РАЙОНДА НИЛӘР БАР?
25-07-2015, 11:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 513 | Комм.: 0
Байбулат авылында яшәүче Анастасия Ивановна Калагаевага күптән түгел 90 яшь тулган. Олы гомер бәйрәме белән аны Рәҗәп авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Редик Хәмзә улы Хәкимов тәбрикләде. Хезмәт ветеранына Русия Президенты В.В.Путинның котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
21 июльдә Иске Калмаш авыл мәдәният йортында “Ак нәнәйләр” клубы әгъзалары очрашты. Анда хатын-кызлар советы рәисе А.Сәлимгәрәева, авыл ветераннары советы рәисе Л.Тимашева чакырылган иде. Утырыш барышында күп балалы гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләсе күтәрелде. Аның белән беррәттән көндәлек мәсьәләләр – авыл урамнарын, зиратны, тирә-якны тәртипкә китерү һәм башкалар каралды.
Иске Балак авылында яшәүче Нәзифә Фатыйх кызы Фәезовага да шушы көннәрдә 90 яшь тулган. Аны Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Рәис улы Исхаков, авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Мөдәрис Гарипов тәбрикләп, ихлас котлау сүзләре җиткерделәр, Русия Президенты исеменнән Котлау хаты белән бүләк тапшырдылар.
Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсенең “Алга”, “Победа” авыл хуҗалыгы кооперативларында басу эшләре дәррәү бара. “Алга” уңганнары – механизаторлар Айнур Ханнанов, Дамир Сәлимов, Айдар Хәлкәев, Лотфрахман Хафизов, Ирек Сәлимов, Илнур Макулов сенаж, салам хәзерләүдә көч түккән. Водительләр Хәдис Хәбиров, Илвир Фазылов, Альберт Йосыпов, Динар Мохтаров та кемузардан эшли.
“Победа” авыл хуҗалыгы кооперативының басу батырлары Әсләх Шаһиев, Рәфис Дәүләтшин, Данис Латыйпов, Альфрет Әһәлетдинов, водительләр Шамил Галиев, Азат Әһәлетдинов та булсынга дип тырышалар.
Юмаш авыл Советы авыл биләмәсендә “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы исәбенә Уйбулат икенче товарлыклы-сөтчелек фермасы төзелә. Бу эш агымдагы елның апрель аенда башланган иде. Мал торлагы 600 башка исәпләнгән. Ферма җитештергән төп продукция ит һәм сөт булачак. Биредә 15кә якын кеше хезмәт салачак.
Иске Үзмәш авылында “Тау асты чишмәсе” тәртипкә китерелде. Бу изге эштә Рөстәм Камалов, Артур Мусин, Илшат Шәмсетдинов, Анатолий Дмитриев, Ләлә Стружкова, Гөлназ Галиуллина, Лена Габдуллина, Рима Камалова катнашты. Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Елена Степановна Семенова белән яшьләр эшләре буенча белгеч Эльфира Әхмәтшина аларга бар яклап та ярдәм кулы сузды. Чишмә янәшәсендә беседка, эскәмия куелды, чәчәкләр утыртылды.
Имәнлекул авыл мәдәният йортында авыл халкы өчен 80-90 нчы еллар көйләренә дискотека оештырылды. Китапханәче А.Камалова биючеләр арасында төрле конкурслар үткәрде.
****

Әзерләде: Лиана Ханмурзина.
Похожие новости:
-
16.07.2015: Район яңалыклары
Районда ниләр бар?
-
30.05.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерме өченче утырышы
-
30.04.2015: Район яңалыклары
Үзидарәлек органнары – халык мәнфәгатен яклаучы
-
19.03.2015: Район яңалыклары
Бер кем дә онытылып калмасын иде
-
20.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары