Көн тәртибендә – тышкы сәясәт мәсьәләләре
28-10-2014, 17:20 | Төрлесеннән | Просмотров: 654 | Комм.: 0
“Валдай” халыкара дискуссия клубы утырышы быел Сочидагы “Олимпия” спорт комплексында үткәрелде. Анда 25 илдән 108 эксперт, тарихчы һәм политолог (шул исәптән 62 чит ил вәкиле) катнашты. Пленар сессиядә өч көн дәвамында барган очрашуга йомгак ясалды.
Дискуссия клубында сүз дөньяда әлегә кадәр яшәп килгән үзара мөнәсәбәт институтлары системасы һәм халыкара хокук нормалары турында барды. Шушы мәсьәләләргә кагылышлы экспертлар һәм политологлар үзләренең уй-фикерләрен әйтте. Русия Федерациясе Президенты Вадимир Путинның чыгышы һәм журналистларның сорауларына җаваплары шулай ук төп игътибар үзәгендә торды.
Владимир Владимирович Америка Кушма Штатлары властен Җир шарының төрле төбәкләрендә сәяси тотрыксызлык оештыруда шелтәләде. Хәзерге вакытта дөньяда яңа тәртип урнашуга кагылышлы фикерен әйтте. СССР таркалгач, Җир шарында бер полярлы дөнья урнашты. Америка Кушма Штатлары үзләрен дөньяның төп хуҗасы итеп тоя, хәтта хакимлек итә башлады. Хәтта Берләшкән Милләтләр Оешмасының Иминлек советы рөхсәтеннән тыш үзенә ошамаган илләрне (Югославия, Ирак, Ливия, Сирия һәм башкалар) бомбага тоту, төрле яклап басым ясау, үз геополитик мәнфәгатьләрен генә кайгырту кебек гамәлләр халыкарар хокук нормаларын тупас боза, төрле илләр арасындагы мөнәсәбәтләрдә тотрыксызлык китереп чыгара, дөньяда тынычлыкка куркыныч яный. АКШ власте тарафыннан алып барган империяле, агрессив сәясәт хәтта аның союзникларына да нык йогынты ясый. Русиягә карата бер-бер артлы игълан ителгән санкцияләр – шуның бер мисалы. “Без үз эчебездә генә бикләнеп яшәргә җыенмыйбыз, хәзерге заманда алай яшәп булмый. Бу санкцияләр, ягъни Русиянең үсешен тоткарларга маташулар уңышсызлыкка очраячак”, – диде Владимир Путин үзенең чыгышында һәм шул ук вакытта АКШны һәм башка илләрне күпьяклы диалогка, үзарар мөнәсәбәтләрне нормальләштерүгә чакырды.
“Валадай” утырышында Украина кризисы, Евросоюз илләре белән хезмәттәшлек итү турындагы темалар буенча да бәхәсле сөйләшүләр барды, тәкъдим-киңәшләр әйтелде.
Русия лидеры Владимир Путинның илнең тышкы сәясәте буенча ныклы позициядә торуы, дөньяда соңгы елларда килеп туган киеренкелек, гаделсезлек, демократиянең бозылуы, сәясәттә ике яклы стандартлар булуы турында ачыктан-ачык әйтүе дөньяда зур резонанс тудырды. Анда әйтелгәннәр, ниһаять, дөнья җәмәгатьчелегенә ишетелер, дигән ышаныч артты.

Әзерләде: Рәшит Вахитов
Похожие новости:
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Ярминкәгә рәхим итегез!
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Бәла-казалар булмасын дисәк…