Хакимият башлыгы призына
20-12-2014, 10:24 | Спорт | Просмотров: 642 | Комм.: 0
14 декабрьдә “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында югары сыйныфларда укучы үсмер егетләр арасында волейбол буенча муниципаль район хакимияте башлыгы призына финал ярышлары үткәрелде. Анда район мәктәпләреннән 14 команда катнашты. Янә 2 команда Илеш районыннан килгән иде.
Бәйгеләрне ачу тантанасында муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Нәбиева яшь спортчыларга уңышлар теләделәр. Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүчеләр концерт номерлары белән чыгыш ясадылар.
Киеренке барган ярышларда җиңүчеләр ачыкланды. Беренче урын Чакмагыш беренче урта мәктәбе командасына бирелде. Төп приз – кубок аларга тапшырылды. Юмаш мәктәбе волейболчылары – икенче, Чакмагыш гимназиясе егетләре өченче урынны алды. Дүртенче урынны алган Рәҗәп мәктәбе командасы да оста уенчылар булып танылды. Призлы урыннар яулаган командаларга Мактау грамоталары, медальләр тапшырылды.
Өлкән сыйныфларда укучы кызлар арасында да волейбол буенча район ярышлары оештырылачак. Бу турнирның финалы да “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында 20 декабрьдә үтәчәк.

Рим Хуҗин,
яшьләр эшләре, физкультура һәм
спорт комитетының баш белгече.
яшьләр эшләре, физкультура һәм
спорт комитетының баш белгече.
Похожие новости:
-
23.12.2014: Район яңалыклары
Сыйрышбашта – модельле китапханә
-
18.12.2014: Спорт
Хоккей ярышлары башланды
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы
-
06.12.2014: Спорт
Өметле спортчылар булуны дәлилләп
-
11.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Ачык тыңлаулар үтте