» » Җыр-моң булып яши күңелдә

Җыр-моң булып яши күңелдә

5-02-2015, 10:43 | Район яңалыклары | Просмотров: 746 | Комм.: 0
Җыр-моң булып яши күңелдә
Безнең буын кешеләренә Илфак Смаковны күреп-аралашып яшәү бәхете тиде. Без аның җырларын тыңлап үстек, иҗатына гашыйк булдык, рухи азык алдык. Ул Башкортстан һәм Татарстан халыклары арасында гына түгел, ә илебезнең башка төбәкләрендә яшәүче төрки халыклары арасында да бик популяр булды. Җырларын ишетү белән үк алар халык арасында бик тиз тарала иде.
Рапат авылының данлыклы улы, зур талант иясе, мәшһүр җырчы Илфак Смаков туган җире, район һәм республика дан-шөһрәтен еракларга таратучы сәхнә йолдызы булды. Һәм ул килер буын өчен дә шулай булып калыр. Аның җырлары безне тагын озак еллар шатландырып торыр әле. Әгәр исән булса, Илфак абыйга быел гыйнвар аенда нәкъ 75 яшь тулыр иде. Әмма, ни үкенеч, гомере бигрәк кыска булды шул. Күпме җырланмаган җырлары калды, иҗаты чәчкә аткан вакытта гына өзелде. Якташыбызның хәтер кичәсе узган атнаның җомгасында үзенең исемен йөрткән туган авылы мәдәният йортында үткәрелде.
Сәхнә түренә аның елмаебрак төшкән фоторәсеме куелган. Әйтерсең ул безнең янда, сәхнәгә, залда утыручыларга карап тора. Менә сихри моң агыла. Экранда Илфак абыйның “Туган авылым” җырын башкарганын күрәбез. Кабат-ланмас моңлы тавышы белән ул янә безне үзенә әсир итә. Янәшәдә дусты, танылган баянчы Редик Фәсхетдинов йөгерек бармаклары белән гармунын сайрата. Әнә туган авылы һәм табигать күренешләре, урамнар, йортлар күренеп кала. Ә моң агыла да агыла, ул күңелләргә үтеп керә, хисләрне уята, җанга ләззәт-рәхәтлек бирә, шатлык-сагыш өсти.
Кичәне алып баручы район мәдәният йортының халык иҗаты буенча методисты Луиза Ишмо-ратова Илфак Смаковның тормыш юлын, аның кайбер мизгелләрен искә төшереп үтә. Илфак – сугыш чоры баласы, башкалар кебек дәһшәтле елларның бөтен авырлыгын үз башыннан кичерә. Әтисе Мөҗип ага Бөек Ватан сугышында һәлак була. Әнисе Хәдичә апа өч бала белән торып кала. Сугыш бара, ачлык, хәерчелек, ә яшәргә кирәк. Бөек Җиңү яулангач, тыныч тормыш башлана. Әнә шулай, авыр еллар бер-бер артлы үтә тора. Ятимлек ачысын татып үскән Илфак яшьтән үк башка туганнары кебек җыр-моңга әвәс була. Ятим бала моңлы була, диләр бит. Башлангыч сыйныфларда укып йөргәндә беренче тапкыр сәхнәгә чыгып җырлый. Авылда җидееллык мәктәптән соң Чакмагыш урта мәктәбендә белем ала. Монда аның табигый сәләте ачылганнан-ачыла бара. Унынчы сыйныфны тәмамлаган җәйдә ВЛКСМның 40 еллыгына багышлап үткәрелгән үзешчән сәнгать осталарының республика конкурсында катнашып, Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Яшь егетнең талантын нәкъ шунда күрәләр дә инде. Аның көчле, матур тембрлы тавышы музыка белгечләрендә соклану уята. Зур сәхнә юлы әнә шуннан башланып китә. Урта белем турында кулына аттестация алгач, аны Уфа сәнгать училищесына ча-кыралар. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, ул вокал бүлегенә укырга керә. Яшь җырчы педагог Миләүшә Мортазинадан дәресләр ала, һөнәри осталык серләренә өйрәнә.
Тынгысыз сәхнә тормышы башлана. Башкортстан дәүләт филармониясе җырчысы Илфак Смаков тәүге еллардан ук филармониядә аб-руй казана, иң мөһиме – халык ихтирамын яулый. Бу җимешле иҗат, сәхнә тормышы 30 ел дәвам итә. Ул республика шәһәр-авылларында, илнең төрле төбәкләрендә кон-цертлар белән еш чыгыш ясый, та-машачыларның алкышларына лаек була. Бик күп конкурсларда җиңеп чыга. Башкортстан радиосы аша җырлары еш яңгырый, телевидениедә дә аның иҗатына багышлап тап-шырулар оештырыла.Тормыш иптәше Асия Смакова белән дә вокал дуэтларын башкарып, кешеләргә күңел бәйрәмнәре бүләк итәләр. Ул яшь талантларны ачу буенча да күп көчен сала, аларның остазы булып исәпләнә. Талантлы якташыбызның иҗаты югары бәһаланды: 1978 елда аңа “Башкортстан АССРының атказанган артисты”, 1985 елда “БАССРның халык артисты”, 1989 елда “Русия Федерациясенең атказанган артисты” дигән мактаулы исемнәр бирелде.
Кичә барышында Рапат авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Фаил Ишморатов, муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Крюков, авылның хөрмәтле кешеләре, хезмәт ветераннары Марат Гыйләҗев, Ка-мил Мурасов, Рәсимә Ильясова, Рева Шәйморатова, Гөлфирә Зәйнетдинова, Чакмагыштан Ирек Умырбаев, Фәния Смакова, Гали Сакаев чыгыш ясады. Илфак Смаковның сыйныфташлары, иң якын дуслары, авылдашлары, туган-тумачалары аның балачагы, мәктәп, үсмер еллары, иҗат юлы, тормышының якты истәлекләре белән уртаклаштылар, кызыклы вакыйгаларны хәтерләп сөйләделәр.
Әйе, хатирәләр күп, заман-дашымның бай иҗаты, республикабызның җыр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше, сәнгатькә би-релгәнлеге, матур кешелек сыйфатлары турында тәфсилләп күп язарга булыр иде. Шуны гына әйтәм: чыгыш ясаучылар, авылдашының биек үрләргә менеп зур дәрәҗәле исемнәргә ия булса да, үтә дә тыйнак, гади, сабыр, эчкерсез, кечелекле, горур кеше булуын билгеләп үттеләр, аңа багышлап язылган шигырь-ләр сөйләделәр. Ул үз иленә, үз халкына тугры хезмәт итте, сәхнә йолдызы булуы белән мактанмады, авылдашларын һәрчак хөрмәтләп яшәде. Шуңа күрә үзен дә тирән хөрмәт иттеләр.
Сәхнәгә чыгып сөйләүчеләр Илфак Смаковның сандугач кебек таң калырлык моңлы итеп сайрый белүе Ходайдан бирелгән булуы, иҗатында халык рухы, милли моң чагылуы, ә җырлары халыктан алынганлыгы, шундый талант иясе белән (ә андый бөек җырчылар гасырга бер генә туа, диләр) бер дәвердә яшәвенә бәхетле булулары, якташы белән горурланулары турында әйттеләр. Әлбәттә, чын күңелдән әйтелгән бу сүзләрдә дөреслек ята.
Ә бүген аның җырларын авыл-дашлары, якташлары дәвам итә. Менә бу кичәдә дә җыр-моң осталары остазының җырларын ишеттереп күңелләрне күтәрделәр. Авылдашлары Гөлназ Сәлимова белән Роберт Нәбиуллин, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Фәүдәт Гыйләҗев һәм Илнур Газизов, Гүзәл Табишева, Фәрит Шәйхетдинов, Нәфисә Әшәрәпова, Ирек Умырбаев, район мәдәният йорты вокал ансамбле коллективы Илфак абыйның репертуарына кергән җырларны башкардылар. Кичәне музыкаль яктан Рудин Бәдретдинов, Фидрат Бикмөхәммәтов, Урал Гатауллин бизәде. Ләйсән Латыйпова гаилә архивыннан алынган фото-рәсемнәрдән эчтәлекле презентация әзерләгән.
Кичәнең ахырына якынлашканда яраткан җырчыбызның хәләл җефете Асия Вафир кызы Смакова чыгыш ясады. Ул берничә җыр баш-карганнан соң Илфак Смаков истәлегенә багышлап истә калырлык хәтер кичәсен оештырган һәм үткәргән рапатлыларга, мәдәният хезмәткәрләренә, җитәкчеләргә, барлык район халкына күңел түреннән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аннары муниципаль район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Фазлыев, матур теләкләр теләп, Асия ханымга чәчәкләр гөлләмәсе бүләк итте. Соңыннан авылның имам-хатибы Марат Ильясов Илфак Смаков истәлегенә багышлап Коръән аятьләре укыды.
Рапатлыларга әйтелгән рәхмәт сүзләренә мин дә кушылам. Алар Чакмагыш туфрагында туып үскән халкыбызның йөзек кашы булырлык шәхесне онытмыйлар, һәрвакыт сагынып искә алалар. Бу авылда моң сөюче кешеләр, аның иҗатына тугры калучы яшьләр күп, алар аның җырларын башкаралар һәм шул рәвешле рухыбызны саектырмас өчен зур тырышлык салалар. Авылда мәдәният тормышы кайнап тора. Үзешчәннәре район смотрларында актив катнашып, уңышлар яулыйлар. Узган елда, мәсәлән, район фестивале лауреаты булдылар. Авыл мәдәният йорты бөек җырчыбыз исемен йөртә. Аның хөрмәтенә районда җыр конкурслары уздырыла. Әле авылда Илфак Мөҗип улы хөрмәтенә музей ачарга әзерлек бара, материаллар туплана. Булачак музей материалларының кайберләре (фоторәсемнәре, аның турында гәзит-журналларда, китапларда язылган мәкаләләр, авылдашларының ис-тәлекләре һәм башкалар) авыл мәдәният йорты фойесына стендларга урнаштырылган иде. Уфада якташыбызга багышлап саллы гына китап басылып чыгачак, әлеге вакытта моңа әзерлек бара. Моң патшасы булып танылган Илфак Смаковның бай мирасы, җырында җырланган җиз кыңгыраулы моңнары, якты образы, төз, матур сыны, ягымлы йөзе безнең күңелләрдә мәңге сакланыр. Әйе, йолдыз кебек янып-балкып, дөньябызны нур чәчеп яктыртып яшәгән кешеләр халык хәтереннән чыкмый ул.

Әзерләде: Рәшит Вахитов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: