» » Хоккей ярышлары башланды

Хоккей ярышлары башланды

18-12-2014, 11:21 | Спорт | Просмотров: 521 | Комм.: 0
Спортның кышкы төрләре буенча кызыклы һәм мавыктыргыч ярышлар башланды. Хоккей, һичшиксез, әнә шулар исәбендә. Узган атнаның якшәмбесендә Чакмагыш беренче урта мәктәбе янындагы боз мәйданы һәм аның тирәсе шау-гөр килеп торды. Бу көнне 2014-2015 елларның кышкы айларында өлкәннәр һәм балалар командалары арасында шайбалы хоккей буенча Башкортстан беренчелегенә уеннар башланды. Бу көнне үсмерләр хоккей лигасы составына кергән Чакмагышның “Строитель” командасы Бакалы районы командасы белән очрашты.
Тәүдә Башкортстан беренчелеген ачуга багышланган тантана үткәрелде. Русия Федерациясе Гимны яңгырады, илебез флагы күтәрелде. Аннары муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитетының баш белгече Рим Хуҗин, спорт ветераны Фидрат Гыймаев хоккей уеннары башлануы белән котлап, турнирда катнашучыларга яхшы старт, боз мәйданында җиңүләр теләделәр. Районда балалар арасында шайбалы хоккей спортын башлап җибәрүче һәм үстерүче Фидрат Авзал улына уеннарның башлануын белдереп боз мәйданына шайбаны ташлау хокукы бирелде.
Уеннар башланды. Боз майданында кызу алышлар барды. Чакмагыш үсмерләре беренче минутлардан ук көчле һөҗүмгә күчтеләр. Бакалының яшь хоккейчылары да каушап калмады. Шайбалар, көярмәннәрне шатландырып, әле бер, әле икенче капкага кереп кенә торды. Шулай да безнекеләр көчлерәк булып чыкты, алар, оста уен күрсәтеп, каршы як командасын ышанычлы рәвештә 6:3 исәбе белән җиңделәр. Уеннарны баш судья Михаил Тимошин белән ярдәмчесе Рафаэль Бакиев үткәрде. Беренче уен әнә шулай уңышлы тәмамланды. Чакмагыш балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче яшь хоккейчыларны тәүге уенда ук бердәм команда булып уйнаулары һәм өстенлекле җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.
Шуны да әйтергә кирәк, республика чемпионаты календарена ярашлы, шимбә көнне өлкән төркемдә чыгыш ясаучы безнең районның “Строитель-2” командасы Чишмә касабасының “Родник” командасы белән Чакмагыш боз мәйданында очрашырга тиеш иде. Әмма бу уен булмады, ул киләсе елның 3 гыйнвар аена күчерелде.

Әзерләде: Рәшит Вахитов

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: