Мәскәүдә – Президент чыршысында булды
13-01-2015, 15:42 | Район яңалыклары | Просмотров: 547 | Комм.: 0
Мәскәү Кремлендә беренче Чыршы бәйрәме 1954 елда үтә. Шул елдан башлап ил күләмендә үткәрелгән бу бәйрәм хәзер «Президент Чыршысы» дип атала. Ел саен Кремльгә ил башлыгы Чыршысына Русия Федерациясенең төрле төбәкләрендә яшәүче биш меңгә якын бала җыела. Монда уку алдынгылары, төрле конкурс-олимпиада җиңүчеләре, әти-әниләре «утлы нокталарда» вафат булган укучы балалар чакыру ала. Быелгы «Президент чыршысында» Башкортстаннан 114 бала катнашты. Алар арасында безнең Рапат урта мәктәбе укучысы Эльвина Илшат кызы Кәримова да бар иде. Эльвина алтынчы сыйныфта белем ала, уку алдынгысы, район-республика күләмендә үткән конкурслар җиңүчесе. Ул бик талантлы кыз – биергә, җырларга, рәсем төшерергә дә оста. Мәктәптә үткән бер генә сыйныфтан тыш тәрбия чарасы да Эльвинадан башка үтми. Балалар өчен үткәрелгән илебезнең иң зур бәйрәменнән кайтканнан соң без аның белән очрашып, берничә сорау бирдек һәм башкалабызга сәяхәт тәэссоратлары белән уртаклашуын сорадык.
–Эльвина, син башкалабызга сәяхәт турында безгә ниләр сөйләр идең?
–25 декабрь көнне, без Уфадан махсус рейс белән самолетта Мәскәүгә очтык. Безне “Измайловский” кунакханә комплексында 2 урынлы бүлмәләргә урнаштырдылар. Бу көнне безгә «Белка hәм Стрелка» дип аталган театрлаштырылган тамаша күрсәтелде. Икенче көнне без Кремль Чыршысында кунак булдык, соклангыч матур тамаша карадык.
–Син Президентыбызны күрдеңме?
–Әйе,Владимир Владимирович Путин безне Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм: «Без катлаулы, ләкин кызыклы заманда яшибез. Мин сезнең бу тормышта үз урыныгызны, үз эшегезне табуыгызны hәм иң яхшылары булуыгызны телим», – диде.
–Бәйрәм турында тагын ниләр сөйли аласың?
–Илебезнең төрле почмакларыннан җыелган балалар үзләре дә чыгышлар әзерләп килгән иде. Мин дә, яратып башкарган биюләремнең берсе –“Тамьян баегын” әзерләгән идем, ләкин Башкортстан делегациясенә, кызганычка каршы, чират җитмәде. Тамаша дәвамында мин башкорт кызлары костюмында йөрдем. Икенче көнне безне Мәскәү буенча экскурсиядә йөрттеләр. «Президент чыршысын» күрү күңелемдә онытылмаслык истәлек булып калды. Миңа шундый форсат биргәннәре өчен Рапат урта мәктәбе дирекциясенә, директоры Г.Ф.Зиннәтуллинага, укытучыларга, мәгәриф бүлегенә hәм аның җитәкчесе М.Җ.Нәбиевага, методист И.Х.Низаевага, муниципаль район хакимиятенә рәхмәтләремне җиткерәм.
–Эльвина, җавапларың өчен зур рәхмәт. Сиңа киләсе көннәреңдә дә уңышлар телибез!
Әңгәмәдәш – Гөлшат Хөсәенова,
Рапат урта мәктәбе директорының тәрбия эше буенча урынбасары.
Рапат урта мәктәбе директорының тәрбия эше буенча урынбасары.
Похожие новости:
-
30.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Уку алдынгыларына — бүләкләр
-
25.12.2014: Җәмгыять тормышы
Оста педагог та ул
-
20.12.2014: Спорт
Хакимият башлыгы призына
-
18.12.2014: Спорт
Хоккей ярышлары башланды
-
06.12.2014: Спорт
Өметле спортчылар булуны дәлилләп