Үсеш юлыннан тотрыклы барабыз

65 (11147) | 11-06-2016, 09:35 | Котлаулар | Просмотров: 409 | Комм.: 0
Русия көне белән, райондашлар!
Үсеш юлыннан тотрыклы барабыз
Русия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән 1990 елның 12 июненнән соң егерме алты ел вакыт узды. Шушы вакыттан башлап илебез халкы үзенең төп бәйрәмен – Русия көнен билгели.



Йөрәкләрдә сүрелми сакланыр!

50 (11132) | 7-05-2016, 09:32 | Котлаулар | Просмотров: 426 | Комм.: 0
Йөрәкләрдә сүрелми сакланыр!
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл эшчәннәре!
Хөрмәтле райондашлар!

Илебез халкы быел 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгели. Җиңү көне – безнең өчен иң якты, иң кадерле, иң изге, күз яшьләренә манчылган шатлыклы бәйрәм, ул безнең данлы үткәнебезнең бер чагылышы, уртак горурлыгыбыз да.



Котлыйбыз!

46 (11128) | 26-04-2016, 10:22 | Котлаулар | Просмотров: 500 | Комм.: 0
Котлыйбыз!
“Тере классика” яттан сөйләү буенча Бөтенрусия конкур-сының төбәк этабында катнашып, Иске Калмаш урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Зимфира Зәйдуллина “Әдәби әсәрнең эчтәлегенә тирән үтеп керү” номинациясендә җиңү яулады һәм Диплом белән бүләкләнде. Республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан җыелган 150 укучының бары тик 10сына гына мондый бәхет елмайды. Җиңүчене рус теле һәм әдәбияты укытучысы Римма Шамил кызы Каюмова әзерләде. Райондашыбызны мәртәбәле җиңүе белән котлыйбыз һәм арытабан да зур уңышлар телибез.



Котлыйбыз!

41 (11123) | 14-04-2016, 10:14 | Котлаулар | Просмотров: 361 | Комм.: 0
Котлыйбыз!
Күптән түгел Бәләбәй шәһәрендә “Сильбийская радуга” дип исемләнгән V ачык балалар-үсмерләр фестивале үтте. Анда Юмаш урта мәктәбенең 7 сыйныф укучылары ДИАНА ЕГОРОВА һәм АНАСТАСИЯ КУДРЯШОВА да актив катнашып, горурланырлык уңышларга ирештеләр.



Тормышыбыз сезнең белән матур

25 (11107) | 5-03-2016, 15:14 | Котлаулар | Просмотров: 515 | Комм.: 0
Язның тәүге бәйрәме белән, гүзәл затлар!
Тормышыбыз сезнең белән матур
Районыбызның мөхтәрәм хатын-кызлары!
Барыгызны да ихлас йөрәктән 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм! Бу бәйрәм һәрвакыт яз һәм кояш, яңа өметләр һәм күтәренке кәефне гәүдәләндерә.
Хатын-кызларга караш төбәгән саен алардагы гаҗәеп йомшаклыкның батырлык көче, нәзәкатьлелекнең таләпчәнлек белән берләшүен күреп гаҗәпләнеп бетә алмыйбыз. Яз чәчәге умырзая кебек төрле каршылыклар алдында бирешми торган көчле рухлы булуыгызның күркәм чагылышы бу, изгелек һәм яктылык тантанасы да.



23 февраль — Ватанны саклаучылар көне

20 (11104) | 19-02-2016, 10:35 | Котлаулар | Просмотров: 695 | Комм.: 0
Илебез иминлеге ышанычлы кулларда

23 февраль — Ватанны  саклаучылар  көне
Хөрмәтле райондашлар!

23 февраль Русиянең данлы көннәре тарихына олы бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне булып уелып калды. Төрле елларда Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен кулларына корал алып көрәшкән, бүгенге тыныч тормышыбызны тәэмин итү хакына яу кырларында гомерләрен корбан иткән ата-бабаларыбыз, абый-апаларыбызның тиңдәшсез каһарманлыгы тарих битләренә алтын хәрефләр белән уелган. Илебездә революцион үзгәрешләр чорында төрле яклардан ябырылган чит ил баскынчыларыннан, Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларыннан коткарып калган кыю яугирләрнең данлы эшләрен бүген Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүче ватандашларыбыз лаеклы дәвам итә, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклый.



Котлыйбыз!

7 (11091) | 21-01-2016, 10:26 | Котлаулар | Просмотров: 502 | Комм.: 0
Котлыйбыз!
Озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан “Башкиравтодор” ачык акционерлар җәмгыятенең филиалы – Чакмагыш юл төзү-ремонтлау идарәлегенең юл мастеры ТИМЕРҖАН ЗЫЯ УЛЫ КАШАПОВ муниципаль районның Мактау грамотасы белән бүләкләнде.