Ачык тыңлаулар үтте
11-12-2014, 11:14 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 512 | Комм.: 0
10 декабрьдә муниципаль район хакимиятенең зур залында “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының 2015 елга һәм 2017 елга кадәрге чорга социаль-икътисадый үсеше фаразлары” һәм “2015 елга һәм 2016 һәм 2017 елларның планлаштырылган чорына Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының бюджеты турында” муниципаль район Советы карарлары проектлары буенча ачык тыңлаулар (публичные слушания) үтте.
Чарада район Советы аппараты һәм муниципаль район хакимияте вәкилләре, бюджет, салымнар һәм милек мәсьәләләре буенча даими депутат комиссияләре әгъзалары, авыл биләмәләре хакимиятләре башлыклары, бюджет оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм бухгалтерлары, районның киң мәгълүмат чаралары вәкилләре – гомумән алганда, 43 кеше катнашты.
Алда әйтеп үтелгән ике проект буенча ачык тыңлауларны бу чараны оештыру һәм үткәрү комиссиясе рәисе, муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары – хакимиятнең икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Реканс Фәнил улы Ямалиев алып барды. “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының 2015 елга һәм 2017 елга кадәрге чорга социаль-икътисадый үсеше фаразлары” проекты белән залда утыручыларны муниципаль район хакимиятенең икътисад һәм сәүдә бүлеге икътисадчысы Эльза Фидрат кызы Кашаева таныштырды.
Проектларның икенчесе – “2015 елга һәм 2016 һәм 2017 елларның планлаштырылган чорына Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының бюджеты турында”гысы хакында муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары, муниципаль район хакимиятенең финанс идарәлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов аңлатмалар бирде.
Тыңлауларда шулай ук муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева да чыгыш ясады.
Ачык тыңлаулар барышында тәкъдимнәр кертелмәде. Утырышта катнашучылар тарафыннан ”Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының 2015 елга һәм 2017 елга кадәрге чорга социаль-икътисадый үсеше фаразлары” һәм “2015 елга һәм 2016 һәм 2017 елларның планлаштырылган чорына Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының бюджеты турында”район Советы карарлары проектлары расланды һәм Совет утырышында тикшереүгә тәкъдим ителде.

Похожие новости:
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Вакыт бетә, ашыгыгыз!
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Ярминкәгә рәхим итегез!
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Бәла-казалар булмасын дисәк…
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Көн тәртибендә – тышкы сәясәт мәсьәләләре