Уңган дигән даны бар

21 (11252) | 25-02-2017, 08:00 | Төрлесеннән | Просмотров: 476 | Комм.: 0
Район гәзите беренче саныннан ук халык трибунасы булды һәм менә 85 елдан артык мәгълүмат бирә, хезмәт кешесенә дан җырлый, яңадан-яңа үрләргә рухландыра, канат куя, уйланырга да мәҗбүр итә.



Ил чакыргач яуга киттек

17 (11248) | 14-02-2017, 09:18 | Төрлесеннән | Просмотров: 261 | Комм.: 0
15 февральдә совет гаскәрләре контингентын Әфганстаннан чыгаруга 28 ел тула
Ил чакыргач яуга киттек
Егерменче гасырның иң фаҗигале вакыйгаларының берсе – Әфган сугышы. Без шул чорның шаһиты гына түгел, ә бәлки Ватаныбыз чакыруы буенча солдат каешы буган, ком-чүл илендә хәрби бурычын үтәгән яугирләрбез. 1979 елның декабренә, ягъни Советлар Союзы Әфганстанда Апрель революциясе казанышларын яклау максатында бу илгә гаскәрләренең чикле контингентын кертү турында карар кабул итүенә күп еллар үтсә дә, яралар уңалмый, йөрәкләр сызлаудан туктамый.



Авылга ямь керде

13 (11244) | 4-02-2017, 08:00 | Төрлесеннән | Просмотров: 257 | Комм.: 0
Яңа Ихсан авылында район кулланучылар җәмгыятенең кибете районның кече авыл-ларында иң соңгылардан булып ябылды. Озак еллар эшләгән бу кибеттә бик күп уңган сатучылар бар тырышлыкларын биреп, халык өчен тырыштылар. Ул авылның аралашу-күрешү үзәге дә булды. Анда көн саен авыл халкы җыелып, кирәк-яраклар алып, яңалыклар алмашып, сөйләшеп-көлешеп аралашты. Авыл тарихында бу кибет якты эз калдырды.



Табигать — уртак йортыбыз

12 (11243) | 2-02-2017, 12:49 | Төрлесеннән | Просмотров: 322 | Комм.: 0
Табигать — уртак йортыбыз
2017 ел Экология һәм аеруча сакланылучы территорияләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район үзәк китапханәсендә “Табигатьне бергәләп саклыйк” дип аталган экология форумы үтте.



Диспансерлаштыру — сәламатлек нигезе

11 (11242) | 31-01-2017, 09:55 | Төрлесеннән | Просмотров: 303 | Комм.: 0
«РГС-Медицина» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Башкортстан Республикасындагы филиалы 2017 елда 21, 24, 27, 30, 33, 36, 39, 42, 45, 48, 51, 54, 57, 60, 63, 66, 69, 72, 75, 78, 81, 84, 87, 90, 93, 96, 99 яшьләре тулган страховкаланган кешеләргә диспансерлаштыру үткәреләчәге турында хәбәр итә.
Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре инвалидлары, шулай ук гомум авырулар, эшләгән вакытта имгәнү һәм башка сәбәпләр нәтиҗәсендә инвалид булганнар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Блокадада тотылган Ленинградта яшәгән кешегә» билгесе белән бүләкләнгәннәр, икенче бөтендөнья сугышы вакытында фашистлар һәм аларның союздашлары төзегән концлагерьларның, геттоларның, башка мәҗбүри тотылу урыннарының элекке балигъ булмаган тоткыннары, ничә яшьтә булуларына карамастан, ел саен диспансерлаштыру үтә.



“Карагай” чаңгы базасында яше-карты ял итә

10 (11241) | 28-01-2017, 09:14 | Төрлесеннән | Просмотров: 262 | Комм.: 0
“Карагай”  чаңгы базасында  яше-карты ял итә
Сокланамын Чакмагышка,
Гүзәл туган ягыма.
Йорт-илен гөлбакча итеп,
Шат яшәгән халкыма.

Бу шигъри юллар авторы Фидәлия Баянова хаклы. Районыбызны республикада иң эшчән, уңган, булдыклы кешеләр яшәгән төбәк дип беләләр. Һәм бу шулай да. Авылларыбыз ерактан ук балкып торган, зәвык белән төзелгән матур йортлары, төзек каралты-куралары, аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән ихаталары, яшелчә-җимешкә бай бакчалары белән аерылып тора.



Торак шартларын яхшырту өчен

9 (11240) | 26-01-2017, 08:30 | Төрлесеннән | Просмотров: 263 | Комм.: 0
Башкортстан яшь гаиләләргә торак шартларын яхшырту өчен (фатир сатып алу, йорт төзү) социаль түләүләргә 175 млн. сумнан артык субсидия алачак.
Бу акча “Русия Федерациясе гражданнарын уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү” дәүләт программасы чикләрендә бүленә.