Оста педагог та ул
25-12-2014, 16:08 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 552 | Комм.: 0
Безнең Чакмагыш районы Башкортстанда мәдәни яктан алга киткән районнарның берсе. Тырыш, уңган, дәртле халык яши биредә. Быел районыбыз икмәк җыеп алуда республика буенча чемпион исеменә лаек булды. “Икмәк булса, җыр да була” дигән изге сүзләрне онытмыйк.
Халкыбыз һәрьяклап та алдынгылыкка омтыла. Шуңа да чакмагышлыларның бай, матур, төзек тормыш-көнкүрешендә җитәкчеләребезнең ышанычлы, ныклы сәясәт алып баруы чагыла. Соңгы елларда гына да өч зур микрорайон калкып чыкты, йортларыбыз зур, иркен, зәвык белән төзелгән, урамнарыбыз, ихата-йорт тирәләребез чиста – кыскасы, халык бездә мәдәнияткә, сыйфатлы яшәүгә омтыла.
Җыр-моң, биюләр дә яңа хезмәт җиңүләренә дәртләндерә. Ә моңа нигез, безнеңчә, кече яшьтән үк салына. Мәдәният йортыбыз әллә кайдан ук үзенә чакырып тора. Сүзем — биредә урнашкан һәм әлеге көнгәчә уңышлы эшләп килгән балалар сәнгать мәктәбе турында. Аның директоры Зөлфия Фәһим кызы Вәлиуллина, кайчан гына барсаң да, безне, оныкларыбызның картәниләрен, ачык йөз белән каршылап, кайсы баланың укуы турында сорашсаң да, тулы мәгълүмат бирә ала, һәрнәрсәне күз уңында тота.
Иң мөһиме – монда шөгыльләнүче балаларга бөтен шартлар да туды-рылган. Оныкларыбыз бик теләп хо-реография бүлегендә шөгыльләнәләр, әледән-әле төрле халыкларның биюләре белән сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар.
Ә аларны бию серләренә, осталыгына, күп төрлелегенә укытучылары Нәфисә Ишдәүләт кызы Әшәрәпова өйрәтә. Тумышы белән ул Әбҗәлил районының Михайловка авылыннан. Стәрлетамак мәдәният техникумын тәмамлагач, безнең район балалар сәнгать мәктәбенә укытучы булып эшкә килә һәм үзенең мәхәббәтен дә Чакмагыш якларында таба. Яңа Балтач авылының уңган, булдыклы егете Филүс Әшәрәповка кияүгә чыга. Әлеге көндә яшь гаилә 4 яшьлек уллары Марсельне тәрбияли. Кечкенә Марсель дә әнисе юлыннан китмәкче, мөгаен. Нәфисә Ишдәүләт кызы үзе дә музыка сөюче гаиләдә тәрбия алган. “Син бу һөнәрне ни сәбәпле сайладың?” – дигәч, ул: “Җыр-моңга мәхәббәт әниемнән килә, дип уйлыйм. Чөнки әнием моңлы итеп җырлый, баянда уйный иде. Бертуганнарым да җырга, моңга бик сәләтлеләр. Апам Земфира да (ул мәрхүмә инде) Стәрлетамак мәдәният техникумын тәмамлагач, Каръяуды мәдәният йортында директор булып эшләде”, – диде.
Нәфисә Ишдәүләт кызының ке-шелеклелеге, кечелеклелеге, киң күңеллелеге, шул ук вакытта һөнә-ри осталыгы безне сокландыра. Балаларыбыз хореография бүлегенең өченче баскычында гына булсалар да, күп нәрсәләргә өйрәнделәр. Төрле халыклар биюләрен үзләштереп, бәйрәм-кичәләрдә матур итеп чыгыш ясыйлар. Башкорт, татар, рус, белорус, мордва, мари, чит ил биюләрен аеруча зур осталык белән башкаралар. Та-машачылар да мондый чыгышларны көтеп алалар. Без Нәфисә Ишдәүләт кызына, сәнгать мәктәбе директоры Зөлфия Фәһим кызына, мәктәпнең барлык укытучыларына Яңа елда яңа уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, ак бәхетләр, сөенеч-шатлыклар телибез.
Нәнәйләр исеменнән Зәүлә Муллаянова,
Альмира Сәхәветдинова.
Альмира Сәхәветдинова.
Похожие новости:
-
23.12.2014: Район яңалыклары
Сыйрышбашта – модельле китапханә
-
16.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Русия Президенты котлавы тапшырылды
-
06.12.2014: Спорт
Өметле спортчылар булуны дәлилләп
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Боз шәһәрчеге төзелә
-
11.12.2014: Җәмгыять тормышы
Эшкә бирсәң чын күңел