Сугыш һәм тыл ветераннарына – юбилей медальләре
14-03-2015, 11:56 | Район яңалыклары | Просмотров: 910 | Комм.: 0
12 мартта муниципаль район хакимиятенең кече утырышлар залында Бөек Ватан сугышы елларында яуда каһарманлык күрсәткән бер төркем фронтовикларга һәм фидакарь хезмәт салган тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан булдырылган юбилей медальләре тапшырылды.
Шулай ук хезмәт ветераннары һәм бүгенге көндә тырышып эшләгән алдынгылар төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән бүләкләнде. Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, тантананы ачып, бүләкләр тапшырыр алдыннан котлау сүзләре белән чыгыш ясады.
–Бүген бу залда хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл эшчәннәре утыра. Мин сезне исән-сау тормыш дәртендә күрүемә бик шатмын.
2015 елның 9 маенда без совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Бу истәлекле дата барлык прогрессив кешелек, иң беренче чиратта Русия дәүләте тарафыннан билгеләнә. Бигрәк тә ул сугыш ветераннарына һәм анда катнашучыларга кадерле.
Бүген тантаналы шартларда “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре тапшырылачак. Безнең дәүләтебезнең Җиңүгә юлы бик авыр булды: озак елларга сузылган сугышлар, гаять зур сынаулар һәм югалтулар. әмма шунысын яхшы белегез: Ватаныбыз язмышы сезнең кулларда иде һәм сезнең рухны һәм илгә азатлык китерүгә булган омтылышыгызны бернәрсә дә сындыра алмады.
Яңа буын өчен безнең Ватаныбызның Икенче бөтендөнья сугышындагы батырлыгы һәм ул героик көннәр турында сезнең, хөрмәтле ветераннар, шәхси истәлекләрегез тарихи дөреслектә иң кыйммәтлесе һәм мөһиме булып тора.
Ветеран оешмаларының яшьләрне патриотик тәрбияләүдә катнашуы безнең өчен зур әһәмияткә ия. Яшь буында гражданлык җаваплылыгы һәм патриотизм тәрбияләү бүген бик мөһим. Мин сезгә шушы эшне дәвам иткәнегез өчен чын йөрәктән рәхмәт белдерәм.
Бүген ветераннарга дәүләт социаль ярдәм күрсәтә. Ветераннар, аларның социаль иминлеге турында хәстәрлек киләчәктә дә көндәлек бурыч булачак.
Әмма бу дәүләт ярдәме чаралары без, бөтен җәмгыять берлектә күрергә тиешле ихлас хәстәрлекне алыштыра алмый. Очрактан-очракка һәм юбилей уңаеннан гына күрелгән хәстәрлек җитми, ә көндәлек хәстәрлек, җылы сүз кирәк өлкән буын кешеләренә.
Хөрмәтле ветераннар һәм
тыл эшчәннәре!
Без килер буыннар, ил һәм бөтен дөнья халыклары өчен эшләгәнегезне һәрвакыт хәтердә саклаячакбыз. Бүген һәр тапшырылган дәүләт бүләге артында һәр кешенең героик язмышы, илебезнең бөтен буыны язмышы тора.
Русия Федерациясе Президентының 2013 елның 21 декабрендәге Указы белән безнең районнан 853 кеше “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре белән бүләкләнде, бүген беренче 22 медаль тапшырыла.
Русия Федерациясе Президенты исеменнән хөрмәтле ветераннарга шушы бүләкләрне тапшырырга рөхсәт итегез, – диде ул һәм чакырылган кунакларны котлап, матур теләкләр теләп, һәркайсының күкрәгенә медальләр беркетте.
Тантаналы шартларда Мөзәянә Мө-хәммәтгарип кызы Әминева, Шәгали Шәвәли улы Әхмәтов, Җәмигънур Насрулла улы Бәдретдинов, Мөшәриф Зарип улы Бигнов, Наил Бакир улы Габбасов, Гамил Гыйльметдин улы Гәрәев, Нәҗми Гыйльметдин улы Имаев, Таһир Кәнзил улы Казыйханов, Рәфакъ Фаяз улы Мусин, Зәбир Шәйнур улы Мөхәммәдиев, Анастасия Ермолаевна Полякова, Таһия Хикмәтулла кызы Сафиуллина, Фәрит Идиятулла улы Сибатов, Әкрам Сираҗетдин улы Фазлыев, Таһир Габдрәхим улы Йосыпов, Хәмит Хәниф улы Якупов юбилей медаленә ия булды.
«Хөрмәтле ветераннар һәм
тыл эшчәннәре!
Сез дөньяны канлы фашизмнан коткарып калдыгыз, бөек хезмәт һәм ана батырлыгы күрсәттегез, авыр вакытта нык тордыгыз, фидакарь хезмәт салдыгыз, халык өлешенә төшкән сынауларны батырларча кичердегез. Без һәрвакыт сезгә тигезләндек һәм киләчәктә дә сездән үрнәк алып яшәячәкбез, ныклык һәм каһарманлык күрсәткән армия һәм халыкның үлемсез батырлыгы өчен рәхмәт сүзләрен белдерүче эстафетаны буыннан-буынга тапшырачакбыз.
Каһарманлыгыгыз, туган җиргә сүнмәс мәхәббәтегез, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге хакына фидакарь хезмәтегез һәм үз-үзегезне аямавыгыз өчен сезнең алда баш иябез.
Бүгенге бүләкләр дәүләт тарафыннан тирән хөрмәт һәм халыкның чиксез рәхмәте билгесе булсын.
Сезне, хөрмәтле ветераннар, яңа дәүләт наградалары тапшырылуы белән чын йөрәктән котлыйм һәм сезгә ныклы сәламәтлек, зур бәхетләр, озын гомер һәм актив яшәү еллары телим!” – диде хакимият башлыгы ветераннарга бүләкләрне тапшырганнан соң.
Әзерләде: Рәшит Вахитов.
Похожие новости:
-
03.03.2015: Спорт
“Игенче” редакциясе призларына!
-
05.02.2015: Район яңалыклары
Җыр-моң булып яши күңелдә
-
20.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
30.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Уку алдынгыларына — бүләкләр
-
16.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Русия Президенты котлавы тапшырылды