» » Бер кем дә онытылып калмасын иде

Бер кем дә онытылып калмасын иде

19-03-2015, 11:06 | Район яңалыклары | Просмотров: 758 | Комм.: 0
Иске Калмаш авыл Советы биләмәсенең ветераннар советы Иске Калмаш авыл мәдәният йортындагы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланылган фотостендны тулыландыру буенча эш алып бара. Бер генә фронтовик та онылытып калмасын иде, дигән уй-теләктән чыгып, Иске Калмаш авыл Советы биләмәсенә караган Иске Калмаш, Яңа Мортаза, Болгар, Кавказ авылларында яшәүчеләргә — Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәм аннан исән-сау кайтып төрле елларда мәрхүм булган сугыш ветераннарының балаларына, оныкларына һәм туганнарына мөрәҗәгать итәбез. Без сездән Иске Калмаш авылы модельле китапханәсенә килеп, сугыш ветераннарының фоторәсемнәрен тиз арада ачыклап барлавыгызны сорый-быз. Әгәр фронтовикның фоторәсеме булмаса, аны табып фотостендка куярга кирәк булачак. Инде бөтенләй фоторәсеме табылмаса, аның турында мәгълүматларны (исем-шәрифе, туган елы, авылы, кыскача биографиясе һәм башкалар) язып куячакбыз. Ил чакыргач, кулына корал алып Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен көрәшкән батыр якташларыбызны яшь буын белсен өчен сезнең дә ярдәм кирәк. Бергәләп ачыклап, фотостендны бергәләп тулыландырыйк! Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан шушы изге гамәлдә актив катнашуыгызны сорыйбыз.

Айсылу Сәлимгәрәева,
ветераннар советы рәисе.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: