Уңышлар алып килде бу ел…
1-01-2015, 14:27 | Төрлесеннән | Просмотров: 477 | Комм.: 0
Яңа елда һәркем яңа бәхетләр, шатлыклар, могҗизалар көтә, һәркем якты уй-хыяллар, өметләр белән яши. Үтеп баручы елны озатканда без тормышыбызда булып узган вакыйгаларны барлыйбыз. Бүген берничә райондашыбызга: “2014 ел сезнең тормышыгызда нинди вакыйгалары белән истә калды?” – дигән сорау белән мөрәжәгать иттек.
Динә Сакаева,
Иске Калмаш авылы, хаклы ялда: “ 2014 ел әйбәт булды. Еллар тыныч-имин узды, иген дә ишелеп уңды. Безнең пенсияләр артты, балалар, оныклар һәркайсы зур уңышларга ирештеләр. Уфадагы улым зур йорт салып чыкты, өй туе үткәрде. Иске Калмаштагы оныгым мәктәпне уңышлы тәмамлап, Санкт-Петербург шәһәрендәге югары уку йорты студенты булды. Салават шәһәрендә яшәүче Марсель исемле оныгым республикада үткәрелгән “Спорт һәм яшьләр” Интернет инша конкурсында җиңүче булды, акчалата бүләкләнде. Ат елында ат кебек эшләгәч, нәтиҗәсез калмадык (көлә). Нинди ел килсә дә, сау-сәламәт булып, зур тырышлыклар белән хезмәт салып яшәргә язсын!»
Лениза Макулова,
шәхси эшкуар, “Хөрмәт” кафесы мөдире: «Бу ел да райондашларыбызны тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлау, аларның гаилә бәйрәмнәрен билгеләп үтү, очрашулар оештыру кебек истәлекле вакыйгалары белән истә калды».
Эльвира Кәбирова,
гимназиянең рус теле һәм әдәбияты укытучысы: «Гаиләм белән Кара диңгездә ял итеп кайттык, яңа коллективта чын дуслар таптым, алган йортыбызда шатланып яшибез, өйне матурладык, зурайттык. Үзем дә Ат елында тугангадыр, күрәсең, бу ел бик уңышлы булды. Эшемдә профсоюз комитеты рәисе итеп куйдылар. Кызларымның һәм гимназия укучыларының уңышларына сөенәм. Киләсе Кәҗә елында илдә, һәр гаиләдә тынычлык, муллык булсын, якыннарыбызда кайгы-хәсрәт, югалтулар булмасын, теләгән теләкләр тормышка ашсын, әти-әниләр исән булсын!»
Венер Маликов,
Яңа Коты авылында казанлык операторы: «2014 елда миңа 50 яшь тулды. Туганнарым, дусларым белән туган көнемне үткәрдек. Аллаһка шөкер, туганнарым, якыннарым бар да исән-сау, алар белән аралашу, очрашып тору – үзе зур бәхет. Җәй айларында басу эшләрендә ярдәмләштем, машинаны яңага алыштырдым. Ел бик уңышлы булды.
Айсылу Сәлимгәрәева,
Иске Калмаш урта мәктәбенең химия укытучысы: «Һәрвакыт көчле рухлы, оптимист булып, алга табан омтылып яшәү теләсә нинди тормыш кытыршылыкларын җиңәргә ярдәм итә. Оныкларыбызның берсенә биш яшь, икенчесенә ике яшь тулды, аларның сау-сәламәт булып, көннән-көн үсүе зур сөенеч, әлбәттә. Укучыларым төрле конкурс, олимпиадаларда җиңү яуладылар, алар өчен дә шатландым. Иң мөһиме – барыбыз да исән-сау булып, Ат елын озатып, акыллы Кәҗә елына аяк басыйк! Бәйрәмнәр күңелле үтсен!»
Фәнисә һәм Фаил Исхаковлар,
шәхси эшкуарлар, Чакмагыш авылы: «2014 ел безнең гаилә өчен бик уңышлы булды. Иң зур вакыйга – Аскар исемле оныгыбыз дөньяга килде. Иптәшем Фаилгә 50 яшь тулу уңаеннан зур бәйрәм оештырдык. Яхшы машина сатып алу бәхетенә ирештек. Туган-тумача, кода-кодагый, әти-әниләр бар да исән-сау».
Рәйлә Нуриханова,
балалар сәнгать мәктәбе укытучысы: «Тырышлык, сабырлык белән бар нәрсәгә дә ирешеп була. Мәдәният елында безнең укучыларыбыз төрле фестиваль-конкурсларда катнашты, балаларның иҗади сәләтләрен ачуда күп эшләр башкарылды. Гаиләмдә дә иминлек булды. Алдагы елларда да исән-сау яшәп, райондашларыбызны яңадан-яңа уңышлар белән шатландырырга язсын!»

Похожие новости:
-
30.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Уку алдынгыларына — бүләкләр
-
25.12.2014: Җәмгыять тормышы
Оста педагог та ул
-
25.12.2014: Спорт
Лига тарихында беренче тапкыр зур җиңүгә ирештек
-
16.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Русия Президенты котлавы тапшырылды
-
11.12.2014: Җәмгыять тормышы
Эшкә бирсәң чын күңел