Барысы да – имин тормыш өчен
9-12-2014, 12:29 | Район яңалыклары | Просмотров: 611 | Комм.: 0
Тайняш авыл Советы авыл биләмәсендә төзекләндерү, яшәгән җирне матурлау буенча ел саен зур күләмле эшләр башкарыла. 2008, 2012 һәм 2013 елларда авылларны төзекләндерү, санитар чистарту буенча һәм янгынга каршы хәвефсезлек чараларын уңышлы гамәлгә ашырган өчен муниципаль районның өченче дәрәҗә Дипломнары белән бүләкләнүе – моның ачык мисалы. Узып баручы 2014 елда бу юнәлештә ниләр башкарылган – Тайняш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Хәлил Исхаков белән әңгәмәбез шул хакта.
–Хәлил Рәис улы, белүемчә, агымдагы елның июнь, июль һәм август айларында районыбыздагы авыл биләмәләрендә яшәгән җиребезнең төзеклеге һәм матурлыгы буенча үткән семинар-киңәшмәләрдә Сез дә актив катнаштыгыз, аңа яхшы әзерлек белән килеп, бу юнәлештә зур күләмле эшләр башкардыгыз. Семинар барышында без алар белән якыннан таныштык. Очрашу барышында киләчәккә планнарыгыз турында да сөйләдегез. Мәсәлән, Иске Балак авылында күпмедер арада су линиясен яңага алыштырачакбыз, дигән идегез, моны эшли алдыгызмы? Гомумән, авылларда су белән тәэмин ителеш ничек тора?
–Безнең биләмәдәге Тайняш, Әхмәт, Иске Балак, Каран авылларында халыкны эчә торган су белән тәэмин итүдә проблемалар юк, күпчелек урында иске суүткәргеч линияләре полиэтилен торбага алыштырылды. Әхмәт авылында су чишмәдән торба аша үзе агып төшә, калган авылларда су алу башнялары бар. Суның сыйфатын елына ике тапкыр – яз һәм көз тикшереп торабыз, бездә аның сыйфаты әйбәт. Шунысын да әйтергә кирәк, хәзер авылларда күп йортларга су кертелде. Йортта заманча җылы бәдрәф булдыру, ихатада агынты сулар өчен шамбо казыту хәзер гадәти күренешкә әверелде. Димәк, авылда яшәүчеләрнең дә тормыш-көнкүреш шартлары сизелерлек яхшырды.
Иске Балак авылына килсәк, би-редә быел көз скважинадан су алу башнясына кадәр 400 метр арага полиэтилен торба салынды. Бу эшләрне читтән ярдәм алмыйча диярлек үз көчебез белән аткарып чыктык, төп линиягә тоташтырганда гына Чак-магыштан белгечләр чакырдык. Хәзер бу авылда су алу башнясы да яңарды. Шушы эшләрдән соң өске урамда да линиядә су басымы артты, бу төбәктә яшәгән халык ел дәвамында су белән ышанычлы тәэмин ителә башлады.
–Урамнарга яктырткычлар да куйгансыз икән…
–Быел Тайняш авылында Базы һәм Мәктәп урамнарына яктылык-диодлы фонарьлар куелды. Энергияне саклаучы 20-30 вольтлы лампочкалар урнаштырылды. Алар вакыт релесе ярдәмендә яндырыла һәм сүндерелә. Киләсе елда шундый ук яктырткычларны Латыйпов һәм Тамьян урамнарына да куячакбыз. Былтыр алар Каран авылы һәм Тайняшның Үзәк урамнарын төнлә яктырта башлаган иде. Әнә шул рәвешле урамнарны яктырту проблемасын да хәл итеп киләбез.
–Урам юлларын тәртипкә китерү буенча ниләр башкардыгыз?
–Бөтен авыл урамнарындагы юлларны ел әйләнәсенә карап, тәртиптә тотарга тырышабыз, кулдан килгәнчә ремонтлыйбыз. Бу өлкәдә дә эшләрне гел үз көчебез белән башкарабыз. Киләсе елда Әхмәт урамнарын ныгытачакбыз, вак таш эзләп әллә кая барасы түгел — авыл янындагы карьердан алабыз.
–Зиратлар, чүплекләр нинди хәлдә?
–Зиратларның торышы әйбәт, һәр-кайсы яхшылап коймаланды. Узган елда Әхмәт авылындагы зират яңадан коймаланган иде, быел Яңа Дөмәйдәге зиратны да әйләндереп алдык. Бу авыл үзе күптән инде булмаса да, зираты караулы булырга тиеш.
Чүплекләр һәр авылда бар, алар һәрвакыт каралып, әйбәт торышта тотыла, чүп-чарын эттереп торабыз, керү-чыгу юлларын ачабыз.
–Янгын хәвефсезлеген тәэмин итү буенча күрелгән чаралар белән дә таныштырып үтсәгез иде.
–Авыл биләмәсендә җәйге айларда ике йөк машинасы – «Зил-130» һәм «Газ-66» автомошиналары кизүдә тора. «Зил-130» автомашинасын 350 мең сумга төшереп Дүртөйле районынының Мәскәү авылындагы махсус янгын техникасын ремонтлау предприятиесендә яңарттык. Хәзер ул ышанычлы янгын сүндерү техникасына әверелде. Автомашиналар җылы гараж-бокста тотыла, анда ике кеше кизүдә тора. Быел Каранда бер өй янды, анда читтән кайткан бер кеше янып үлде, башкача янгын чыгулар булмады. Тайняш һәм Әхмәт авылларында буа ярында су алу өчен пирслар эшләнде, су алу скважиналарына кыш та туңмый торган гидрантлар урнаштырылды. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларын-да, авыл клубларында стеналардан тиз яна торган материаллар алынды, һәркайсына янгын сүндергечләр, сигнализация приборлары, эвакуация планнары куелды. Кыскасы, янгын хәвефсезлеге мәсьәләләре авыл Советы хакимиятенең һәм “Герой” кооператив-колхозы идарәсенең һәрвакыт төп игътибары үзәгендә то-
тыла. Без шушы һәм авылларны тө-зекләндерү буенча башка бик күп эшләрне бергәләп башкарабыз. Ху-җалыкның бу мәсьәләләрдә ярдәме бик зур.
–Сездә шәхси хуҗалыкта мал күп асрала, дәүләткә сөтне иң күп сатучылар да шушы төбәктән. Гаилә бюджетына өстәмә керем бит инде бу.
–Әйе, нәкъ шулай, авылларда халык малны элеккечә күпләп тота. Тайняшта, мәсәлән, шәхси ихаталарда 280 баш сыер малы бар. Бу сан элекке еллардагыдан бер дә кимемәде. Кайбер хуҗалыкта алтышар баш сыер малы асрала, җәйге айларда көн саен 90шар литр сөтне кабул итү пунктларына озатучылар бар. Андыйлар сөтне машина ярдәмендә савалар. Сөт җыючылар өчәү. Каранда Рәмзия Ахунова, Әхмәттә Венера Рәшитова, Иске Балак белән Тайняш авылларында Ләйлә Кәримова җыя. Әле кышкы вакытта көненә 600-700 литр сөт җыела, ә җәйге вакытта ул 3әр тоннага җитә. Көн саен Югары Яркәйдән килеп алалар. Сөтнең сыйфаты әйбәт, майлылыгы 4 процентка җитә. Кооператив-колхоз идарәсе халыкка мал асрау өчен зур ярдәм күрсәтә: ашлык, мал азыгы, яшь үрчем бирә.
–Социаль объектлар кышка нинди әзерлек хәлендә, проблемалар юкмы?
–Барлык социаль объектлар бүген тотрыклы эшли, гадәттән тыш хәлләрнең, аварияләрнең булганы юк. Тайняш урта мәктәбендә 2 казанлык бар, алар яңартылды. Мәктәп бинасында балалар бакчасы эшли, ул быел, реконструкция ясалып, тагын да киңәйтелде. Уку йортында быел җәй ашханә ремонтланды, идәнгә плитка-лар җәелде. Янәшәдәге ихатада хоккей тартмасы да бар. Балалар анда шау-гөр килеп хоккей уйный. Башка урыннарда да тотрыклылык саклана, биналар җылы.
Җитәкчеләр, авыл Советы депутатлары, барлык актив халык белән аралашып, бергә аңлашып эшләп, елны уңышлы тәмамлау өчен тырышалар. Һәр коллективта хезмәт чәме кайный. Шулай ук әлеге вакытта коллективларда Яңа ел бәйрәменә дә әзерлек бара.

Әзерләде: Рәшит Вахитов
Похожие новости:
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Вакыт бетә, ашыгыгыз!
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Ярминкәгә рәхим итегез!
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Бәла-казалар булмасын дисәк…
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Көн тәртибендә – тышкы сәясәт мәсьәләләре