» » Табигать — уртак йортыбыз

Табигать — уртак йортыбыз

2-02-2017, 12:49 | Төрлесеннән | Просмотров: 322 | Комм.: 0
Табигать — уртак йортыбыз
2017 ел Экология һәм аеруча сакланылучы территорияләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан район үзәк китапханәсендә “Табигатьне бергәләп саклыйк” дип аталган экология форумы үтте.
Анда Башкортстан Республикасы Экология министрлыгының Чакмагыш районындагы дәүләт инспекторы Денис Мусин, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең химия һәм биология фәне укытучысы Айгөл Хәмәдиева, һөнәрчелек лицее һәм гимназия укучылары катнашты. Форум башланыр алдыннан укучылар зур кызыксыну белән “Табигать һәм без” дип исемләнгән күргәзмә белән дә таныштылар.
Туган як, туган җир һәркем өчен газиз һәм кадерле. Туган як табигате ул – тау башында кипкән печән кибәннәре дә, тынычлык һәм хуш исләр белән тулган урманнар, иң кызу җәй көннәрендә дә тешләрне камаштырырдай саф сулы чишмәләр дә, кечкенә инештән башлап зур диңгезләргә ыргылучы елгалар да. Туган як табигате ул – капка төпләрендә тәгәрәп йөрүче сары йомгак үрдәк һәм каз бәбкәләре дә, уйнаклап йөгерүче колыннар да… Кем генә яратмый икән үзенең туып-үскән җирен, туган як табигатен! Ә инде табигатьне саклау – һәр кешенең изге бурычы. Кешенең тормышы табигать белән тыгыз бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманнарны корытып бетерәләр икән — димәк, кеше үз-үзен юк итә, дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Китапханәдә оештырылган чара видеоязмадагы табигать күренешләре белән башланып китте. Укучылар баш китапханәче Гөлназ Бикташева белән берлектә глобаль экологик проблемаларны санап чыгып, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.
Әйләнә-тирәбезнең хәле бик күпләрне борчый, аны саклау проблемасы бүген генә килеп тумады. Бу хакта инде бөтен дөньяда күптән уйланалар. Аны хәл итү өчен һәр ил үзеннән күпмедер өлеш кертергә омтыла. Билгеле булганча, табигатьтәге бәла-казаларның күбесе без – кешеләр тарафыннан тиешенчә уйлап башкарылмаган гамәлләребез, җибәрелгән хаталар җимеше. Әңгәмә барышында Гөлназ Ринат кызы укучыларга җәмгыять алдында торган беренче табигый проблемаларны җиткерде, тирә-як мөхитне саклау юлларын укучылар белән бергә эзләде. Бергәләп төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын таптылар. Башкортстан Республикасы Экология министрлыгының Чакмагыш районындагы дәүләт инспекторы Денис Мусин форумда катнашучыларга районның бүгенге экологик хәленә бәя биреп, әлеге уңайдан төрле чаралар кулланылуын сөйләп китте.
Формуның әһәмияте тирә-як мохитне санитар-экологик проб-лемалардан курчалау генә түгел, ә үсеп килүче яшьләргә “чисталык” төшенчесенең тирәнрәк мәгънәсен төшендерү. Безнең төп бурычыбыз – урамда, йорт алларында чисталык булдыру белән беррәттән, шәхеснең үзендә күңел чисталыгы булдыру, үзебезнең туган ягыбызда табигать байлыкларын саклый белеп, Табигать-анага ярдәм итә алырлык яшьләр тәрбияләү, – диде ул.
Денис Дамир улы агымдагы Экология елында районда башка-рыласы мөһим эшләрне санап үтте. Мәсьәлән, Чакмагыш авылындагы каты калдыклар өчен яңа полигонны сафка тапшыру, тазарту корылмасы төзелешен тәмамлау, кана-лизация системасын җайга салу һәм башкалар.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: