» » 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне

19-02-2016, 10:35 | Котлаулар | Просмотров: 695 | Комм.: 0
Илебез иминлеге ышанычлы кулларда

23 февраль — Ватанны  саклаучылар  көне
Хөрмәтле райондашлар!

23 февраль Русиянең данлы көннәре тарихына олы бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне булып уелып калды. Төрле елларда Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен кулларына корал алып көрәшкән, бүгенге тыныч тормышыбызны тәэмин итү хакына яу кырларында гомерләрен корбан иткән ата-бабаларыбыз, абый-апаларыбызның тиңдәшсез каһарманлыгы тарих битләренә алтын хәрефләр белән уелган. Илебездә революцион үзгәрешләр чорында төрле яклардан ябырылган чит ил баскынчыларыннан, Бөек Ватан сугышы елларында фашист илбасарларыннан коткарып калган кыю яугирләрнең данлы эшләрен бүген Кораллы Көчләр сафларында хезмәт итүче ватандашларыбыз лаеклы дәвам итә, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклый.
Горурланырлык үткәннәргә ия Русия Федерациясе Кораллы Көчләре бүген дә илебез иминлеге сагында уяу тора. Катлаулы халыкара шартларда Ватаныбыз иминлеген тәэмин итәр өчен ныклылык, фидакарьлек, каһарманлык таләп ителгән мәлләрдә дә аларның биргән изге антларына тугрылык саклаячакларына ныклы ышанабыз. Төрле елларда илебез иминлеген яклаган, бүген дә шушы изге эштә үзләрен аямаган Туган ил сакчыларыбыз белән лаеклы горурланабыз һәм аларга чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез.
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннарын, яугир-интернационалчыларны, төрле кораллы бәхәсләрдә илебез мәнфәгатьләрен саклаган, Ватан сугышында изге бурычларын төрле гаскәри частьларда үтәгән һәм, әлбәттә, бүген дә Кораллы Көчләр сафларында уяулык күрсәтеп хезмәт итүче хәрби якташларыбызны, каһарман яугирләрне ихлас йөрәктән Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәм! Һәрбарчагызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклау хакына җиңел булмаган фидакарь хезмәтегездә уңышлар телим.

Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: