Русия көне белән, хөрмәтле райондашлар!
11-06-2015, 12:14 | Котлаулар | Просмотров: 636 | Комм.: 0
Халыкларыбызны берләштерүче бәйрәм
Хөрмәтле райондашлар!
Иртәгә илебез халкы Русия көнен бәйрәм итә. 1990 елның 12 июнендә Русия Совет Социалистик Федератив Республикасы халык депутатларының беренче съезды Русия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Деклорация кабул иткән иде. Русия бәйсезлек, мөстәкыйльлек алып, демократик хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты, иҗтимагый тормышын федерализм принциплары нигезендә оештырды.
Үткән 25 ел – меңәр еллык бай һәм данлы тарихлы Русиябез өчен чагыштырмача аз вакыт. Шушы чирек гасыр дәвамында Русия Федерациясе үзенең дәүләтчелек нигезләрен төзеп, зур юл үтте, дөньякүләм танылу яулады, абруй казанды.
Барыбызга да уртак Ватаныбыз булган Русия – һәммәбез өчен дә бер җир, бер язмыш, бер үк тамырлар да. Төрле чорларда Ватаныбызга бәреп кергән чит ил баскынчыларына бөтен милләт вәкилләре дә бердәм каршы чыгып, зур батырлыклар күрсәтеп, явыз дошманнарын җиңүгә ирешеп килде. Тыныч тормышта да Русия халкы ирешкәннәр бөтен дөнья халкына өлге булып тора. Бүген дә цивилизацияле һәм демократик-хокукый дәүләт төзү, икътисадны, социаль һәм рухи-мәдәни өлкәләрне үстерү, яшәешебезнең сыйфатын яхшырту җәһәтендә күп эшләнелә. Куәтле Кораллы Көчләребез илебез чикләрен, дәүләтебез мәнфәгатьләрен ышанычлы саклау чарасы булып кала. Без илебезнең бөрбөтенлеген, тотрыклылыгын саклау, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык-татулык, бердәмлекне артабан ныгыту өчен барысын да эшләргә бурычлыбыз. Үзара тату, аңлашып-килешеп яшәү, тыгыз хезмәттәшлек итү, Ватаныбызга чиксез бирелгәнлек, илебез, якты киләчәк өчен даими хәстәрлек тою, фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтү шартларында иминлектә прогресс юлыннан алга баруыбызның дәлиле булып тора.
Хөрмәтле якташларым! Һәммәгезне дә төрле милләт халыкларын бергә туплаучы һәм рухи берләштерүче шушы иң зур дәүләт бәйрәме – Русия көне белән ихлас котлыйм! Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, якты өмет-ышанычлар, Ватаныбыз мәнфәгатьләре хакына хезмәтегездә зур уңышлар яулавыгызны телим.
Риф Йосыпов,
муниципаль район хакимияте башлыгы.
муниципаль район хакимияте башлыгы.
Похожие новости:
-
14.03.2015: Район яңалыклары
Сугыш һәм тыл ветераннарына – юбилей медальләре
-
28.02.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы
-
07.02.2015: Җәмгыять тормышы
Көрчеккә каршы – бергәләп!
-
01.01.2015: Котлаулар
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!
-
16.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Русия Президенты котлавы тапшырылды