» » Район яңалыклары

Район яңалыклары

20-01-2015, 10:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 526 | Комм.: 0
*Агымдагы елның 3 гыйнварында Көсәкәй авылында якташ студентлар өчен “Җырлап яшик туган җирдә” исеме астында күркәм кичә оештырылды. Очрашуга төрле уку йортларында белем алган Айнур Хәбиров, Илсур Саматов, Тимур Муллаянов, Рәмзил Хәмәтдинов, Рузил Сафиуллин, Рәсүлә Сафиуллина, Лилия Хөснет-динова, Данил Махъянов, Таңсылу Әхмәтҗанова, Рита Батыргәрәева килде. Студентлар укып йөргән белем учреждениеләре белән таныштырды, булачак һөнәрләре турында сөйләде. Кичә барышында алар төрле уеннар- конкурсларда актив катнашты, ахырда чәй табыны артына җыелышты.
*Әдәбият елы кысаларында һәм балалар арасында китапларны популярлаштыру максатында Иске Бәшир авылының модельле китапханәсендә 12 гыйнварда “Китап теремогы” дип аталган чара үткәрелде. Китап-ханәгә мәктәпкәчә балалар һәм кече сыйныф укучылары чакырылган иде. Алар зур кызыксыну белән төрле авторларның шигырьләрен тыңлады, китап күргәзмәләре белән танышты.
*Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсендә укытучы-ветеран Флүрә Фәйзрахман кызы Фаршатованы олы юбилее – 85 яше тулу белән котладылар. Аны үзенең укучылары – Үрнәк урта мәктәбе укытучылары Айдар Мөдәрисов, Миләүшә Гарифуллина, Зилә Насыйбуллина һәм биләмә башлыгы Рәфидә Исмәгыйлева ихлас тәбрикләп, бүләкләр тапшырды. Флүрә Фәйзрахман кызы тормыш иптәше Тәлгать Гыйльметдин улы белән ике кыз белән ул тәрбияләп, буйга җиткергәннәр. Укытучы-ветеранның хезмәт юлын бүген дә һәркем мактап кына телгә ала.
*Ел саен үткәрелгән авыл үзешчәннәре смотры фестивале концертлары быел 3 -19 февраль көннәрендә үтәчәк. Мәдәният вәкилләре аларда һәркемне актив катнашырга чакыра.
*15 гыйнварда Юмаш авылында гомер кичергән Елизавета Андреевна Шапкинага 90 яшь тулды. Алар тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны белән өч балага гомер биргән. 37 ел дәвамында Юмаш урта мәктәбендә балаларга белем биргән укытучы-ветеранны биләмә башлыгы Елена Семенова, яшьләр эшләре буенча белгеч Эльфира Әхмәтшина, Юмаш урта мәктәбе директоры Ирина Соколова, “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы профкомы вәкиле Геннадий Тимофеев котлады. Аңа РФ Президенты В.В.Путин исеменнән тәбрикләү сүзләре һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
*9 гыйнварда Митрә-Әюп авыл китапханәсендә әдәби викторина үтте. Ул балаларда әкиятләргә кызыксыну уяту максатында оештырылды.

Әзерләде: Муниципаль район сайты материалларына нигезләнеп, Лиана Ханмурзина әзерләде.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: