Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы дүртенче чакырылыш Советының икенче утырышы
№ 124 (11206) | 29-10-2016, 09:00 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 326 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының дүртенче чакырылыш Советының чираттагы икенче утырышы 28 октябрьдә район мәдәният йортында үтте.
Көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде
№ 96 (11178) | 25-08-2016, 09:45 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 363 | Комм.: 0
Авыл Советлары биләмәләрендә хакимият көннәре бара. Бу чаралар чикләрендә муниципаль район хакимияте җитәкчеләре һәм бүлек мөдирләре урыннарга чыгып, халык белән очрашулар үткәрә. Чираттагы шундый очрашуларның берсе үткән атнада Рәҗәп авыл биләмәсендә үтте. Аның барышында бу төбәктә яшәүчеләр белән турыдан-туры диалог үтте, шушы төбәк халкы өчен көнүзәк булган авыл юлларын ремонтлау һәм биләмәдәге экологик хәлгә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде.
Очрашу авыл Советы хакимияте башлыгы Редик Хәмзә улы Хәкимовның чыгыш белән башланды. Ул төбәктәге демографик хәлгә тукталды, мондагы авылларның социаль-икътисади хәлен һәм артабангы үсеш перспективаларын тасвирлады, шулай ук белем бирү, сәламәтлек саклау һәм спортка кагылышлы темаларга да тукталды.
Очрашу авыл Советы хакимияте башлыгы Редик Хәмзә улы Хәкимовның чыгыш белән башланды. Ул төбәктәге демографик хәлгә тукталды, мондагы авылларның социаль-икътисади хәлен һәм артабангы үсеш перспективаларын тасвирлады, шулай ук белем бирү, сәламәтлек саклау һәм спортка кагылышлы темаларга да тукталды.
Официальная хроника
№ 95 (11177) | 23-08-2016, 10:01 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 375 | Комм.: 0
В соответствии с Приказом Государственного комитета Республики Башкортостан по делам юстиции от 10 августа 2016 года №1273-к на должность начальника отдела ЗАГС Чекмагушевского района назначена Юсупова Ляйсан Камиловна.
Республика җитәкчесе – Чакмагышта
№ 95 (11177) | 23-08-2016, 09:58 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 369 | Комм.: 0
20 августта Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Зәки улы Хәмитов эш сәфәре белән Кушнаренко һәм Чакмагыш районнарында булды. Республика җитәкчесе урып-җыю барышы, агросәнәгать комплексы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты, җитештерү, социаль инфраструктура объектларында булды.
Безнең районда Рөстәм Зәки улы иң тәүдә “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының Үрнәк авылы янындагы басуында уңыш җыю барышын карады.
Матур яшәү өчен тырышып эшләргә кирәк
№ 94 (11176) | 22-08-2016, 10:03 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 413 | Комм.: 0
Күмәк хуҗалыклар гөрләтеп эшләсә, иген уңышын мул алса, ит-сөтне күбрәк җитештерсә – гомумән, басучылыктан да, терлекчелектәндә табыш алынса, хезмәт кешесенең дә тормышы күркәм, табыны сыйлы була.
Иң мөһиме – хезмәте өчен тиешлесен алса, аның киләчәгенә ышанычы, тагын да матуррак яшәргә дигән өмете була. Тайняш авыл Советы авыл биләмәсендә бу шулай да. Мондый урыннарда бәйрәмнәр дә чагурак, җыелыш-киңәшмәләр дә җанлырак, күтәренкерәк рухта үтә, зарлану сүзләре ишетелми, ә бәлки бүген — кичәгедән, иртәгә бүгенгедән яхшырак эшлик, барлыкта-җитешлектә яшик, дип алга максатлар куялар. 17 августта хакимият көне дә биредә эшлекле шартларда үтте.
“Умартачылык серләре” клубында
№ 92 (11174) | 16-08-2016, 10:25 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 418 | Комм.: 0
Бал кортлары — табигать могҗизасы ул. Татлы да, шифалы да балы – алыштыргысыз нигъмәт, табыннарның яме, зур сые. Бал кортларын үрчетүчеләр татлы тәмгә генә тиенми, бәлки бал сатып тормыш- көнкүреш хәлен яхшырта.
Моннан тыш, умарта тотучылар авыл хуҗалыгына гаять дәрәҗәдә ярдәм итә. Шәхси хуҗалыкларда бал кортларын үрчетүчеләр сафы ишәя. Крәстиян-фермер хуҗалыклары арасында умартачылык белән шөгыльләнүчеләр бал продукциясен җитештерүдә тәҗрибә туплый. 1 гыйнварга фермерларда барлыгы 354 баш умарта исәпләнде. Иң күп умарта саны Иске Бәшир авыл Советы авыл биләмәсендә яшәүче Р. Зиннәтуллинда – 120 данә тәшкил итә. Т.Рәфыйков (Тайняш авыл Советыннан), “Мостафа” крәстиян-фер-мер хуҗалыгы, И.Латыйпов (Яңа Коты), Ф.Хәмәдиев, Х.Хөсәенов (Калмашбаш), Ф. Гарифуллин (Чакмагыш) бу өлкәдә уңышлы эшлиләр.
Вакытында туплап өлгерергә кирәк
№ 60 (11142) | 2-06-2016, 10:22 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 333 | Комм.: 0
Мал азыгы хәзерләү буенча семинар-киңәшмәдән
“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының Тозлыкуш бригадасы басуында мал азыгы хәзерләү буенча район семинар-киңәшмәсенең чираттагысы 31 майда узды.
“Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозының Тозлыкуш бригадасы басуында мал азыгы хәзерләү буенча район семинар-киңәшмәсенең чираттагысы 31 майда узды.