Өметле спортчылар булуны дәлилләп
6-12-2014, 10:52 | Спорт | Просмотров: 526 | Комм.: 0
Октябрь ахырында Югары Яркәйнең балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең физкультура-савыктыру комплексында милли көрәш буенча 8 команда арасында спорт ярышлары үтте. Анда безнең район балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тренер-укытучы Регина Рәмзил кызы Баһманова җитәкчелегендә шөгыльләнүче яшь спортчыларыбыз да катнашты. Бәйге Яңа Котыдан Артур Зарипов өчен аеруча сөенечле булды: ул җиңүчеләр пьедесталының икенче баскычына күтәрелеп данланды.
* * *
29-30 ноябрьдә Благовар районында үткән республика фестивалендә бокс, гер күтәрү, армспорт, аркан тарту кебек спорт төрләре буенча үткәрелгән бәйгеләрдә дә сынатмады Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре. Армспорт буенча иң көчлеләрне ачыклаганда тренерлар-укытучы Булат Рим улы Йосыповта тәрбияләнүчеләр — Иске Калмаштан Регина Хәсәнова (55 кг.га кадәр авырлыкта), Чакмагыш беренче урта мәктәбеннән Илнур Фәтыйхов (60 кг.га кадәр) – икенче, гимназиядән Рамил Сәлимов (55 кг.га кадәр) һәм 85нче һөнәрчелек лицееннан Ленар Рәшитов (60 кг.га кадәр) – өченче, Яңа Балтачтан Ирина Әхтәмова (55 кг.дан югары) дүртенче урынга лаек булды. Тренер-укытучы Илшат Риф улы Гомәров кул астында шөгыльләнгән яшь спортчыларыбыз Илнур Фәрхетдинов, Руслан Сәлимов (гимназия), Руслан Ситдиков (Чакмагыш 1 урта мәктәбе), Рөстәм Низаев (85нче һөнәрчелек лицее) гер күтәрү буенча дүртенче урынга чыктылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча районыбыз командасы армспорт һәм гомум командалар шәбе буенча 10 команда арасында өченче призлы урынны яулады.

Гөлназ Солтанова,
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең
инструктор-методисты.
Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең
инструктор-методисты.
Похожие новости:
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Боз шәһәрчеге төзелә
-
11.12.2014: Җәмгыять тормышы
Эшкә бирсәң чын күңел
-
11.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Ачык тыңлаулар үтте
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Көн тәртибендә – тышкы сәясәт мәсьәләләре