Бәла-казалар булмасын дисәк…
28-10-2014, 17:45 | Төрлесеннән | Просмотров: 630 | Комм.: 0
Агымдагы елның 20 октябренә алынган мәгълүматлардан күренүенчә, ел башыннан районда 28 янгын чыгу (былтыр бу вакытта 26 янгын булган иде) очрагы теркәлде. Шуның нәтиҗәсендә 3 милион сумнан артык зыян күрдек. Ут-ялкын 10 торак йортны, 13 йорт яны төзелешләрен, бер ярдәмче бинаны юк итте яйсә зыян китерде. Иң зур югалту, әлбәттә, кеше гомере. 6 кешенең гомере ( узган елда 8 райондашыбызны югалткан идек) янгын вакытында өзелде. Утны сүндегәндә 10 миллион сумнан артык матди байлыкны саклап калдык.
Янгыннарның сәбәбе берничә. Күпчелек – 8 очракта – мичнең төзексез булуыннан һәм аны файдаланганда саклану кагыйдәләрен тупас бозудан килеп чыккан. Мунча миче ремонтланмаган килеш һәм кызу ягыла, төтен чыгу урыны чистартылмый, мич алдына идәнгә кимендә 50х70 сантиметрлы калай кадакланып куелмый, мич стенасы агач стенадан иң киме дигәндә 25 сантиметр ара сакланмый, янып торган мич караучысыз калдырыла һ.б. ут чыгаруга сәбәп булып тора. Электр җиһазларының төзек булмавыннан, аларны файдаланганда янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен бозудан җиде янгын чыкты. Еллар үтү белән элект җиһазлары искерә, алар ышанычлы эшләсен өчен даими яңартып торырга, заманча материалларга алыштырырга кирәк. Әмма кайберәүләр бу таләпне үтәми, һаман да 40-50 ел элек сузылган электр үткәргечләрдән файдалануны дәвам итә. Хәзер өйдә көнкүреш техникасы нык күбәйде, иске линияләр моңа түзми. Иң хәерлесе – бераз акча чыгарып заман, таләпләреннә җавап бирерлек чыгып, электр үткәргечләрен яңарту. Бу эшләрне белгеч электрик эшләсә, тагын да яхшырак булачак.
Ут белән сак эш итмәүнең – 3, яшеннән – 2, үзе янып китүнең бер очрагы теркәлде. Ут төртеп яндыру 3 тапкыр булды. Ә менә бу чорда балаларның ут белән шаяруыннан һәм транспорт чараларының төзек булмаган үзеллары һәм механизмнары аркасында янгын чыгу очраклары булмады. Узган алда икешәр очрак теркәлгән иде.
Уттан янып һәлак булучылар Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә – 2(Кәшәк һәм Каргалы авылларныда), Имәнлекул авыл биләмәсендә – 2 (Югары Аташ), Тайняш (Каран авылында) һәм Яңа Коты авыл биләмәсендә берәр кеше тәшкил итә. Янгыннарны булдырмау, профилактика-кисәтү максатында комиссия тәртибендә 42 күпкатлы йортның, 4323 шәхси өйнең янгына хәвефсезлеге торышы тикшерелде. 3178 кеше катнашлыгында авылларда 55 гражданнар җыены үткәрелде. 28 җыенда янгын сагы гарнизоны хезмәткәрләре катнашты. Шушы темага кагылышлы “Чакмагыш” телевидениесе аша 19 чыгыш оештырылды, район “Игенче” гәзитендә 17 мәкалә басылды. Кешеләр күп яшәгән урыннарда төрле памятка-бит таратылды. Электрон табло аша да халыкка мәгълүмат җиткерелеп торыла. Муниципаль район хакимияте сайтында гражданнар оборонасы, халыкны һәм биләмәне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, янгыннар чыгу һәм аларны кисәтү чаралары турында 10 материал урнаштырылды.

Әзерләде: Альберт Гарифуллин, районның күзәтчелек итү бүлеге начальнигы, эчке эшләр майоры
Похожие новости:
-
11.12.2014: Җәмгыять тормышы
Эшкә бирсәң чын күңел
-
11.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Ачык тыңлаулар үтте
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Ярминкәгә рәхим итегез!
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Көн тәртибендә – тышкы сәясәт мәсьәләләре