» » Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы

Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы

28-02-2015, 13:46 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 557 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы егерменче утырышы 25 февральдә үтте.
Аның эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай Секретариаты җитәкчесе урынбасары Нәүфәл Рабис улы Янбухтин, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов, хакимият башлыгы урынбасарлары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре хезмәткәрләре, районыбыз предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре җитәкчеләре, суд һәм хокук тәртибен саклау органнары вәкилләре, авыл биләмәләре башлыклары, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Көн тәртибендә тикшерүгә түбән-дәге мәсьәләләр чыгарылды:
1.Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хаки-миятенең 2014 елдагы эшчәнлеге турында.
2.Башкортстан Республикасы Чакмагыш районының өченче чакырылыш муниципаль район Советының 2014 елдагы эшчәнлеге турында.
3.Русия Эчке эшләр министрлыгының Чакмагыш районы буенча бүлегенең 2014 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлеге йомгаклары һәм алда торган бурычлар турында.
4.Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районында 2015 елда Башкортстан Республикасы Президентының Дәүләт Җыелышы-Корылтайга Мөрәҗәгатьнамәсе поло-
жениеләрен тормышка ашыру буенча чаралар планын раслау турында.
5. Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимиятенең эшләр идарәчесенең мәгъ-лүматы.
6.Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимияте структурасына үзгәрешләр кертү турында.
Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы Уставына ярашлы, район хакимияте башлыгы елына бер мәртәбә Совет алдында хакимият эшчәнлеге турында тулы хисап тотарга, ә Совет рәисе шулай ук елына бер тапкыр депутатларга Совет эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерергә тиеш. Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә буенча тәүдә депутатлар алдында муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, артабан муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин чыгыш ясадылар, аларның һәм башкала кунагы – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай Секретариаты җитәкчесе ярдәмчесе, безнең якташыбыз Нәүфәл Рабис улы Янбухтинның чыгышлары (рус телендә) белән алдагы битләрдә таныштырабыз. Нәүфәл Рабис улы шулай ук фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәткән якташлары – муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Фәдис Гыйлемҗан улы Бикмөхәммәтовка, Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәфидә Әүлияр кызы Исмәгыйлевага, гимназия директоры Ратмир Фоат улы Камилҗановка һәм шәхси эшкуар Ришат Дамир улы Арслановка Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы -Корылтайның Мактау грамоталарын тапшырды.
Гражданнарның, җәмәгатьчелек берләшмәләре һәм оешмаларының, дәүләт һәм муниципаль идарә ор-ганнарының полиция эшчәнлеге турында тулы һәм дөрес мәгълүматларга ия булу хокукын тәэмин итү, ачыклык һәм үтәкүренмәлелек принципларын тормышка ашыру максатында Русия Эчке эшләр министрлыгының районнардагы бүлек начальниклары муниципаль берләшмәләрнең вәкаләтле органнары алдында полиция эшчәнлеге турында хисап тота. Бу җәһәттән район эчке эшләр бүлеге начальнигы полиция подполковнигы Айрат Әнәс улы Хәмидуллин да узган ел барышындагы эшчәнлекләре белән тулысынча таныштырып үтте.
2014 елның 30 октябрендә Башкортстан Республикасы Президенты (хәзер Республика Башлыгы) Рөстәм Зәки улы Хәмитов Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы -Корылтайга Мөрәҗәгатьнамә белән чыккан иде. Анда 2015 елга республикабызның үсеш фаразлары, якын арада һәм киләчәктә хәл ителәчәк мәсьәләләр анык билгеләнде. Мөрәҗәгатьнамәдә Республика Башлыгы: “Хезмәт кешесе һәрвакыт идарә органнарының игътибар үзәгендә булачак”, – дип ассы-зыклады.
Әлеге Мөрәҗәгатьнамәне тормышка ашыру максатында безнең районда 12 бүлектән торган эшчәнлек планы кабул ителде. Менә алар:
1.Икътисадый үсеш потенциалын саклап калу һәм артабан үстерү.
2.Төзелеш даирәсен, торак-коммуналь хуҗалыгы, юл-транспорт комплексын артабан үстерү.
3.Агросәнәгать комплексын үстерү.
4.Кешеләрне эш белән тәэмин итү, хезмәтне саклау, социаль партнерлык шартларын үстерү.
5.Сәламәтлек саклау системасын үстерү.
6.Мәгарифне үстерү.
7.Җәмгыятьнең мәдәни-рухи үсешен тәэмин итү.
8.Яшьләр сәясәтен, физик культура һәм спортны үстерү.
9.Закон тәртибен ныгыту. Җинаятьчелеккә каршы тору.
10.Экологик иминлек тәэмин итү.
11.Муниципаль хезмәтне үстерү. Кадрлар потенциалын ныгыту.
12.Эффектлы идарәлек даирәсен формалаштыру. Мәгълүмати-аңлату эшләрен киңрәк җәелдерү.
Әлеге план да депутатларда бертавыштан хуплау тапты.
Совет регламентының 38 нче маддәсенә ярашлы, депутатлар алдында муниципаль район хакимияте һәм хакимият башлыгы тарафыннан аеруча мөһим карарлар һәм күрсәтмәләр, олы әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итү барышы турында муниципаль район хакимиятенең эшләр идарәчесе Фәдис Гыйлемҗан улы Бикмөхәммәтов хисап тотты.
Көн тәртибенә чыгарылган азаккы мәсьәлә – муниципаль район хакимияте структурасына үзгәрешләр кертү белән депутатларны муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов таныштырды һәм депутатлардан хуплау тапты.
Районыбызның артабангы үсеше өчен мөһим карарлар кабул ителгән әлеге утырыш та әнә шулай эшлекле шартларда үтте.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: