“Чиста Чакмагыш” акциясенә сез дә кушылыгыз!
29-09-2015, 11:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 462 | Комм.: 0
Кайсыбыз гына табигый чисталыгы, гүзәллеге сакланган елга-инеш буйларында ял итәргә, чүпләнмәгән, пөхтә-таза урамнардан йөрергә яратмый икән? Без яшәгән заманда тирә-як мохитне саклау проблемасы аеруча кискен тора.
18 сентябрьдә Яшьләр үзәге белгечләре һәм “Яшь гвардия”, Яшьләр советы активистлары “Чиста Чакмагыш” экологик акциясен үткәреп, район үзәгендәге халык күпләп ял итә торган буа ярларын тазарттылар. Тәүдә мондагы хәлләрне күргәч һушыбызны җыя алмый тордык дисәк тә, һич арттыру булмас – ял урыны чын мәгънәсендә чүплеккә әверелгән иде. Монда күңел ачучылар, үзләреннән истәлеккәдер инде, күрәсең, бөтен чүп-чарны, калдыкларны үзләре утырган урында гына калдырып киткәннәр. Ирексездән “Кая таба бара бу дөнья?” дигән сорау туа. Урамнардан йөргәндә дә тирә-якка күз салсаң, күңелне кырырлык күренешләргә тап буласың: тротуардан китеп барган төрле яшьтәге балалар ашамлык кәгазьләрен, төрле чүп-чарны уйлап та тормый җиргә ташлый, ә бит бер-берсеннән ерак та булмаган урыннарда махсус чүп савытлары бар. Ә алар үз чиратында үрнәкне өлкәннәрдән алалар, чөнки теләсә кайда сигарет каплары, эчемлекләрдән бушаган шешәләр аунап ята. Моны күргән балалар шулай булырга тиеш дип уйлый торганнардыр инде. Ә бит аз гына араны үтеп, бу калдыкларны чүп савытларына салу һич кыен түгел. Кешеләр, акылыгызга килегез! Яшәгән җиребезнең чисталыгын без үзебез – барыбыз да бердәм булып тәэмин итәргә тиешбез, ә кемнеңдер килеп тазартканын-чистартканын көтеп яту бөтенләй дөрес түгел. Барыбыз да пөхтә, чүпсез җирдә ял итәсебез килә, тик беркем дә моңа булышлык итәргә ашыкмый. Бу төбәктә без яшибез, без – чит кешеләр түгел, бу һаваны без сулыйбыз һәм үзебез үк аны пычратабыз. Һәр якташыбыз үз балаларында туган табигатькә, чисталыкка, экология торышына карата сакчыл караш, хөрмәт тәрбияләсен иде. Үзебездән башлыйк – киләчәк буынга үз мисалыбызда туган җирнең табигатенә сөю, ихтирам хисләрен күрсәтик.
Экологик акция ел әйләнәсенә дәвам итә, аңа барыбыз да кушылыйк, уртак проблемабызга битараф калмыйк!

Фируза Сакаева,
Яшьләр үзәге педагог-психологы.
Яшьләр үзәге педагог-психологы.
Похожие новости:
-
13.08.2015: Район яңалыклары
Бала үз юлын үзе сайлый?
-
11.08.2015: Район яңалыклары
Матурлыкны үзебез булдырыйк!
-
06.08.2015: Район яңалыклары
Табибка ничек язылырга?
-
31.07.2015: Район яңалыклары
«Яшәгән җиребез чиста” акциясе кысаларында
-
26.03.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Яшәгән җиребез төзек һәм чиста булсын!