» » Көрчеккә каршы – бергәләп!

Көрчеккә каршы – бергәләп!

7-02-2015, 10:19 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 472 | Комм.: 0
3 февральдә Башкортстанга Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведевның эш сәфәре белән килүе зур вакыйга булды.
Ул социаль сәясәтнең мөһим өлеше булган саулык саклау өлкәсендә кризиска каршы чараларга багышлап киңәшмә үткәрде. Әлеге чарада Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары О.Голодец, Президентның Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле М.Бабич, РФ Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры М.Топилин, “Роснано” җәмгыяте рәисе А.Чубайс, федераль дәүләт власте органнары вәкилләре, төбәк башлыклары, профильле предприятиеләр, берлекләр һәм ассоциацияләр җитәкчеләре катнашты. Д.Медведев узган елның мартында Уфада ачылган позитрон-эмиссион һәм компьютер томографиясе ярдәмендә диагностикалау үзәге белән танышты һәм аңа югары бәһа бирде. Бу заман техникасы онкологик, кардиологик һәм неврологик авыруларны ачыклый. Әлеге медицина үзәген төзү өчен 956 миллион сум чамасы инвестиция җәлеп ителгән. Ун ай эчендә үзәк 3 меңнән артык авыруны кабул иткән дә инде.
Арытабан Д.Медведев Пенсия фондының яңа электрон сервислары белән танышты. Хөкүмәт Рәисе игътибарына агымдагы ел башыннан гамәлгә кергән “Страховкаланучының шәхси кабинеты” тәкъдим ителде. Шулай ук рәсми делегация клиентлар залындагы илебездә җитештерелгән яңа корылманы карады. Килүчеләрне хезмәтләндерүче терминал яңа Русия технологияләре буенча эшләнгән. Импорт товарларын үзебездә җитештерелгәннәре белән алыштыру чорында бу аеруча мөһим.
Юл уңаенда Хөкүмәт Премьер-ми-нистры “Башфармация” предприятиесенең даруханә челтәрендәге Уфа даруханәләрнең берсенә кереп, дару препаратлары белән танышты һәм сатып алучылар белән аралашты.
– Дарулар белән ил күләмендә, шул исәптән сезнең республикада, килеп туган хәлне тикшереп, халыкка ярдәм итү мөмкинлеген уйлаячакбыз, – диде Дмитрий Медведев. Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов белән эшлекле очрашуда Русия Хөкүмәте рәисе төбәктә икътисади хәл, хезмәт базары торышы белән кызыксынды. Республикада социаль өлкәдә ирешелгән казанышларга югары бәһа бирде.
Көннең икенче яртысында Русия Хөкүмәте җитәкчесе Д.Медведев илдә сәламәтлек саклау өлкәсендә кризиска каршы беренче чираттагы чаралар буенча киңәшмә үткәрде. Шушы көннәрдә Русия Хөкүмәте кризиска каршы программа кабул иткән иде. Дмитрий Анатольевич сүзне шуңа бәйләп баш-лады. Эшлекле сөйләшү барышында сәламәтлек саклау, сәнәгать һәм сәүдә министрлыклары вәкилләре, башка төбәк башлыкларының чыгышлары да тыңланды. Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларыннан күренүенчә, быел халыкка бушлай медицина ярдәме күрсәтү буенча Дәүләт гарантияләре программасы күләме үткән ел белән чагыштырганда 300 миллиард сумга күбрәк тәшкил итә. Мотлак меди-цина страховкалавы фондының да гомум керем күләмен 392,2 миллиард сумга арттыру күзаллана. Җан башына финанслау да үткән елларга караганда берничә процентка үсәчәк.
–Халыкны дарулар белән тәэмин итүне контрольдә тотуга һәм чит илдән медицина препаратлары сатып алганда валютаның тотрыксызлыгыннан арткан чыгымнарны каплауга Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгына 16 миллиард сум бүленде. Моннан тыш, яшәү өчен кирәкле мөһим дарулар исемлеге киңәйтелде, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗга чит илдән дарулар сатып алу чикләнде, – диде Д.Медведев үзенең чыгышында.
Икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүгә, шул исәптән медицина системасын камилләштерү исәбенә социаль тот-рыклылыкка ирешүгә кагылышлы тәкъдим-киңәшләр “Бердәм Русия” сәяси партиясенең Башкортстан бүлекчәсе вәкилләре белән булган очрашуда да әйтелде. Анда Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе К.Толкачев югары кунакны “Бердәм Русия” партиясенең төбәк эшчәнлеге белән таныштырды. Д.Медеведев партия әгъзалары белән көнүзәк проблемалар буенча ачыктан-ачык сөйләшүләрдә катнашты, сорауларга җавап бирде.

Әзерләде: Рәшит Вахитов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: