» » Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы

Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы

18-12-2014, 11:18 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 588 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының чираттагы унсигезенче утырышы 17 декабрьдә хакимият бинасының зур утырышлар залында үткәрелде.
Аның эшендә, депутатлардан тыш, муниципаль район хакимияте башлыгы РИФ СӘГЪДӘТУЛЛА УЛЫ ЙОСЫПОВ, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе ВАДИМ ВАСИЛЬЕВИЧ СОКОЛОВ, хакимият башлыгы урынбасарлары һәм хакимиятнең бүлек начальниклары, авыл биләмәләре башлыклары, хуҗалыклар, предприятие-оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, хокук тәртибен саклау органнары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе САЛАВАТ ЗӘКИ УЛЫ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә тикшерүгә барлыгы 27 мәсьәлә чыгарылды.
1. Урындагы әһәмиятле гомум кулланылышта булган автомобиль юлларын Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының авыл биләмәләре муниципаль милкеннән муниципаль районның муниципаль милкенә бушлай тапшыру турында.
2. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Советының 2011 елның 24 февралендә кабул ителгән “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының муниципаль милкен файдалануга хокукларны рәсмиләштерү тәртибе һәм муниципаль милектән файдаланган өчен еллык аренда түләвен билгеләү турында”гы 243 санлы карарына үзгәртүләр кертү турында.
3. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының аерым карарларының үз көчен югалтуы турында.
4-16 мәсьәләләр. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы урындагы үзидарәлек органнары һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы авыл биләмәләре арасындагы авыл биләмәләренә муниципаль районның вәкаләтләренең бер өлешен тапшыру турындагы килешүне раслау турында.
17. Агымдагы финанс елның узган чорында Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенең беренчел һәм ел ахырынача көтелгән йомгаклары турында.
18. 2015 елга һәм 2017 елга кадәрге чорга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының социаль-икътисадый үсеше фаразлары турында.
19. 2015 елга һәм 2016 ел белән 2017 елларның планлаштырылган чорына Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы бюджеты турында.
20. 2014 елгы Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы бюджетына төгәллек кертү турында.
21. “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында” Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы карары проектын раслау турында.
22. “Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы Уставына үзгәртүләр һәм өстәмәләр кертү турында” Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы карары проекты буенча ачыктан-ачык тыңлаулар билгеләү турында.
23. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы урындагы үзидарәлек органнары һәм Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы авыл биләмәләре арасында урындагы үзидарәлек органнарына авыл биләмәләре вәкаләтләренең бер өлешен гамәлгә ашыруны тапшыру турындагы килешүне раслау турында.
24. 2015 елга Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советының эшчәнлеге планы турында.
25. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районы хакимияте структурасына үзгәрешләр кертү турында.
26. Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль район Советы һәм Хакимияте аппаратында муниципаль хезмәт вазифасын башкаручыларга түләү һәм хезмәтен дәртләндерү тәртибе турындагы положениеләрне раслау турында.
27. “Башкортстан Республикасы Чакмагыш муниципаль район Советының социаль-гуманитар мәсьәләләр, хокук тәртибен саклау буенча даими комиссия составын сайлау турында”гы 2012 елның 31 октябрендә кабул ителгән муниципаль район Советы карарына үзгәртүләр кертү турында.
Көн тәртибенә тикшерүгә чыгарылган тәүге өч мәсьәлә буенча Башкортстан Республикасы Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының Чакмагыш районы буенча милеккә идарә итү комитеты рәисе ЛИЮЗӘ ФЛҮР КЫЗЫ ДӘҮЛӘТОВА, 4-16 мәсьәләләр буенча муниципаль район хакимиятенең муниципаль җир күзәтчелеге буенча бүлегенең әйдәүче белгече РАУШАН ЗӨЛФӘТ УЛЫ ЗИННӘТУЛЛИН, аннан соңгы ике мәсьәлә буенча муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары – икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Реканс Фәнил улы Ямалиев чыгыш ясады. Артабангы ике мәсьәләнең асылын депутатлар карамагына муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары-финанс идарәлеге начальнигы РАВИЛ ХӘМИТ УЛЫ ФӘЕЗОВ җиткерде. Көн тәртибенең егерме беренче һәм егерме икенче мәсьәләләре буенча муниципаль район Советы сәркатибе ИЛГИЗ ФАИЛ УЛЫ ИХСАНОВКА сүз бирелде. Егерме өченче мәсьәлә буенча утырышны алып баручы муниципаль район Советы рәисе САЛАВАТ ЗӘКИ УЛЫ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН уй-фикерләрен җиткерде. Муниципаль район Советының 2015 елга эш планы белән муниципаль район Советының баш белгече Индира Альберт кызы Гәрәева таныштырды. Егерме бишенче һәм егерме алтынчы мәсьәлә буенча муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт һәм кадрлар эшләре бүлеге начальнигы Эльмира Флүр кызы Гыйззәтуллина сөйләп үтте. Соңгы мәсьәлә буенча утырышны алып баручы чыгыш ясады.
Барлык тикшерелгән мәсьәләләр буенча да депутатлар бердәм карар кабул иттеләр.
Соңыннан муниципаль район хакимияте башлыгы РИФ СӘГЪДӘТУЛЛА УЛЫ ЙОСЫПОВ йомгаклау сүзе белән чыкты. Ул районыбыз өчен агымдагы елның уңышлы тәмамлануы, аеруча аграр секторда югары казанышларга ирешелүе хакында билгеләде. Барлык депутатларга һәм, форсаттан файдаланып, биредә булган җитәкчеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән ихлас тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм киләчәктә дә алда торган зур бурычларны бергә хәл итүдә эшлекле хезмәттәшлек, яңа хезмәт уңышлары теләде.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: