Эшкә бирсәң чын күңел
11-12-2014, 11:29 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 639 | Комм.: 0
Чакмагышта гомер кичерүче Фәнзилә Фәткуллина тормышында соңгы вакытта сөенечле вакыйгалар еш булып тора. Җаваплылыгы чикләнгән “Издательский дом “Башкирская пресса” җәмгыятеннән яхшы полиграфик бизәлешле, саллы китапларның бүләк итеп җибәрелүе – әнә шуларның берсе. “Потребительский рынок Башкортостана” дип исемләнгән әле-
ге китапта шәхси эшкуар Фәнзилә Наил кызының һәм ул җитәкчелек иткән “Какаду” кафесы хезмәт-кәрләренең берлектәге эшләре, ирешкән уңышлары турындагы язма тулы бер биттә урын алган, текст өч фоторәсем белән дә тулыландырылган. Анда республика кулланучылар базарын тәшкил итүче сәүдә, җәмәгать туклануы, көнкүреш хезмәтләндерүе өлкәләрендә хезмәт салучы, азык товарлары җитештерүче алдынгы коллективлар һәм аерым эшкуарларның тынгысыз хезмәте, алдынгы эш тәҗрибәсе хакында файдалы мәгълүмат алырга мөмкин. Төрле шәһәр һәм район уңганнары арасында безнең якташларның да әлеге китапка кертелүе горурлык уята.
Фәнзилә ханым үз эшенең уңышлы баруына гына түгел, ә гомум ил күләмендә барган уңай үзгәрешләргә дә шатлана. Русия Президенты Владимир Путинның еллык Мөрәҗәгатьнамәсе уңаеннан үзенең уй-фикерләрен әйтте.
–Владимир Владимирович ил алдында торган мөһим бурычлар турында сөйләгәндә аеруча эшкуарлыкны үстерүгә зур игътибар бирде. Аның: “Эшкуарлык өчен чикләүләрне киметергә, аны күзәтүдән һәм контрольдән азат итәргә кирәк”, — дигән сүзләре зур әһәмияткә ия. Әйтик, беренче тапкыр теркәлгән кече предприятиеләр өчен ике еллык салым, моннан тыш, кече бизнес өчен дә “күзәтчелек каникуллары”н гамәлгә ашырырга, дигән тәкъдимнәре якын киләчәктә урта бизнесны үстерүгә, минемчә, зур этәргеч ясаячак.
Язмам героеның эшкуарлык белән шөгыльләнә башлавына шактый вакыт узган. 1980 елда туган авылындагы Үрнәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Уфадагы азык-төлек сәнәгате техникумына укырга керә, анда технолог һөнәренә ия була. Юллама белән 3 ел Удмуртиядә эшләгәч, туган якларына кайта. Ан-нары бухгалтер булып Чакмагыш механика заводында, район үзәк дәваханәсендә эшли. Әмма үзаллы эш ачу, үзен сынап карау теләге аны бервакытта да ташламый. Бу хыялын ул 2006 елда тормышка ашыра башлый. Тәүдә Чакмагыш базарында Миләүшә Халикова белән бергәләп эш башлыйлар. 2 елдан, тәҗрибә туплап, “Какаду” бинасын арендага алып, халыкны тукландыру өлкәсендә хезмәтләндерүгә керешә.
–Читтән бернинди ярдәм алмыйча яңа эшкә кыю тотындым, – дип искә ала ул елларны шәхси эшкуар. –Тәүдә бизнесны оештыруга һәм алып баруга кагылышлы законнарны өйрәндем, техникумда укыганнарны искә төшердем, яңалыклар белән таныштым. Бинага реконструкция үткәреп, кирәкле заманча җиһазлар, мебель сатып алдык. Бер үк вакытта ышанычлы кешеләрдән коллектив тупладым. Менә хәзер 6 ел инде халыкка тугры хезмәт итәбез.
Бу вакыт яшь коллектив өчен үсеш еллары булды. Алар елдан-ел үз эшчәнлеген киңәйтә бара, җәмәгать туклануы өлкәсендә бай тәҗрибә туплыйлар. Һич арттыру түгел, хәзер “Какаду” предприятиесенең эшләре уңышлы бара. Анда һәрчак кеше күп була. Берәүләр тамак ялгый, икенчеләр ярымфабрикатлар сатып ала, өченчеләр исә заказ бирә. Ә аш-су осталары әзерләгән затлы ризыклар телеңне йотарлык. Төрле кайнар ашлар, икенче блюдога тәмле-тәмле гөбәдия, бәлеш, пилмән, голубцы, мантый, дистәләрчә төрдәге кондитер һәм икмәк-булка эшләнмәләре – кыстырмалы пироглар, өчпочмак, пирожки, коймак, тортлар – санап бетерерлек түгел. Аларның һәммәсен биредә эшләүче оста аш-су хезмәткәрләре үзләре әзерли. Җитештерелгән продукциянең сый-фаты югары. Клиентларны һәрчак якты йөз белән каршы алып, яхшы хезмәтләндерәләр. Менә шуның өчен дә район үзәгендә үзара каты көндәшлек шартларында эшләүгә карамастан, коллектив һәрчак тотрыклы эшли, зур уңышларга ирешә.
Сыйфатка аеруча зур игътибар бирелә. Ашамлык өчен бары тик яңа продуктлар – ит, сөт, яшелчә кулланыла. Аларны билгеле һәм ышанычлы кешеләрдән генә сатып алалар. Азыкның табынга әзерләнгәне дә, сатуга чыгарылганы да технология, санитар-эпидемиология таләпләрен төгәл үтәп башкарыла. Әлегә кадәр халыктан бер тапкыр да дәгъва белдерелмәве шул хакта ачык сөйли. Монда шулай ук гаилә бәйрәмнәре, юбилей, туй мәҗлесләре, корпоратив очрашулар еш үткәрелә. Заявканы берничә ай алдан бирәләр. Бәйрәм һәм ял көннәрендә персонал ике сменада эшли. Соңгы берничә елда коллектив эшчәнлеген тагын да киңәйтте, яңа эш урыннары ачылды. Хәзер район мәдәният йорты залында да банкетлар уздырыла, район үзәгендә – “Уралсиб” банкы янында янә бер “Какаду” тәгамханәсе ачылды. Биредә дә тамак ялгап алырга, сутлар эчәргә, үзләрендә җитештерелгән төрле продуктлар сатып алырга мөмкин.
Егермедән артык кешегә яңа эш урыны ачкан оста оештыручы-менеджер, һөнәрмән Фәнзилә Фәткуллина үзенә дә, башкаларга да таләпчән, яхшы сүзе, киңәшләре белән ярдәм итә, кирәк булса, үзе дә кухняда җиң сызганып эшкә тотына.
Предприятиедә хезмәт хакы, салымнар үзвакытында түләнә, ур-тача айлык хезмәт хакы 15 мең сум. Социаль пакет тулысынча кулланыла.
Җитәкче үз хезмәткәрләре турында горурланып сөйли. Аш-су осталары Динара Недорезова, Гөлнара Абдурахманова, Гөлфия Латыйпова, Дилә Сафибгәрәева, Зәлифә Кәфитуллина, кондитерлар Заһидә Шәяхмәтова, Әлфия Шәвәлиева, Айгөл Бортникова, пекарняда җитештерелгән продукцияне кирәкле урынга үзвакытында җибәреп торучы Фина Хәкимова, Гүзәл Кәримова, тортлар ясаучы Йолдыз Шакирова, сатучы Зилә Ибраһимова, кассирлар Әлфинә Маннанова һәм Регина Шәмсетдинова, зал бизәүче Венера Григорьева, Рита Ситдикова, шофер Вадим Шәйбәков, җыештыручы Илнара Маликова һәм башкалар үз бурычларын җиренә җиткереп башкаралар.
–Эшемнең уңышлы алып барылуында тормыш иптәшем Рәзиф Мансур улының хезмәте бик зур. Ул һәр эштә дә беренче ярдәмчем, ныклы таянычым. Бертуган энекәшем Илшат Бакировка да (ул склад мөдире) рәхмәтлемен. Бергә ярдәмләшеп, киңәшләшеп эшләгәч, авырлыклар да әллә ни сизелми. Гомумән, гаиләм һәр эшемне һәм башлангычларымны хуплап тора. Ике ир бала үстердек. Улыбыз Руслан ме-дицина университетын тәмамлады, әлеге вакытта киленебез Айгөл белән район үзәк дәваханәсендә тырышып хезмәт салалар. Берсе невролог, икенчесе – терапевт. Кече улыбыз Рөстәм әлеге вакытта Мәскәүдә Бауман исемендәге югары техник уку йортында 6 курста укый, программист булырга җыена, — ди Фәнзилә ханым гаилә турында сүз кузгаткач.
Тагын шуны да әйтергә кирәк, 2013 елда районда саклык банкының Чакмагыштагы бүлеге тарафыннан үткәрелгән конкурста Фәнзилә Фәткуллина “ Гуру отрасли” дигән номинациядә җиңү яулады.
“Үз эшен ачарга теләүче яшьләргә нинди киңәш бирер идегез?” — дигән сорауга әңгәмәдәшем: “Хәзер дәүләтебез үз эшен башлаучыларга зур ярдәм итә, төрле ташламалар ясый, моңардан файдаланып калырга, ныклы старт алырга кирәк. Үземнең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм: бизнес белән шөгыльләнү җиңел булмаса да, ул кызыклы һәм мавыктыргыч эш. Каушап калмыйча, алдыңа зур максатлар куеп, шуңа омтылырга кирәк. Белемгә, осталыкка ия булучыларга аеруча җиңел бирелә. Чын күңел биреп эшләсәң, тырышсаң, хезмәтең уңышлы булыр”. Кешеләр мәнфәгатен кайгыртып яшәүче тынгысыз, булдыклы эшкуарга киләчәктә дә уңышлар гына телибез.
Әзерләде: Рәшит Вахитов.
Похожие новости:
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Вакыт бетә, ашыгыгыз!
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Ярминкәгә рәхим итегез!
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Бәла-казалар булмасын дисәк…
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Көн тәртибендә – тышкы сәясәт мәсьәләләре