» » Иң яхшы матбугат хезмәткәрләре – безнең арада

Иң яхшы матбугат хезмәткәрләре – безнең арада

15-01-2015, 12:24 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 591 | Комм.: 1
Иң яхшы матбугат хезмәткәрләре – безнең арада
13 гыйнварда республика башкаласында “Башинформ” агентлыгының Конференц-холлында Русия матбугаты көненә багышлап үткәрелгән чарада 2014 ел йомгаклары буенча республика киңкүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы да үтте.
–Минем республика журналистларына һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары продукциясен аларны укучыларга җиткерү процессын тәэмин итүче барлык нәшер итүчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бердәм тырышлык һәм командада бердәм эшләү нәтиҗәсендә без республикада район, шәһәр, балалар һәм яшьләр, республика һәм язучы-шагыйрьләрнең әсәрләрен нәшер итүче матбугат басмаларын саклап кала алдык, – дип ассызыклады Башкортстан Республикасының матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Николаевич Мелкоедов. Бу көнне котлау сүзләре журналистлар, нәшрият хезмәткәрләре, типография, редакция структуралары, мәгълүмат агентлыклары, радио- һәм телекомпанияләр хезмәткәрләре өчен аеруча күп яңгырады. Чараны алып баручы халык артисты Фирдәт Галиев яңа туган 2015 елның Әдәбият елы дип игълан ителүе матбугат өлкәсендә эшләүчеләр өчен аеруча зур әһәмияткә ия булуын, ә әдәбиятчы белән журналист арасындагы чикнең күп очракта бары тик шартлы гына булуын билгеләде.
Республика матбугат чаралары арасында биш елдан артык тотрык-лы рәвештә үзен-үзе тулысынча финанслау тәртибендә зур уңышлар яулап үсешә баручы “Чакмагыш мәгълүмат үзәге” редакция-нәшрият комплексы дәүләт унитар предприятиесе коллективы өчен бу чара аеруча уңышлы һәм шатлыклы булды. Әлеге тантаналы җыелышта безнең район вәкилләре өч тапкыр бүләкләнде. Тәүдә оешмабызның директоры (баш мөхәррире) ФӘНИС ФИДАН УЛЫ ӘМИРХАНОВка озак еллар дәвамындагы нәтиҗәле хезмәте һәм югары һөнәри осталыгы өчен Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Артабан республиканың барлык вакытлы матбугат басмалары арасында игълан ителгән сәламәт яшәү рәвеше темасын иң яхшы яктыртуга багышланган республика конкурсының “Шәһәр, район һәм берләштерелгән киңкүләм мәгълүмат чараларында теманы яктырту буенча эшне иң яхшы оештыру” номинациясендә призлы III урынны яулаган өчен безнең коллективка Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы Дипломы тапшырылды.
Шулай ук социаль реклама иҗат итүчеләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркоманияне профилактикалау өлкәсендә иң яхшы язманы ачыклау максаты белән игълан ителгән республика конкурсында муниципаль районның рәсми сайты администраторы СВЕТЛАНА ФЛАРИС КЫЗЫ ШАКИРОВА да өч җиңүченең берсе булды (урыннар билгеләнмәгән).
Әдәбият елының безнең коллектив өчен көтелмәгәнчә уңышлы башлануы аның артабан да шулай дәвам итәчәгенә ныклы ышаныч өсти, гәзитебезне яратып укыган, басмабызга тугрылыклы абунәчеләребезне тагын да укымлы, файдалы һәм мәгълүматка бай язмаларыбыз белән сөендерер өчен илһамланып иҗат итәргә этәрә.

Әзерләде: Рәзилә Арсланова.

Похожие новости:

Халит (Гости) 20 гыйнвар 2015 17:22

Комментариев: 0 | Публикаций: 0 | Статус:

Аватарка
Котлыйбыз! Яңадан - яңа иҗади уңышлар телибез!!!

Цитата

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: