакимият вәкилләре катнашты. Көн тәртибенә ике мәсьәлә тикшерүгә чыгарылды. Беренчесе буенча, җыелышны алып бару өчен эшче органнар сайлангач, ДОСААФның урындагы бүлеге рәисе Фларит Гайнетдинов чыгыш ясады. Ул 2010-2015 елларда оешма тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләде.
Егерме гаилә фатирлы булачак
№ 7 (10941) | 22-01-2015, 13:53 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 627 | Комм.: 0
Былтыр Чакмагышта Ленин урамы башында урнашкан урман хуҗалыгы ихатасында кызыл кирпеч белән тышланган ике катлы бинаның калкып чыгуына күпләр игътибар иткәндер, бәлки. Аның белән җентекләбрәк танышу максатында шунда юнәлдем.