Бердәмлек уңыш китерә
4-12-2014, 11:50 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 540 | Комм.: 0
Марат Мусин җитәкчелек иткән Рәҗәп терлекчелек фермасында моннан ике ел элек тә булырга туры килгән иде. Ул вакытта тырыш коллективның ирешкән уңышлары, яуланган үрләре гәзит укучыларга тәфсилләп җиткерелде. Яңалыклар кертүгә курыкмыйча, кыю тотынган ферма эшчәннәренең ничек итеп табигый байлыклардан дөрес файдалануы – бозаулар утарын нәкъ кояш нурларын мул өләшкән урыннарда төзеп, малларның шунда рәхәтләнеп кинәнеп үсүе, “зәңгәр өйчек”ләр янында эшләнгән тимер читлекләрдә тереклек итү өчен тудырылган уңайлы шартлары башкаларга да үрнәк итеп күрсәтелде, тәҗрибә итеп өләшенде.
Симертү малларын асрап сату һәм көтүлекләрне яшь таналар белән тулыландыру өчен махсуслашкан ферма елны нинди күрсәткечләр белән тәмамлый, бүген биредә мал кышлату ничек бара? Шул сорауларга җавап эзләп мин янә ферма мөдиренә мөрәҗәгать итәм.
Бүген биредә 500 башка якын мал асрала. Коллектив зур түгел, берничә кешене генә берләштерә. Күпчелеге малчылык тармагында озак еллар эшләп, тәҗрибә туплаган кешеләр. Шуларның берсе – Илфир Якуповның хезмәте ихтирамга лаек. Үткән айда ул һәр терлектән 1339 грамм тәүлеклек артым алган. Төркемендә биш центнердан артык авырлыктагы үгез маллары бар.
“Симертү төркемендә 2006 елдан бирле эшлим ,– дип сөйләп китә Илфир абый. – Башта яшь бозаулар, аннары таналар тәрбияләдем. Эшнең бөтен нечкәлекләрен ныклап белсәң генә уңышка ирешәсең. Тиешле үлчәмгә җиткерү өчен иң мөһиме — малларга җитәрлек дәрәҗәдә сыйфатлы азык ашатырга кирәк. Рационнар һәр яктан норма таләп иткәнчә төзелә. Көн дә һәр малга 4 кг фураж оны, 500 гр патока, сенаж, печән ашатабыз. Симертү төркеменә малларның үлчәме центнердан арткач туплана”.
Хуҗалыкның яхшы токымлы нәсел таналары да шушы фермада үстерелә һәм авырлыгы 380 килограммга җиткәч, каплатыла. Бу эш ясалма орлыкландыру технигы Инзир Гомәров җаваплылыгында. Җәйләрен таналар Филипповка авылы янындагы җәйләүдә көтелә. Ришат Шәйхетдинов август азагына кадәр 308 баш мал тәрбияләп, җылы абзарларга кайтарды. Бу эштә аңа гаиләсе зур ярдәм күрсәтте. Тормыш иптәше Рина, улы Ринат – аның төп ярдәмчеләре. Әле Ришат дүрт айгача үгез бозаулар тәрбияли. 54 баш тер-лек көр генә үсеп килә. Җәйләүдән кайткан таналарны тәрбияләүдә Мансур Насыйров хезмәт сала. Җәйләрен – уңган тракторчы, кышын терлекчелеккә килә ул. Әмир Хаҗгалиев белән икесенә йөз утыз баштан артык мал карыйлар. Фураж онын тегермәнче Гөлнара Ибраһимова тартып җитештерә.Терлекчеләр мал кышлату сезонына җитди әзерләнгән. Ремонт эшләрен беренчеләрдән булып тәмамлаганнар. Утардан тирес чыгарылып, басуларга таратылган.
Тракторчылар Фәнзил Хәбиров, Риф Хәбибуллин техника белән ярдәмләшкән. Читтән кеше эзләмәгәннәр, калган эшләрне үзләре башкарганнар. “Бездә эчеп йөрүчеләр юк. Һәркем үзенә йөкләтелгәнне намус белән башкара. Хезмәтенә күрә тиешлесен ала. Уңганнар мактала. Илфир Якупов районда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә Башкортстан Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Азат Җиһаншин кулыннан Мактау грамотасы алу бәхетенә иреште”, – ди мөдир. Марат Хәсәнша улының фермага җитәкчелек итә башлавына да биш ел үтеп киткән. Моңа кадәр машина-трактор мастерскоенда биш ел идарәче булып, коллектив белән эшләүдә тәҗрибә туплап килгән ул. Һәркем белән уртак тел табып эшли. Эш барышында килеп туган четерекле мәсьәләләрнең хуҗалык директоры Валерий Вадим улы Соколов һәм директорның техника буенча ярдәмчесе Альберт Ясәви улы Хафизов ярдәме белән җайга салынуын ассызыклый. Менә шулай тату бер гаилә булып эшли ферма коллективы, елны югары күрсәткечләр белән тәмамларга омтыла.
Гөлназ Гыймаева.
“Игенче”нең штаттан тыш хәбәрчесе.
“Игенче”нең штаттан тыш хәбәрчесе.
Похожие новости:
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Боз шәһәрчеге төзелә
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Тагын да капиталь ремонт турында
-
06.12.2014: Райондашлар иҗаты
Мондый кичерешләр дошманыңа язмасын!
-
11.12.2014: Җәмгыять тормышы
Эшкә бирсәң чын күңел
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен