» » «Яшәгән җиребез чиста” акциясе кысаларында

«Яшәгән җиребез чиста” акциясе кысаларында

31-07-2015, 15:44 | Район яңалыклары | Просмотров: 506 | Комм.: 0
«Яшәгән җиребез чиста” акциясе кысаларында
Урындагы «Яшь гвардия” партиясе вәкилләре вакытны бушка уздырмый. 26 июль көнне оешманың Имәнлекул авыл Советы авыл биләмәсендәге бүлекчә әгъзалары “Яшәгән җиребез чиста” дип аталган акциядә катнашты.
Аның барышында яшь гвардиячеләр Күәш елгасы ярларын һәм тирә ягын чүп-чар, ял һәм көнкүреш калдыкларыннан тазартты. Активистлар Нияз Князев, Ильяс, Илнар Шиһаповлар, Илнур, Раил, Илназ Сәлимгәрәевлар, Илдар Нуруллин, Ильяс Сибәгатуллин, Имәнлекул авыл Советына депутатлыкка кандидат Илмир Замир улы Тимерханов белән берлектә җиң сызганып көч түкте. Каты көнкүреш калдыкларын җыеп алганнан соң “Чүп ташлау тыела” дип язылган табличкалар элеп чыгу тәкъдиме белдерелде. Аны Имәнлекүл авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Радик Рәзиф улы Тимерханов та хуплады.
Әлеге акцияне оештыруга урындагы депутат Илмир Финал улы Юнысов ярдәм кулы сузды. Акция сентябрь аена кадәр дәвам итәчәк.

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: