» » Йөрәкләрдә сүрелми сакланыр!

Йөрәкләрдә сүрелми сакланыр!

7-05-2016, 09:32 | Котлаулар | Просмотров: 426 | Комм.: 0
Йөрәкләрдә сүрелми сакланыр!
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл эшчәннәре!
Хөрмәтле райондашлар!

Илебез халкы быел 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын билгели. Җиңү көне – безнең өчен иң якты, иң кадерле, иң изге, күз яшьләренә манчылган шатлыклы бәйрәм, ул безнең данлы үткәнебезнең бер чагылышы, уртак горурлыгыбыз да.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы бер генә гаиләне дә, кешене дә читләп үтмәгәндер. Тыныч тормышта күркәм хыял-максатлар корып яшәгән халкыбызга бетмәс-төкәнмәс кайгы, әче күз яшьләре, гаять зур җимереклекләр, кайтарып ала алмаслык югалтулар алып килде ул. Ватандашларыбыз – төрле милләт вәкилләре, кулларына корал алып, яуга киткәннәрне завод-фабрикаларда һәм басу-фермаларда алмаштырып, сугышның тәүге көннәреннән үк үзен-үзе аямыйча тиңдәше булмаган канкоешлы алышта Җиңү яулар өчен бөтен көчен, тырышлыгын салды. 1418 көн һәм төн буе барган алыш каһарман халкыбызның бердәм җиңүе белән тәмамланды: Европа илләрен тез чүктергән фашист илбасарлары безнең илебез халкының бердәмлеге, рухи ныклыгы, каһарманлыгы һәм фидакарьлеге алдында көчсез булып чыкты. Кырык бишенче елның ул шатлыклы язы бездән ераклаша барган саен халкыбызның бөек батырлыгы онытылмый, киресенчә, аның бөеклеге арта гына бара.
Илебезнең бәйсезлеген саклап калу өчен безнең республикабыз, районыбыз халкы да дәррәү күтәрелде. Башкортстаннан 280 яугиргә Советлар Союзы Герое дигән югары исем бирелде, 37 сугышчы Дан орденнарының тулы кавалеры булды. Шушы югары исемне йөртүчеләр сафында безнең райондашларыбыз – Иске Бәширдән Габдрахман Латыйпов, Иске Балактан Вахит Галимов, Яңа Семенкинодан Василий Николаев һәм Иске Почкактан Шәйхелислам Сәлихов та бар. Аларның исеме безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Сугыш еллары ераклаша барган саен без Ватан азатлыгы өчен сугышларда һәлак булганнарны, фронттан исән-сау кайтып, артабангы гомерләрен фидакарь хезмәттә үткәргән хөрмәтле ветераннарыбызны, тылда Җиңүгә өлеш керткән барлык каһарман хезмәт ияләрен кадерләп искә алабыз һәм алар алдында мәңгегә бурычлы булып калабыз.
Хөрмәтле райондашлар!
Барыгызны да ихлас йөрәктән Бөек Җиңү көне белән котлыйм! Сезгә ныклы сәламәтлек, рух күтәренкелеге, имин, бәхетле тормыш, тыныч күк йөзе телим.

Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: