Тагын да капиталь ремонт турында
13-12-2014, 10:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 597 | Комм.: 0
Рөстәм Хәмитов:
кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез
Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Башкортстан Юлдаш телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәләшеп, торак-коммуналь хуҗалыгында ашыгыч хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә карата уй-фикерләрен әйтте.
— Рөстәм Зәки улы, ни өчен кешеләр хәзер капиталь ремонтны үз исәбенә түләргә тиеш булып чыкты? Республикадагы 17 мең күпкатлы йортлар өчен барлык чыгымнарны каплау өчен республика бюджетында акча юк микәнни? Ә бит алар капиталь ремонт өчен үз чиратын көтә.
—Эш шунда: без барыбыз да дәүләт һәм муниципаль власть органнарының күпкат-лы йортлардагы капиталь ремонтны финанславына күнегеп киттек һәм озак еллар шулай яшәдек тә. Шәхси йорт хуҗалары үз йортларын үзләре ремонтлыйлар, алар андый сорауларны бир-миләр. Ә менә биш, өч, ике яки күпкатлы йортларда яшәүчеләрнеке һәрвакыт бюджет акчасы исәбенә ре-монтланды. Соңгы ике елда канунияттә булган үзгәрешләр кешеләрне йортларда ремонт үткәрүне үзаллы финанслауга юнәлтә. Ул түбәндәгегә нигезләнде: фатирлар нигездә хосусыйлаштырылды, кешеләр шәхси фатирларында яшиләр, гамәлдә бу йортлар шунда яшәүче гражданнарның коллектив милке булып тора, шуңа күрә аларны үзләре ремонтларга да тиеш. Дәүләтнең, федераль һәм республика властеның андый ремонтны башкару өчен акчасы юк диярлек. Әгәр торак йортларны ремонтлауга акча бүленсә, дәваханәләр, мәктәпләр һәм башка объектлар төзелмәячәк.
Республикада шунда яшәүчеләр көче белән капиталь ремонтлауны финанслау ту-рындагы закон әле яңарак — октябрь, ноябрь айларында гына үз көченә керде. Кешеләр беренче квитанцияләрне ала башлады һәм бик күп сораулар туды. Андый сорау-ларны миңа да бирәләр: ни өчен шулай, әлеге яңалык нәрсәне аңлата? Түземлелек белән аңлатырга туры килә: хәзер без — фатирлар хуҗалары, торакны ремонтлау өчен үзебез түләргә бурычлы. Бу кыйммәткә төшә торган эш. Аңлашыла, әгәр йортта 100, 200 яки 500 кеше яшәсә дә ремонтка дигән акчаны (гадәттә ул 3 миллионнан 5 миллион сумга кадәр җи-тә, арада кыйммәтрәк – 10, 12, 15 миллион сумга җиткәннәре дә бар) тиз генә җыеп булмаячак.
Законга ярашлы, 30 ел дәвамында һәр күпкатлы йорт ремонтланырга тиеш. Бу әле акчаны бүген туплый барып, бары тик 30 елдан соң гына йортыгызны ремонтларга киләчәкләр дигәнне аңлатмый, юк. Идея шуннан гыйбарәт: капиталь ремонт үткәрү бу-енча төбәк операторлары дип аталучы структура оеш-тырыла. Аның исәп-хисап счеты бар, анда теге яки бу фатирда яшәүче һәр кешедән түләүләр керә, алар теркәлеп, исәпләнә бара. Әкренләп туплангач, ул акчалардан ремонт эшләре чират тәр-тибендә финанслана. Кемгәдер бу чират бер елдан соң килеп җитә, ә кемгәдер 30 ел да көтәргә туры киләчәк. Әмма, гомумән әйткәндә, безнең бурычыбыз – бу вакытны 30 елга сузмау, ә 15, иң яхшысы –10 елга кадәр киметү. Ләкин, икенче яклап, торакта яшәүчеләрнең бүген түләгән акчасы җыелып торып сакларга һәм йортларны ремонтлауга җитми. Шуңа күрә без республика һәм урындагы муниципаль власть ягыннан өстәмә финанслауны саклап калырга уйлыйбыз һәм мәсьәләне хәл итү буенча эш алып барабыз. Һәм, шулай итеп, бу чиратны 30 ел түгел, ә 15, хәтта 10 еллык итәргә ниятлибез.
Бүген без барыбыз да шушы факт алдында торабыз: дәүләт, федераль власть органнары торак йортларны ремонтлау программасыннан чыга һәм күпкатлы йортларда яшәүчеләр йортта нәрсәләр булачагы өчен тулысынча үзләре җавап бирә.
Бәлки йортта яшәүчеләргә ул уңай тәэсир итәр? Киләчәктә подъездлар җимерелмәс, бозылмас, чөнки алар барысы да шунда гомер кичерүчеләр акчасына эшләнгән бит. Ләкин әле сораулар, ачыкланмаган нәрсәләр күп. Шунысы ачык: күпкатлы йортларны ремонтлау нигездә шунда яшәүчеләр җыйган акча исәбенә башкарылачак. Күптән түгел без бу мәсьәләне зур киңәшмәдә тикшердек. Һәм анда берничә карар кабул иттек.
—Сез Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы һәм Төбәк операторы эшчәнлеген, шул исәптән килешү төзү буенча да, каты тәнкыйтьләдегез. Хәзер аларда эшләр ничек тора?
—Бу киңәшмәдә мин Торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгын һәм шәһәр властен –Уфа гына түгел, күпкатлы йортлары булган барлык шәһәрләрнекен дә – шул исәптән килешү төзешү буенча да, каты тәнкыйтьләдем. Бу йортның исәбендә күпме акча бар, шушы һәм башка йортны ремонтлау срогы кайчан килеп җитәргә мөмкин – шулар хакында кешеләргә мәгьлүмат җиткерү кирәклеге турында да әйттем. Табло эшләп куярга, анда кулдан, фломастер белән зур саннарда аена яки кварталга бар тапкыр “Күпкатлы йортларда яшәүче хөрмәтле иптәшләр, сезнең йортыгызны ремонтлау өчен бүген безнең исәптә – шартлы рәвештә, шундый сан”, дип язарга кирәк. Торакта яшәүчеләрнең ремонтны гамәлгә ашыру, контрольдә тоту буенча зур хокуклары бар. Әгәр ремонт начар бара икән, ремонтлаучы белән килешүне тыныч кына өзәргә мөмкин. Әгәр дә сезнең бюджет акчаларын өстәмә финанслауга җибәрү мөмкинлеге табылса, бу бик яхшы булыр иде. Һәм без андый мөмкинлекне табарга тырышачакбыз. Моннан тыш иганәчелек ярдәменә дә чикләүләр юк. Бәлки, подъездда җитеш тормышта яшәүчеләр бардыр. Алардан бу исәпкә күбрәк ресурс бүлүне сорагыз, һәркем мөмкинлегенә карап ярдәм кулы суза ала.
Шул ук вакытта капиталь ремонт өчен җыелачак әлеге 100 – 500 сум өстәмә акчаны табуы авыр булган кешеләр дә бар, мин, һичшиксез, андый кешеләр турында уйлыйм. Сүз иң элек пенсионерлар, аз керемлеләр турында бара. Без алар турында уйлыйбыз. Бәлки андый кешеләрне яклау максатында бу юнәлештә адреслы социаль түләүләр булдырырбыз.
—Рөстәм Зәки улы, кешеләр түләү квитанцияләре алгач, гаҗәпләнделәр, ризасызлык белдерделәр. Кемдер аларны санга сукмый, түләми.
— Әйткәндәй, андыйлар күп. Октябрь аена түләү квитанциясе алучыларның 35 проценты гына түләде, 65 проценты бөтенләй түләмәде.
—Бәлки, бу 65 процентка ышанмаучылар, акчаны барыбер урлаячаклар яки белмичә дөрес түләмәячәкләр, дип уйлаучылар керәдер? Ә шулай да, кешеләр ни өчен капиталь ремонтка акча җыярга тиеш соң?
— Чөнки ул күпкатлы йортларны ремонтлау закон белән билгеләнде. Дәүләт күпкатлы йортларны ремонтлауга акча бүлми башлады. Әлбәттә, беренче уй шундый: хәзер акча җыярлар, тик аңлашылмый, аларны безнең йортны ремонтлауга кайчан тотынырлар икән? Әгәр ике-өч яки дүрт елда ремонтланса яхшы, ә 15-20 яисә 30 елдан ремонтланса? Бу акчалар белән нәрсә булыр, аларның якланыш дәрәҗәсе нинди, аларны девальвациядән ничек сакларга? Әйткәндәй, Уфада һәм Башкортстан шәһәрләрендә түләүләр әлләни зур түгел. Миңа бу сүзләрне әйтүе авыр, ләкин бер квадрат метрга алты сум тирәсе: 5 сум 80 тиен, 6 сум 20 тиен җыю каралган. Бер квадрат метрдан 10 – 18 сум алган төбәкләр дә бар һәм бу икътисадый яктан нигезләнгән, дип исәплиләр. Без андый саннарга бармыйбыз, чөнки аңлыйбыз: әгәр фатирның мәйданы 50-60 квадрат метр булса, моның өчен шушы фондка 360 сум түләргә кирәк, ә пенсия аена 10 яки 12 мең сум. Әлбәттә, кешеләр безнең ярдәмнән, бюджет акчасыннан башка бу проблеманы хәл итә алмаячак. Федераль акчалар килмәячәк, ә республикадан күпме мөмкинлек бар, шул чаклы бүләчәкбез. Без керемнәре аз булган кешеләрне ачыклаячакбыз һәм аларга бу түләүләрдә өстәмә финанслау өлешендә адреслы ярдәм итәчәкбез.
Әзерләде: Рәшит Вахитов
Похожие новости:
-
06.12.2014: Райондашлар иҗаты
Мондый кичерешләр дошманыңа язмасын!
-
11.12.2014: Җәмгыять тормышы
Эшкә бирсәң чын күңел
-
11.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Ачык тыңлаулар үтте
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Бәла-казалар булмасын дисәк…