Лига тарихында беренче тапкыр зур җиңүгә ирештек
25-12-2014, 16:02 | Спорт | Просмотров: 553 | Комм.: 0
Тәүге тапкыр “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты” проекты 2007 елда Пермь өлкәсендә старт алган иде. Ул беренче чиратта мөмкин кадәр мәктәп укучысын физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итүне күзаллап гамәлгә ашырыла башлады.
Безнең республика башкаласына ул 2009 елда килеп җитте. Анда 128 команда катнашкан иде. Тора-бара бу проект белән кызыксыну артты, инде икенче елда ук республикада бу лигада катнашучы мәктәп командаларының саны 2000гә җитте, бу спорт төренә 100 мең укучы җәлеп ителде, дигән сүз. Шушы проектта катнашучы Русия Федерациясенең 57 төбәге арасында командалар саны буенча Башкортстан ышанычлы рәвештә беренчелекне тота. Шушы еллар дәвамында мәктәпләргә 18078 баскетбол тубы, 16554 медаль һәм 1374 кубок, 1464 комплект баскетбол һәм 40 комплект судьялар формасы тапшырган.
Безнең районда бу проект 2009 елдан тормышка ашырыла башлады. Районның барлык мәктәпләре дә ел саен лиганың сайтында рәсми теркәлеп, 6 данәдән торган чын һөнәри баскетбол тубы комплектын ала. Шулай ук Башкортстан Республикасы баскетбол федерациясе һәр елны муниципаль этапта җиңүче 3 команданы бүләкләү өчен кубок, медаль һәм Дипломнар да бүлә. Алай гына да түгел, бу спорт төрен укучылар яхшырак үзләштерсен өчен физкультура укытучыларын җыеп махсус семинарлар һәм укулар да оештырыла. Баскетбол судьялары өчен дә семинарлар оештырылып, анда әзерлек курслары үткәннәргә таныклыклар тапшырыла.
Республика мәктәп баскетболы лигасы өчен 2012 ел аеруча истәлекле булды. Бу елның апрель азагында “Уфа-арена”да зур вакыйга – илнең бөтен төбәкләреннән килгән яшь спортчыларны берләштергән мәктәп баскетбол лигасының суперфиналы үтте. Ил күләмендәге бу тантаналы чарада Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 20 яшь баскетболчысына катнашу бәхете тиде. Бу суперфиналга баскетбол буенча 12 олимпия чемпионы да чакырылды. Алар арасында легендар Сергей Белов, Иван Едешко һәм баскетбол йолдызы Арвидас Сабонис та бар иде. Анда шулай ук БДБ илләренең дәүләт секретаре Г.А.Рапота һәм Башкортстан Президенты Р.З.Хәмитов та катнашты. Чарада республика башлыгына мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатын оештыру һәм үткәрүдә күрсәткән ярдәме өчен “Золотой знак отличия” билгесе тапшырылды.
2014-2015 уку елында сезон районның барлык мәктәпләренә баскетбол туплары җыелмаларын (6 данәдән тора) тапшыру белән башланып китте. 8 һәм 15 ноябрьдә “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында 2002-2003 елда туган кызлар һәм егетләр командалары арасында “Оранжевый мяч” ярышлары үтте. Бу уеннар быел беренче тапкыр үтте һәм бу спорт төрендә буыннар бәйләнешен тәэмин итүгә юнәлтелде. Әлеге бәйгенең муниципаль этабында Чакмагыш гимназиясе яшь спортчылары җиңүче булды, икенче урынга Чакмагыш беренче һәм өченчегә Иске Калмаш (кызлар) һәм Үрнәк (егетләр) урта мәктәпләре командалары чыкты.
22 ноябрьдә 1997-98 елларда туган кызлар командалары арасындагы ярышта 7 команда катнашты. Монда Чакмагыш беренче урта мәктәбе яшь спортчылары (укытучысы И.Ө.Басыйрова) җиңүче булды, Чакмагыш гимназиясе (Э.И.Гайнуллина) – икенче, Иске Калмаш (З.М.Хаҗиева) өченче урынны бүлеште. 29 ноябрьдә 1997-98 елгы егетләрне берләштергән 13 команда осталык-җитезлектә көч сынашты. Киеренке ярышлар нәтиҗәсендә Чакмагыш беренче урта мәктәбе егетләре (укытучысы А.В.Васильев) – беренче, гимназия егетләре (Р.В.Әхмәтов) – икенче, Юмаш яшь баскетболчылары (Иванов В.В.) өченче урынга чыкты.
Муниципаль этапта җиңүгә ирешкән командалар 14 декабрьдә Кушнаренкода үткән зона ярышларында район данын яклады. Монда да кызлар-егетләребез сынатмады – мәйдан хуҗаларыннан беразга гына калышып, призлы икенче урынга чыктылар һәм финалда катнашу хокукы алдылар. Шулай ук яшь спортчыларыбыз форма комплектлары белән дә бүләкләнәчәк. Мәктәп баскетбол лигасы гамәлгә ашырыла башлаган 5 ел эчендә безнең спортчыларның мондый зур уңышка ирешә алганы юк иде әле. Районыбыз данын лаеклы яклаган Чакмагыш беренче урта мәктәбе егетләре Динар Фәйзуллин, Максим Горлатов, Тимур Биглов, Илмир Хәкимов, Аяз Сәлихов, Илнур Фәтыйхов, Эдгар Гыймалетдинов, Роберт Зиннәтуллин, Арсен Гайсин, Вадим Рәхмәтуллин һәм Илнур Ямалиевны чын күңелдән котлыйбыз һәм 16-18 гыйнварда Гафури районының Красноусольск касабасында үтәчәк финал ярышларында көчле уен күрсәтүләрен һәм мәртәбәле җиңүләргә ирешүләрен, уңышлар телибез.
Шулай итеп Башкортстан Республикасының баскетбол федерациясе һәм “КЭС-БАСКЕТ” бу спорт төрен популярлаштыру максатында эзмә-эзлекле эшчәнлек алып бара. Мәктәпләрнең матди базасы ныгый, баскетбол белән шөгыльләнү өчен шартлар яхшыра. Безнең районда да баскетбол елдан-ел популярлаша бара. Башкортстанның баскетбол федерациясе бүләкләре укучыларны яңадан-яңа җиңүләргә рухландыра. Шуңа мәктәп лигасын гамәлгә ашыруда катнашучы һәркемгә, аеруча “КЭС-БАСКЕТ” лигасының төбәк менеджеры С.В.Медведевка укучыларны шушы спорт төренә җәлеп итүгә керткән шәхсән өлеше өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Эльвира Биглова,
район мәгариф бүлеге методисты.
район мәгариф бүлеге методисты.
Похожие новости:
-
20.12.2014: Спорт
Хакимият башлыгы призына
-
18.12.2014: Спорт
Хоккей ярышлары башланды
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы
-
06.12.2014: Спорт
Өметле спортчылар булуны дәлилләп
-
11.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Ачык тыңлаулар үтте