Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы дүртенче чакырылыш Советының икенче утырышы
29-10-2016, 09:00 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 326 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районының дүртенче чакырылыш Советының чираттагы икенче утырышы 28 октябрьдә район мәдәният йортында үтте.
Аның эшендә Башкортстан Республикасы Башлыгының муниципаль берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәлеге начальнигы Григорий Яковлевич Букреев, Башкортстан Республикасы Башлыгының Дәүләт-хокукый идарәлегенең законнар чыгару эшчәнлеге мәсьәләләре буенча бүлеге мөдире Гөлнара Илдус кызы Галимова, Башкортсан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Риф улы Гомәров, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Вадим Васильевич Соколов, Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимияте башлыгы вазыйфасын башкаручы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм хакимият башлыгы урынбасарлары, Чакмагыш районы прокуроры, районара суд рәисе, район эчке эшләр бүлеге начальнигы, авыл биләмәләре башлыклары, хакимиятнең структуралы подразделениеләре, район предприятиеләре, учреждениеләре һәм хуҗалыклары җитәкчеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм башкалар катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин ачты һәм алып барды.
Көн тәртибенә бер мәсьәлә чыгарылды:
Контракт нигезендә Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимияте башлыгын тәгаенләү турында.
“Русия Федерациясендә урындагы үзидарәлекне оештыруның гомуми принциплары турында”гы Федераль законның 37 нче маддәсенең 6нчы өлешенә ярашлы, урындагы хакимият башлыгын конкурс комиссиясе тарафыннан конкурс нигезендә сайлап алынган кандидатлар арасыннан урындагы вәкаләтле орган тәгаенли. Агымдагы елның 28 октябрендә Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль районы хакимияте вазыйфасын биләүгә конкурс үткәрелде. Аның йомгаклары белән җыелучыларны конкурс комиссиясе рәисе Григорий Яковлевич Букреев таныштырды. Артабан Салават Зәки улы депутатларга комиссия тарафыннан сайлап алынган һәр өч кандидат өчен ачыктан-ачык тавыш бирергә тәкъдим итте. Билгеләнелгән тәртип буенча, бер депутат бары тик бер генә кандидат өчен тавыш бирергә хокуклы. Совет депутатларының иң күп тавышын җыйган кандидат муниципаль район хакимияте башлыгы булып тәгаенләнә.
Конкурс комиссиясе тәкъдим иткән кандидатларның иң беренчесе Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповныкы иде. Муниципаль район Советы депутатлары аны бертавыштан хуплады. Башка кандидатларны тавышка куюның кирәге юк, дип табылды. Депутатлар урында ук Башкортстан Республикасы Чакма-
гыш муниципаль районы хакимияте башлыгы вазыйфасына контракт нигезендә Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповны тәгаенләү турында карар кабул иттеләр.
Артабан муниципаль район Советы сәркатибе Раил Рифгать улы Мохтаруллин сүз алды һәм хакимият башлыгы вәкаләтләрен рәсмиләштерү өчен муниципаль район Советы рәисе Салават Зәки улы Гыйззәтуллин белән муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповны тиешле контрактка кул куярга чакырды. Аның формасы һәм шартлары район “Игенче” гәзитендә дөнья күргән иде.
Тантаналы шартларда кул куелган контракт нөсхәләрен Совет рәисе һәм хакимият башлыгы Совет сәркатибе Раил Рифгать улы Мохтаруллинга тапшырды. Совет рәисе Риф Сәгъдәтулла улын ихлас йөрәктән хакимият башлыгы итеп тәгаенләнүе белән котлады һәм президиум өстәле артында урын алырга чакырды.
Конкурс комиссиясе рәисе, Башкортстан Республикасы Башлыгының муниципаль берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәлеге начальнигы Григорий Яковлевич Букреев, Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповны ихлас рәвештә тәбрик итеп, артабангы эшчәнлегендә дә уңышлар теләде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов үзенә олы ышаныч күрсәтеп зур җаваплылык йөкләгән муниципаль район Советы депутатларына ихлас рәхмәт белдерде һәм барлык җыелучыларны да артабан да бергә районыбызның алгарышлы үсеше өчен уңышлы хезмәттәшлеккә чакырды.
Похожие новости:
-
06.10.2016: Район яңалыклары
Республика көнен каршылап
-
30.05.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерме өченче утырышы
-
28.02.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы
-
11.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Ачык тыңлаулар үтте