Сыйрышбашта – модельле китапханә
23-12-2014, 10:41 | Район яңалыклары | Просмотров: 814 | Комм.: 0
Мәдәният елы тәмамланып килгәндә, Яңа ел бәйрәме алдыннан, Сыйрышбаш авыл китапханәсендә шатлыклы вакыйга булды: узган җомгада биредә модельле китапханә ачылды. Аның файдалы яклары күп. Хәзер китап укучылар бу өлкәдә дә заманча технологияләрдән файдалану мөмкинлегенә ия.
Биредә киштәләрдән китап алып уку белән беррәттән, компьютер аша интернет челтәренә кереп була, электрон ресурслар бирелә, алар аша төрле мәгълүмати дөнья киңлекләренә чыга аласың. Шунда ук принтер, ксерокс аппаратлары эшли, зур экранлы телевизор да бар. Кыскасы, заман таләпләренә җавап бирерлек китапханәдә олысы-кечесе өчен белемен арттыру, төрле өлкәдә камилләшү, китаплар дөньясында гизү өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган. Мәгълүмати-хокукый системага кереп тә үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин.
Модельле китапханәне ачу тантанасы ишектәге ал тасманы кисүдән башланды. Шушы чара уңаеннан җыелган кешеләр алдында тәүдә Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова кыскача чыгыш ясады. Аннары китапханә мөдире Ира Наил кызы Мәгалимова сүз алды. Ул китапханә эшчәнлеге белән бераз таныштырып үткәннән соң авыл мәдәният йортына, шул исәптән биредә урнашкан китапханәгә евроремонт үткәрелүе, кирәкле мебель, заманча җиһазлар сатып алынуы, китаплар фондының шактый яңаруы хакында әйтте. Модельле китапханә булдыруда турыдан-туры ярдәм иткән муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Алга” кооператив-колхозы китапханәгә зур экранлы төсле телевизор бүләк иткән. Идарә рәисе Рушан Рифгать улы Гайсинга, район мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Хәдис улы Фазлыевка, район биләмәара үзәк китапханәләр системасы директоры Эльвира Әхәт кызы Газизовага да рәхмәт сүзләре җиткерелде. Әлеге вакытта китапханәдә 11 мең данә китап исәпләнелә, китап укучылар саны 600дән артып киткән. Мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективы, авыл халкы белән берлектә төрле чаралар үтеп тора. Арада китапны пропагандалауга, туган телгә мәхәббәт уятуга, язучылар, шагыйрьләр иҗатын өйрәнүгә багышланганнары да бар. “Мирас” клубы уңышлы эшли. Тагын шуны да әйтергә кирәк: китапханәнең эш юнәлеше (профиле) – татар мәдәниятен популярлаштыру. Китапханә зәвык белән бизәлгән. “Могҗизалы китап илендә” дигән бик матур балалар почмагы булдырылган. Китапханәчеләр Алсу Радик кызы Гәрәева белән Флорида Гарәфетдин кызы Сафиуллина да зур хезмәт салган. Гомумән, мондагы барлык ремонт эшләрен Мәгалимовлар гаиләсе үз куллары белән башкарган. Ира ханым тормыш иптәше һәм ике улы белән 4 ай дәвамында бушлай ремонт үткәреп, кешеләр өчен бик тә уңайлы шартлар булдырганнар.
Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Генна-дий Фотеевич Крюков китапханә коллективын, тантанада катнашучыларны авылда модельле китапханә ачылу белән котлап, эшләрендә уңышлар теләде. Район биләмәара үзәк китапханәләр системасы директоры Эльвира Әхәт кызының әйтүенә караганда, хәзер безнең районда җиде авылда модельле китапханә ачылган. Без бу юнәлештә республикада лидерлар исәбендә торабыз. Киләчәктә башка авылларда да шундый китапханәләр ачуны дәвам итү планлаштырыла. Аннары мәктәп укучыларның ана телен данлап “Татар теле – энҗе-мәрҗән тулы тел” дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле чыгышларын тыңладык. Анда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган телгә мәдхия җырлаган, аңа сөю хисләре уяткан тирән мәгънәле шигырьләре яңгырады. Кызлар, малайлар тарафыннан башкарылган җырлар һәм биюләр дә тантанага ямь өстәде.
Соңыннан бүләкләүләр булды. Районда китапханә эшчәнлеген үстерүгә зур өлеш керткәне өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шундый ук югары дәүләт бүләге халыкны мәгълүмат-китапханә хезмәтләндерүе өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен район биләмәара үзәк китапханәсенең методика-китапханә бүлеге баш китапханәчесе Ильмира Хәмзә кызы Шәйдуллинага һәм Сыйрышбаш авыл китапханәсе мөдире Ира Наил кызы Мәгалимовага да тапшырылды. Районда мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә, модельле китапханә булдыруга зур өлеш керткәне һәм модельле китапханәне ачуга ярдәм иткән өчен “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе Рушан Рифгать улы Гайсин район мәдәният бүлегенең Рәхмәт хатына лаек булды.
Әзерләде: Рәшит Вахитов.
Похожие новости:
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Боз шәһәрчеге төзелә
-
11.12.2014: Җәмгыять тормышы
Эшкә бирсәң чын күңел
-
11.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Ачык тыңлаулар үтте
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен