Русия Президенты котлавы тапшырылды
16-12-2014, 10:37 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 559 | Комм.: 0
Сугыш һәм хезмәт ветераны Ришат Әхнәф улы Сәлимовка күптән түгел 90 яшь тулды. Шушы уңайдан аңа Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хаты һәм бүләге өенә илтеп тапшырылды.
Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең беренче категорияле белгече Алия Владимировна Латыйпова һәм ветераннар советы рәисе Риндант Сабирҗан улы Бакиров хатны һәм бүләкне тапшырганда юбилярга матур теләкләр җиткерде. Чакмагышта игелекле гомер кичерүче Ришат Әхнәф улы чын-чыннан олы хөрмәткә лаек, халык арасында абруйлы кеше. Ул бар гомерен Ватаныбызга тугры һәм намуслы хезмәт итүгә багышлады, шул дәвердәге авырлыкларны үз иңендә күтәрде. Чишмә-Каран авылы егете, унсигез яше тулгач, 1942 елда хәрби хезмәткә чакырыла. Ул элемтәче булып Бөек Ватан сугышының иң авыр елларында дошманга каршы аяусыз көрәшә. Тарихта киң билгеле булган Курск дугасындагы алышларда, аннары Европа илләрен гитлерчылардан азат итүдә катнаша, шул рәвешле Бөек Җиңүгә үз өлешен кертә. Сугыш тәмамлангач та өч ел Германиядә хезмәт итә, 1949 елда гына туган җиргә исән-сау әйләнеп кайта.
Төрле бәрелешләрдә батырларча сугышкан элекке яугир тыныч тормыш елларында да сынатмый, фидакарьлек өлгеләре күрсәтә. Ул гел тормыш үзәгендә кайнап, кешеләрнең шатлык-куанычларын уртаклашып, игелекләр күрсәтеп яшәде. 25 елдан артык маршрут автобусында эшләп, йөз меңнәрчә кешене йөртте. Аның автобуста үткән юлларының озынлыгын исәпләсәң, Җир шарын берничә тапкыр урап чыгарга мөмкин булыр иде. Узган гасырның 60 елларында халыкта җиңел автомашина булмады диярлек. Бөтен кеше маршрут автобусында йөрде. Юллар да әлеге кебек тигез, асфальт өслекле түгел иде. Менә шундый шартларда Ришат абый халыкны яхшы итеп хезмәтләндерде, кешеләр иминлеген һәрчак беренче планга куеп эшләде, вөҗданына тап төшермәде, кечелекле булды. Шуңа да аны яраттылар, хөрмәт иттеләр. Лаеклы ялга чыккач та ул халыкка хезмәт итте: авыл мулласы буларак дини йолаларны башкарды. Аның күрсәткән бихисап игелекләрен чакмагышлылар онытмый.
Менә 63 ел инде сөекле тормыш иптәше Гыйффәт Шәрифҗан кызы белән үрнәкле гаилә булып, тату, тигез гомер кичерәләр. Бергәләп 4 бала тәрбияләп үстерделәр һәм олы тормыш юлына чыгардылар. Әле уллары Илдар һәм киленнәре Фәйрүзә белән бергә төп йортта яшиләр. Кызлары Рәсимә, Фәнилә, Гөлшат та әти-әниләре өчен өзелеп торалар, ярдәм кулы сузалар. Балаларының ихлас тәрбиясе, картлык көнендә шулай кадер-хөрмәт күрсәтүләре үзе зур бәхет түгелме соң?
Күпне күргән, күпне кичергән ил агасы үзенең туган көнендә авыр яшьлек елларының, узган гомер елларының кайбер мизгелләрен искә төшерде. Безне озатырга дип хәтта ишек төбенә кадәр үз аякларында килде. Без аңа һәм гаилә әгъзаларына алдагы көннәрдә дә бәхетле картлык, шатлык-куанычлар белән тыныч, мул-җитеш, бәрәкәтле тормышта гомер кичерүләрен теләп хушлаштык.
Әзерләде: Рәшит Вахитов.
Похожие новости:
-
04.12.2014: Авыл хуҗалыгы
Бердәмлек уңыш китерә
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Тагын да капиталь ремонт турында
-
06.12.2014: Райондашлар иҗаты
Мондый кичерешләр дошманыңа язмасын!
-
11.12.2014: Җәмгыять тормышы
Эшкә бирсәң чын күңел
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен