Боз шәһәрчеге төзелә
13-12-2014, 10:24 | Район яңалыклары | Просмотров: 591 | Комм.: 0
Чакмагыш авыл Советы биләмәсе хакимияте инициативасы белән быел Чакмагышта район мәдәният йорты һәм мәчет янындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә торган мәйданда да Яңа ел бәйрәме уңаеннан боз шәһәрчеге калкып чыгачак.
Яңа ел чыршысы шушы көннәрдә урнаштырылды. Ул карап торырлык, бик матур. Әлеге вакытта мәйданда боз шәһәрчеген төзү буенча иртәдән кичкә кадәр кызу эшләр бара. Заһир Исламов җитәкчелек иткән төзүчеләр Фларис Мөхәммәтьяров, Рөстәм Шәймөхәммәтов, Илнур Даутов һәм Фаил Шәфыйков боз кисәкләрен үзләре буадан кисеп алып әзерләгәннәр, Чакмагыш һөнәрчелек лицее техникасы белән ташыганнар. Хәзер менә боздан төрле-төрле әйберләр ясыйлар. “Монда лабиринт, әнә тегендә уртасы чокыр боз өеме, ике урында боздан таулар, шулай ук төрле әкият персонажлары булачак“, – диләр егетләр үзләренең эшләре белән таныштырып. Әлбәттә, купшы чыршы һәм анын тирәсе дә матур итеп бизәләчәк, боз стеналары эченә электр яктырткычлары урнаштырылачак. Боз шәһәрчеге эшләнеп беткәч, олылар өчен дә, балалар өчен дә менә дигән уңайлы һәм күңелле ял итү урыны булачак. Төзүчеләр барлык эшләрне 20 нче декабрьгә тәмамлап өлгертү өчен тырыша.
Әзерләде: Рәшит Ганиев.
Похожие новости:
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Тагын да капиталь ремонт турында
-
11.12.2014: Җәмгыять тормышы
Эшкә бирсәң чын күңел
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Ярминкәгә рәхим итегез!
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Бәла-казалар булмасын дисәк…