» » Уку алдынгыларына — бүләкләр

Уку алдынгыларына — бүләкләр

30-12-2014, 15:14 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 619 | Комм.: 0
Уку алдынгыларына — бүләкләр
Район мәдәният йортында муниципаль район хакимияте башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде
Биредә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков, район мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиева, БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай Депутаты В.В.Соколовның ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина, балалар иҗат үзәге вәкилләре катнашты.
Бәйрәмне муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов ачып җибәрде. “Тиздән Яңа ел җитә. Без түземсезлек белән календарьның соңгы битләрен ачабыз. Бу күңелле бәйрәмнәрдә без барыбыз да теләкләр кабул булганын көтәбез, сәгать курантларының тавышы астында тылсымлы мизгелләр кичерәбез, үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебезне барлыйбыз. Район мәктәпләренең 120 алдынгы укучысы төрле олимпиада, конкурсларда җиңү яулады, аларның урыны бүген – бәйрәмебез түрендә. Киләчәктә мин сезнең билгеле шәхес, һөнәр осталары булуына ышанам. Сез республикабызның, илебезнең алтын фондын тәшкил итәсез, ә аның нигезендә тырышлык, хезмәт сөю ята. Үз-үзегезгә ныклы ышаныч белән карап, һәрвакыт алга омтылыгыз. Сезне тагын бер якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, кыю перспективалар, идеяләрне, тормышка ашыруда зур уңышлар, күтәренке кәеф, якты, позитив вакыйгалар юлдаш булсын!”. Ирина Әхмәтова 11 сыйныф укучысы, Яңа Балтач урта мәктәбе, Эльвина Гыйззәтуллина (11б, гимназия), Лариса Ибраһимова (10 сыйныф, Иске Калмаш), Гөлнар Саматова (11б, гимназия), Лиана Юнысова (10б, Чакмагыш беренче урта мәктәбе) хакимият башлыгының премияләренә лаек булдылар. Тагын 5 укучыны Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай Депутаты Вадим Васильевич Соколов исеменнән депутат ярдәмчесе Мөнирә Җәмигънур кызы Мөхәммәтшина тәбрикләде. Мон-дый премия белән Азат Вәлиуллин (гимназия), Луиза Гәрәева (Үрнәк), Лиза Гарифуллина (Чакмагыш бе-ренче мәктәбе), Алсу Моратова (Имәнлекул), Илүзә Фәхретдинова (Юмаш) бүләкләнделәр. Балалар иҗат үзәге уку алдынгыларына “Яңа ел алдыннан Кәҗәнең төш күрүе» дип аталган театрлаштырылган әкият күрсәтте. Эшләргә яратмаган Кәҗә нишләргә дә белмичә йокларга ята һәм төш күрә. Сәхнә түрендә әкият геройлары: куян, әтәч, бүреләр, аю, әби, бабай Кәҗәне төрле күренешләрдә “тәрбиялиләр”. Әкият барышында залда утыручылар төрле уеннарда катнашты, ритмлы биюләрне оста башкардылар һәм тәмле күчтәнәчләр белән сыйладылар. Әкиятнең азагында кәҗә уянып китә һәм: “Мин барысын да булдырам, мин яхшы булырга телим”, – дип ялкаулыгыннан котыла, әби-бабайга ярдәм итә башлый. Кыш бабай белән Карсылу да, Кәҗәнең бу сыйфатын хуплап, елны Кәҗә елы дип игълан итәләр. Бәйрәмнән соң район күләмендә оештырылган ярыш-конкурсларга нәтиҗә ясалды.
Уку алдынгыларына — бүләкләр
“Яшел чыршыны саклыйк” экологик акциясенең җиңүчеләре дип Элиза Локманова (гимназия), Зарина Артур Әхмәдуллиннар (гимназия), Рубина Гарифуллина, Зарина һәм Шәмсетдинова, Лиана Имаметдинова, Ләйсән Сөләйманова, Элиза Дәүләтова (Рәҗәп урта мәктәбе), Айбулат Фазлыев (беренче мәктәп), Гөлназ Сәмигуллина (Әхмәт башлангыч мәктәбе) табылды.
“2015 ел символы” конкурсына да район мәктәпләре ныклы әзерлек белән килгән, Любовь Чанышева (Юмаш), Фоат Имаметдинов (Рәҗәп), Илүзә Ханова (Яңа Балтач), Элина Мостафина (Митрә-Әюп), Илвир Кәримов (Калмашбаш), Рапат урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары, Милена Гатауллина (гимназия) бәйгенең җиңүчеләре булдылар. Конкурсларда катнашкан һәр укучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Балалар иҗат үзәге педагоглары бәйрәмне күңелле, матур оештыруга күп көч салды.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: