Иртәгәге көнгә ышаныч белән!
1-01-2015, 14:24 | Котлаулар | Просмотров: 670 | Комм.: 0
Хөрмәтле райондашлар, кадерле якташлар!
Иске елны озатып, киләчәккә зур өметләр баглап Яңа елга аяк бастык. Яңа ел алдыннан үткәнне барлап, эшләребезгә анализ ясыйбыз, киләчәккә планнар билгелибез.
2014 ел безнең район өчен уңышлы булды, дип ныклы әйтә алабыз. Ел дәвамында социаль-икътисадый, рухи-мәдәни өлкәләрдә зур күләмле һәм әһәмиятле эшләр башкарылды. Авыл хуҗалыгы тармагы тотрыклы үсеш юлыннан бара. Катлаулы һава шартларында эшләүгә карамастан, районыбыз быел да басучылыкта яхшы күрсәткечләргә иреште. Республика караваенда Чакмагыш игене өлеше гомум җыем исәбендә — икенче, ә һәр гектардан уңыш алу буенча беренче урынга чыктык. Барлыгы 158,9 мең тонна ашлык җитештерелде, бөртекле һәм кузаклы культураларның гектар көче 32,3әр центнер тәшкил итте, ягъни элекке ел белән чагыштырганда 19,8 процентка артык булды. «Базы», «Герой», «Заря», «Победа» кооперативларында, җаваплылыгы чикләнгән «Байбулат» җәмгыятендә күрсәткечләр тагын да югары. Шикәр чөгендере һәр гектардан 302,5 центнер уңыш бирде, барлыгы 67,5 мең тонна татлы тамыр җыеп алынды.
Терлекчеләребезнең фидакарьлеге дә зур хөрмәткә лаек. Сөт җитештерү һәм һәр сыердан уртача савым буенча республикада алдынгы урыннарда барабыз.
Без авыл хуҗалыгының барлык тармакларында да хезмәт салучы якташларыбыз белән горурланабыз. Фидакарьлекнең нәтиҗәсе куанычлы: 2014 елда да безнең район авыл хуҗалыгының продукциясе җитештерүдә югары күрсәткечләргә ирешкән өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Дипломына лаек булды.
Үткән елда районның сәнәгать предприятиеләре, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, социаль өлкәләрдә эшләүче учреждениеләр һәм башка оешма-предприятиеләр тотрык-лы эшләде, халыкның имин тормышын тәэмин итте. Халыкка сәүдә хезмәте күрсәтү дәрәҗәсе сизелерлек күтәрелде, яңа магазиннар ачылды. Бу оешма-учреждениеләрнең һәркайсында анда эшләүчеләр өчен хезмәт шартлары, матди база сизелерлек яхшырды. Байтак яңа кадрлар эшкә кайтты. Авылларда төзелешләр, төзекләндерү, яшәгән җиребезне матурлау, заманча уңайлыклар булдыру буенча эшләр ел әйләсенә дәвам итә.
2014 ел Русиядә һәм Башкортстан Республикасында Мәдәният елы буларак билгеләнде. Мәдәният учреждениеләрендә шушы уңайдан күп төрле чаралар оештырылды, аларга күп халык җәлеп ителде. Быел Яңа Мортазада клуб төзелеп файдалануга тапшырылуы авыл халкы тормышында зур вакыйга булды.
Спортта ирешкәннәребез дә горурланырлык. Ел дәвамында күп төрле ярышлар үткәрелде, районда яшәүчеләрнең күпчелеге спортка җәлеп ителде. Ә аерым спортчыларыбыз төрле дәрәҗәдәге ярышларда җиңү яулап, районыбызның данын ил, дөнья күләмендә тараттылар. Киләчәктә дә бездә спортны үстерү, халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү буенча эшләр игътибар үзәгендә торачак.
2014 елда булган сәяси вакыйгалар арасында вакытын алда Башкортстан Республикасы Президентын сайлау аеруча мөһим урынны алып торды. Республика халкы Рөстәм Зәки улы Хәмитовка зур ышаныч күрсәтте. Хәзер яхшы башлангычлар гамәлгә ашырыла. Июль аенда башкалабыз Уфада халыкара дәрәҗәдә үтәчәк ШОС һәм БРИКС саммитларына әзерлек буенча зур эшләр башкарыла. Сентябрьдә урындагы үзидарәлек органнарны булган авыл Советларына депутатлар сайлау үтәчәк.
Бүген без изге теләкләр, ихлас котлаулар белән Яңа елга аяк басабыз. Яңа ел безгә яңа башлангычлар, яңартулар, яңа казанышлар алып килсен. Күмәк көч яу кайтара, диләр. Тормышыбызда килеп туган авырлыкларны, каты сынауларны бергәләшеп җиңеп, алда торган зур бурычларны оешкан төстә, дәррәү, бердәм аткарып чыгарбыз, дип өметләнәм. Моның өчен бездә теләк тә, белемле, яхшы әзерлекле кадр-ларыбыз да, матди база да бар һәм шул рәвешле сөекле Башкортстаныбыз һәм бөек Русиянең тотрыклы үсешен тәэмин итүгә лаеклы өлеш кертербез дип ышанам!
Кадерле ватандашлар!
Сезне Яңа 2015 ел белән чын күңелдән котлыйм! Яңа ел һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, йортыгызга, гаиләгезгә бәхет-сөенечләр, яңа уңышлар, яңа ачышлар, иминлек, мул, җитеш тормыш, яхшы кәеф алып килсен. Тылсымлы һәм могҗизалы Яңа ел төнендә әйтелгән теләк-максатларыгыз гамәлгә ашсын,гаиләләрегез ныклы булсын. Яңа елны изге гамәлләр белән бизик. Аның һәр көне файдалы үтсен, яхшы хәбәрләр, шатлык-куанычлар гына китерсен. Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар!
Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.
муниципаль район хакимияте башлыгы.
Похожие новости:
-
01.01.2015: Төрлесеннән
Уңышлар алып килде бу ел…
-
25.12.2014: Спорт
Лига тарихында беренче тапкыр зур җиңүгә ирештек
-
23.12.2014: Район яңалыклары
Сыйрышбашта – модельле китапханә
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен