Матбугат – 2015
Язылмаган кеше калмасын!
Бүген матбугат басмаларына язылу кампаниясенең язгы чәчү, җәйге мал азыгы хәстәрләү, көзге урып-җыю эшләре кебек үк иң кызган мәле. Күп еллар дәвамында яратып укыган гәзит-журналлар белән дуслыкны артабан да озынайту өчен һәркем бүген кулыннан килгәнне башкарырга тиеш, дип уйлыйбыз, ә алар чагыштырмача гади генә: почтамтка, элемтә бүлекчәләренә барып, яки почтальоннарга мөрәҗәгать итеп (район үзәгендә “Игенче”нең биш почтальоны да эшли), үзегезгә охшаган һәм аннан аерылырга теләмәгән басмаларга 2015 елның беренче яртысына язылуны рәсмиләштерергә (акчасын түләп, кулга квитанция алырга) кирәк.
Мөмкин кадәр бу эшне озакка сузмау хәерле булыр иде.
Интернет, санлы телевидение, тагын әллә нинди иң зур техник казанышлар чорында яшәсәк тә, меңәр еллык тарихы булган басма гәзит-журналларны алдырып уку бүген дә актуальлеген югалтмый әле, киләчәктә дә алар иң югары техник прогресс өлгеләре белән бер тиң кулланылышта калырга сәләтле.
Халыкта: “Ташка басылган ышанычлырак”, – дигән гыйбәрәнең эчтәлегеннән үк күренүенчә, язма телдә аралашу таш гасырдан бирле актуальлеген югалтмый, ә нигә тагын да миллион еллар моның яшәячәгенә ышанмаска әле?!
Районыбызда нәшер ителүче, яше сиксәннән артса да, һәрвакыт яшь һәм кирәкле, төрле яшьтәгеләр һәм төрле кесәлеләр өчен бердәй алдырып укый алырлык “Игенче” гәзитенең дә тотрыклы киләчәге өчен борчыласы юк, дип ышандырабыз. Бездә, беренчедән, аны укымлы итеп чыгару өчен ныклы белемле, киң эрудицияле, бай тәҗрибәле, оста хезмәткәрләр командасы тупланган. Икенчедән, гәзитне дөньяга китерү өчен бөтен мөмкинлекләребез дә бар: өр-яңа компьютер системаларында заманча программаларга нигезләнеп эшләнгән гәзитне үзебездә үк офсет ысулы белән заман таләпләре нигездә бастырабыз. Өченчедән, почта элемтәсе бүлеге – почтамт үзебезнең районда, өстәвенә район үзәгендә редакция почтальоннары да эшли. Гәзитне оператив тарату өчен барысы да бар, дигән сүзебез бу.
Хакларга килсәк, бүген “Игенче” төбәктә иң арзан гәзитләр исәбендә. Абунәчеләр өчен арзан дип аңларга кирәк, ә эчтәлеге, тәрбияви әһәмияте ягыннан кыйммәтен бәһалап бетерерлек түгел аның. Һәрхәлдә, үз тарихында “Игенче”без бер генә кешене дә хаксызга рәнҗетмәгәндер, хәтерен калдырмагандыр, дип өметләнәбез.
Саный китсәң, район гәзитен алдыруның мөһимлеген дәлилләү алымнарының исәбенә чыгарлык түгелдер әле. Озын сүзнең кыскасы шул: безнең һәммәбезгә дә яраткан “Игенче”безне алдырмаучы кешеләр калмасын өчен кулдан килгән барлык чараларны да күрергә кирәк! Бер үк вакытта аның кече туганы – унике яшьлек “Саҡмагош сатҡылары” гәзитен дә онытмаска өндибез. Аена ике тапкыр республиканың дәүләт телендә нәшер ителүче әлеге басманың да өстенлекле якларын аны алдырып укыган кешеләргә аңлатасы юктыр.
“Игенче” гәзитенә ярты елга почтамтта, элемтә бүлекчәләрендә, почтальоннарда язылу 658 сум 92 тиен, “Сакмагош саткылары”на – 130 сум 38 тиен. Күрүегезчә, бүгенге заман өчен кыйммәт хаклар түгел, чөнки әллә ни әһәмияте булмаган әйберләргә дә без аннан күбрәк тә сарыф итәбез әле. (Әйтик, берничә сәгатькә үз иркең белән “тилеләнү” чарасы – спиртлы эчемлекләрнең кайберсенең шешәсенә берничәшәр тапкыр артыграк сумманы да кызганмыйбыз, түгелме? Күпме хезмәт хакы яки пенсия алуыбызга карамастан…).
Редакциягә килеп, яки аның хезмәткәрләрендә язылганда, район үзәгендә эшләүче (махсус таныклыкка ия) үз почтальоннарыбызда “Игенче”гә 6 айга язылу хакы 475 сум, “Сакмагош саткылары”на – 108 сум тора. Шул ук вакытта, һәр елдагыча, “Игенче”гә тоташ бер елга язылып куючылар арасында гына Абунәчеләр лотереясе үткәреләчәк. Юмарт иганәче дуслар ярдәме белән призлар фондында алдагы елларда тере бозаулар (былтыр икәү, быел хәтта өчәү булган иде!), әтәчләр (һәр елны бишәр), фураж, шикәр комы, ак он, карабодай ярмасы, бихисап көнкүреш товарлары булучан, быел да матур бүләкләр көтелә. Билгеле, редакциянең печате куелган квитанциядәге тәртип саннарына чыккан бүләкләр ел буе йортыгызга килеп торачак “Игенче” гәзите янына куш булып калачак. Район үзәгендә яшәүчеләргә еллык язылу хакы 950 сум, авыллардагыларга – 1200 сум (почта хезмәтләрен кертеп) тәшкил итә, авылларда яшәүчеләр редакциягә шәхсән үзләре килеп язылырга тиеш, элемтә бүлекчәләрендә еллык язылу әлегә кабул ителми!
Без, хөрмәтле абунәчеләребез, иң элек сезнең гомуми активлыгыгызга ышанабыз әм мотлак гәзитләребезгә язылмый калмассыз, дип өметләнәбез.
Мөхтәрәм җитәкчелр, арйон гәзитләре – элек-электән иң үтемле сүзле пропагандист, һәр коллективны яңа җиңүләргә рухландыручы булып тора. Киләчәктә дә без моңа тугрылык саклаячакбыз һәм сезгә һәр өлкәдә кулдан килгән ярдәмне күрсәтеп торачакбыз. Шул ук вакытта гәзитләр офис өстәлләрегездә генә түгел, һәр хезмәткәрегезнең, ветераннарыгызның өендә дә даими кунак булсын өчен тырышырга чакырабыз һәм моны намус эше итеп каррага өндибез. Изге күңелле эшкуарлар, район гәзитләре сезгә дә, һичшиксез, алмаштыргысыз ярдәмче ул. Моны онытмагыз һәм кулдан килгәнчә янәшәдә яшәүче аз тәэмин ителгән катлам вәкилләренә, социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләргә дә матбугат сүзе белән хозурланырга мөмкинлек тудырышсагыз иде.
Әйдәгез әле, дәррәү тотынып, һәр йортка район гәзитләре даими килеп торсын өчен хәстәрлек күрик. Язылу чикләнмәгән күләмдә кабул ителә, әмма декабрьнең 20 ләренә кадәр моны эшләү хәерлерәк!
Мөхәрририят