» » Җиңүчеләргә – бүләкләр

Җиңүчеләргә – бүләкләр

13-01-2015, 15:55 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 508 | Комм.: 0
Җиңүчеләргә – бүләкләр
Районыбыз авылларында һәм район үзәге предприятиеләре һәм оешмаларында боздан эшләнгән шәһәрчекләргә һәм фигураларга конкурс ел саен үткәрелә. Бу күркәм традиция быел да дәвам иттерелде.
Яңа ел бәйрәме алдыннан, 30 декабрьдә, район мәдәният йорты алдында үткән мәдәни чарада конкурс нәтиҗәләре халыкка җиткерелде. Муниципаль район Советы сәркатибе Илгиз Ихсанов җитәкчелегендәге махсус комиссия урыннарда боз шәһәрчекләрен һәм андагы әкият геройларын карап һәм фотоматериаллар белән танышып чыкканнан соң түбәндәге авыл билә-мәләренә призлы урыннарны бирергә карар итте.
Беренче урынга Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе лаек булды һәм 5 мең сум күләмендә акчалата бүләкләнде.
Икенче урын Калмашбаш авыл Советы авыл биләмәсенә бирелде һәм 3 мең сум белән дәртләндерелде.
Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе өченче урынны алды һәм 2 мең сум акча белән бүләкләнде. Бәшир, Иске Калмаш һәм Тайняш авыл Советы авыл биләмәләренең боз шәһәрчекләрен бизәү буенча яхшы эшләүләре билгеләнде.
Район үзәгендә урнашкан предприятие-оешмалар арасында да җиңүчеләр билгеләнде. Беренче урын Чакмагыш гимназиясенә бирелде һәм 5 мең сум акчалата премиягә лаек булды.
Комиссия икенче, өченче урыннарны бер оешмага да бирмәскә карар итте. Чакмагыш су белән тәэмин итү предприятиесе, торак-коммуналь хуҗалыгы (ПУЖКХ) һәм Чакмагыш юл ремонтлау-төзелеш идарәлеге кол-лективларының үз биләмләрен бизәү буенча яхшы эшләүләре билгеләнде.
Комиссия быел беренче тапкыр Яңа ел боз шәһәрчекләрен һәм андагы әкият геройларын бизәү буенча аерым кешеләр тарафыннан башкарылган эшләргә дә бәһа бирде.
Сыйрышбаш авылында яшәүче Риф Ибрай улы Мусин һәм Чакмагыштан Фәрит Маркс улы Гарифуллин үз йорт алларын иң матур бизәүчеләр булып танылдылар һәм һәркайсы меңәр сум күләмендә акчалата дәртләндерелделәр. Аларга шулай ук “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Чакмагыштагы төбәк бүлекчәсеннән бүләкле пакетлар да тапшырылды.

Әзерләде: Рәшит Вахитов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: