Мондый кичерешләр дошманыңа язмасын!
6-12-2014, 09:02 | Райондашлар иҗаты | Просмотров: 753 | Комм.: 0
Кулыма каләм алырга гәзитебездә дөнья күргән табиб Ремил Хаков белән “Яшәүдән тую мөмкинме соң инде” дигән баш астындагы әңгәмә мәҗбүр итте. Күңелдә җанны бимазалап йөргән сарауларга берникадәр җавап табылды, шикелле. Шул ук вакытта бу сорауларга өстәмә җавап булып Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатибы Илнар хәзрәт Зиннәтуллинның “Кеше гомеренең кадере юк” дигән язмасы да ачыклык өстәде. Язмадан өзек беркемне дә битараф калдырмас, дип ышанам:
“Үз-үзеңә кул салу – башка кешене үтерү кебек үк зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә моны катгый тыя. Җан – Ходайдан бирелгән амәнәт. Үз-үзенә кул салган кеше шул амәнәткә хыянәте өчен гөнаһлы – ул адымга барганнарны тәмугъ көтә. Алар бу дөньялыкта үзләрен ничек үтергән булсалар, бакыйлыкта да шулай бертуктаусыз газапланачаклар. Ни өченме? Нинди дә булса газаптан яки авырудан котылам дип уйламасыннар өчен. Аларга мәңгелек җәза каралган”.
Ишетергә бик авыр булса да, хак сүзләр. Әлбәттә, моны белеп яшәве, гаиләсенә мондый фаҗига килгәннәргә икеләтә авыр. Мин аларга күркәм сабырлык теләп, Аллаһтан якыннарыбызны ихлас ярлыкауны сорап, аларга хәер-догаларыбызны багышлап яшәүләрен телим. Хакыйкать ачы булса да, үземнән беләм: бик авыр чакларда, тормыш сынауларыннан җиңеллек сорап, Аллаһыга юлны табу рухи көч таләп итсә дә, җан тынычлыгы табып, Аллаһының рәхмәтенә өмет итеп яшәү тормышның гаҗәеп тирән мәгънәсен ача. Күп кенә авырлыкларга үзебез үк гаепле түгелме икән?! Кайвакыт, үзебез дә аңламый, стресска, тормыш авырлыгына сылтап, якыннарыбызның, кул астында эшләүче хезмәткәрләребезнең, күршеләребезнең күңелләрен яралап, сүз белән рәнҗетәбез. Ә бит коралсыз, сүз, тел белән үлемгә җиткерү дә кеше үтерүгә санала икән ләбаса! Кешеләр арасындагы мөнәсәбәттә канун булып яңгыраган якташыбыз, билгеле шагыйрь Рим ага Идиятуллинның йөрәгеннән ялвару булып чыккан сүзләрне җиткерәсем килә:
“Кешеләрем – олыларым һәм кечеләрем! Атмагыз бер-берегезгә җаннарда җәрәхәт калдырырлык җәпле вә тешле сүз сөңгеләрен, яклагыз якыннарыгызның йөрәк битенә тап кебек кап-кара сүз сөрмәләрен, кундырмагыз ачы сүзләрне сөяксез телегезнең очына; ахирәтләрегезгә әйләндерегез сөттән ак, судан пакъ сүзләрне генә! Шул чагында гына Кеше дигән мәгърур исемне акларсыз, шул чагында гына бөтен-бөтен изге теләкләрегез фәрештәнең “амин” дигәненә туры килер дә, көннәрегез – ямьле, төннәрегез–тәмле булыр”. Ә инде табиб мәкаләсенә килгәндә, үземнең мөнәсәбәтемне шигырьләрем аша белдерер идем.

Сакла, Раббым!
Раббым,
Нахак сүзләр белән рәнҗетсәләр,
Мин бары тик Сиңа сыенам.
Гаделсезлек җанны кылычласа,
Сине уйлап, рәнҗешләрдән
янә тыелам.
Сындырырга теләп бөксәләр дә,
Ук җәясе сыман тартылам.
Ярдәмеңне сорап, Раббым,
инде ничә кабат
Синең хөкемеңә тапшырам.
Ахырзаман килеп җитәмени –
Гаделлекне күмдек без кайда?!
Дөреслекне кайдан эзлик хәзер?
Намус дия-дия лаф орудан
Беркемгә дә хәзер юк файда!
Раббым!
Курчала син мине гөнаһлардан,
Яманнарның усал сүзеннән.
Ялгызлыкка берүк дучар итмә,
Яздырмачы якын кешемнән.
Көнчел күңеллеләр канатымны
Каерырга әгәр теләсә,
Җибәр син аларны дөрес юлга,
Андыйларны иман гына
җиңә ләбаса!
Кешеләрем, сезгә сүзем!
Сискәндереп таң тынлыгын
Яралы кош иңрәгәндәй аваз
Шомнар салды.
“Нишләдең син, балам?!”
Үзәк өзгеч иңрәү өзелде дә,
Бәгырьләрне телеп-телеп,
Тын һавада асылынып калды…
Убыр авыздай капка ачык –
Яшь егетне соңгы юлга озатырга
Агыла халык.
“Иблис котырткандыр үзен”…
“Гамәленең сәбәпләрен
Калдырмагандыр ла язып?!”
Гаҗизләнгән ана таштай
Катып калган.
Ни сәбәпләр аның улын
табутларга салган?
Гомер биргән җан җимеше
Никләр шундый юлга барган?
Ни булды бу дөньяларга –
Янәшәңдә булган балаңны да
Тыңлар өчен, аңлар өчен
Вакыт җитми.
Өзелгән бу гомерләрдән
Бала кайгылары булып
Хәсрәт китми, яшьләр кипми?...
Кемнәр белә киләчәктә дөньялыкта
Кемнең башы ни күрәсен?..
Һич ышанма – сиңа килмәс,
“Миңа килмәс замананың
Бу афәте дә”, – димә син.
Афәт йөри чалгы салып иңнәренә –
Әле монда, я тегендә
Йортларыбыз капкаларын шакый.
Чарасыздан адашкан
япь-яшь җаннарны
Күк дөньясына ул ташый.
Кайда яшеренде икән
Иң кыйммәтле
сыйфатлары кешелекнең:
Мәрхәмәт һәм миһербанлык
Игътибар, гамь, шәфкатьлелек
Һәм, ниһаять – күңел күзе?!
Якыннарга булмыйк гамьсез!
Тәңребездән бер көн килеп
Балабызның гөнаһларын
Ярлыкау теләп яшәргә
Калмасын ла иде безгә –
Кешеләрем, сезгә сүзем…
Зиратта
Чарасыздан әгәр бер көн килеп
Яшәргә көчләрең калмаса,
Таш сыннардан гына торган илгә –
Бар син шунда, бар син булмаса!
Анда үле тынлык хөкем сөрә,
Ә салкыны – гүрләр салкыны.
Бакыйлыкка күчкәннәр иле бу –
Каберстан аның асылы.
Өзелеп калган гомер агышлары,
Алар өчен вакыт туктаган.
Таш сыннар утырган җир астында
Әткәм-әнкәм, улым, туганнар.
Анда үскән гөл-чәчәк таҗында
Җан-күбәләк гүя моңая.
Ташлардагы моңсу күзләрдән
Тетрәндереп шомлы моң ага.
Бәгъзеләрдән асыл эшләр калган
Үрнәк булыр килер буынга.
Ә берәүләр, рәнҗеш,
каргыш алып,
Үз явызлыгыннан буылган.
Күкләрдә бит имтихан тотасы:
Кемгә – “5”ле, кемгә – “2”ле.
Яшәү рәвешенә һәркем хисап бирә:
Кемгә–тәмугъ, ә кемгәдер
Аллы-гөлле җәннәт ишеге.
Күпме җаннар яшәү өчен җирдә
Бәхет өчен килгән дөньяга?!
Сискәндереп җил пышылдый анда:
“Калдырмагыз хәер-догадан”…
Туктап калган фани дөнья монда,
Кичерелгән бар мәшәкать,
кайгы-сагышлар…
Менә шундый чакта гөрләп яшәүне син
Салкын үлем белән чагыштыр…
Раббым,
Нахак сүзләр белән рәнҗетсәләр,
Мин бары тик Сиңа сыенам.
Гаделсезлек җанны кылычласа,
Сине уйлап, рәнҗешләрдән
янә тыелам.
Сындырырга теләп бөксәләр дә,
Ук җәясе сыман тартылам.
Ярдәмеңне сорап, Раббым,
инде ничә кабат
Синең хөкемеңә тапшырам.
Ахырзаман килеп җитәмени –
Гаделлекне күмдек без кайда?!
Дөреслекне кайдан эзлик хәзер?
Намус дия-дия лаф орудан
Беркемгә дә хәзер юк файда!
Раббым!
Курчала син мине гөнаһлардан,
Яманнарның усал сүзеннән.
Ялгызлыкка берүк дучар итмә,
Яздырмачы якын кешемнән.
Көнчел күңеллеләр канатымны
Каерырга әгәр теләсә,
Җибәр син аларны дөрес юлга,
Андыйларны иман гына
җиңә ләбаса!
Кешеләрем, сезгә сүзем!
Сискәндереп таң тынлыгын
Яралы кош иңрәгәндәй аваз
Шомнар салды.
“Нишләдең син, балам?!”
Үзәк өзгеч иңрәү өзелде дә,
Бәгырьләрне телеп-телеп,
Тын һавада асылынып калды…
Убыр авыздай капка ачык –
Яшь егетне соңгы юлга озатырга
Агыла халык.
“Иблис котырткандыр үзен”…
“Гамәленең сәбәпләрен
Калдырмагандыр ла язып?!”
Гаҗизләнгән ана таштай
Катып калган.
Ни сәбәпләр аның улын
табутларга салган?
Гомер биргән җан җимеше
Никләр шундый юлга барган?
Ни булды бу дөньяларга –
Янәшәңдә булган балаңны да
Тыңлар өчен, аңлар өчен
Вакыт җитми.
Өзелгән бу гомерләрдән
Бала кайгылары булып
Хәсрәт китми, яшьләр кипми?...
Кемнәр белә киләчәктә дөньялыкта
Кемнең башы ни күрәсен?..
Һич ышанма – сиңа килмәс,
“Миңа килмәс замананың
Бу афәте дә”, – димә син.
Афәт йөри чалгы салып иңнәренә –
Әле монда, я тегендә
Йортларыбыз капкаларын шакый.
Чарасыздан адашкан
япь-яшь җаннарны
Күк дөньясына ул ташый.
Кайда яшеренде икән
Иң кыйммәтле
сыйфатлары кешелекнең:
Мәрхәмәт һәм миһербанлык
Игътибар, гамь, шәфкатьлелек
Һәм, ниһаять – күңел күзе?!
Якыннарга булмыйк гамьсез!
Тәңребездән бер көн килеп
Балабызның гөнаһларын
Ярлыкау теләп яшәргә
Калмасын ла иде безгә –
Кешеләрем, сезгә сүзем…
Зиратта
Чарасыздан әгәр бер көн килеп
Яшәргә көчләрең калмаса,
Таш сыннардан гына торган илгә –
Бар син шунда, бар син булмаса!
Анда үле тынлык хөкем сөрә,
Ә салкыны – гүрләр салкыны.
Бакыйлыкка күчкәннәр иле бу –
Каберстан аның асылы.
Өзелеп калган гомер агышлары,
Алар өчен вакыт туктаган.
Таш сыннар утырган җир астында
Әткәм-әнкәм, улым, туганнар.
Анда үскән гөл-чәчәк таҗында
Җан-күбәләк гүя моңая.
Ташлардагы моңсу күзләрдән
Тетрәндереп шомлы моң ага.
Бәгъзеләрдән асыл эшләр калган
Үрнәк булыр килер буынга.
Ә берәүләр, рәнҗеш,
каргыш алып,
Үз явызлыгыннан буылган.
Күкләрдә бит имтихан тотасы:
Кемгә – “5”ле, кемгә – “2”ле.
Яшәү рәвешенә һәркем хисап бирә:
Кемгә–тәмугъ, ә кемгәдер
Аллы-гөлле җәннәт ишеге.
Күпме җаннар яшәү өчен җирдә
Бәхет өчен килгән дөньяга?!
Сискәндереп җил пышылдый анда:
“Калдырмагыз хәер-догадан”…
Туктап калган фани дөнья монда,
Кичерелгән бар мәшәкать,
кайгы-сагышлар…
Менә шундый чакта гөрләп яшәүне син
Салкын үлем белән чагыштыр…
Ихтирам белән Илсөяр Шәймөхәммәтова.
Похожие новости:
-
11.12.2014: Җәмгыять тормышы
Эшкә бирсәң чын күңел
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Бәла-казалар булмасын дисәк…
-
28.10.2014: Төрлесеннән
Көн тәртибендә – тышкы сәясәт мәсьәләләре