Победалыларның ышанычлы адымнары
10-02-2015, 10:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 554 | Комм.: 0
Узган атнада Каразирек авылы мәдәният йортында “Победа” кооператив-колхозының хисап-сайлау җыелышы үткәрелде.
Анда муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов, аның беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев, Тозлыкуш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова катнашты.
Тәүдә төрле сәбәпләр белән кооператив әгъзалыгыннан чыгучыларның гаризалары канәгатьләндерелде, хуҗалыкка яңа әгъзалар кабул ителде. Аннары кооператив-колхоз идарәсе рәисе Рәсүл Гата улы Фәйрузов узган хуҗалык елында башкарылганнар турында хисап тотты. Хисап докладында күмәк хуҗалык икътисадына кагылышлы бик күп саннар, тәгаен мисаллар китерелде. Иң элек үсемлекчелек тармагына анализ ясалды.
“Победа” кооператив-колхозының авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләре 5286 гектарны били, шуның 3908 гектары – сөренте, 1378 гектары печәнлек һәм көтүлек җирләре. Бөртекле культуралар 1900 гектарда игелеп, барлыгы 5803 центнер тулаем ашлык җыеп алынган. Гектар куәте 30,5 центнер, бөртек җитештерүнең рентабельлелеге 31 процент тәшкил итте. Элекке ел белән чагыштырганда ашлык җитештерү 8891 центнерга арткан. Үсеш шактый. 2013 елда бөртеклеләрнең гектар куәте 24,6 центнер, рентабельлелек 25 процент булган иде. Ашлык сатудан колхоз кассасына 9,8 миллион сум акча керә. Бу үсемлекчелек тармагы продукциясен сатудан кергән акчаның 45,5 процентын тәшкил итә. 200 гектарда көнбагыш чәчелгән, аннан 4118 центнер майлы орлык җыеп алынган. һәр гектардан алынган уртача уңыш 20,6 центнер, рентабельлелек 61 процент. Бу үсемлекчелек тармагыннан кергән табышның 18 процентын тәшкил итә. Гомумән, бу хуҗалыкта көнбагышны үстерә беләләр, ел саен югары уңыш алалар. 2013 елда тагын да югарырак – 22,9ар центнер уңыш җыеп алынган иде. Шикәр чөгендере 70 гектар мәйданда игелде, гектар көче 318,3 центнер булды. Барлыгы 22280 центнер татлы тамыр җыеп алынды һәм шикәр заводына озатылды. “Шикәр чөгендере тапшырганга хуҗалыкка 150 тонна шикәр комы кайтарылган. Шикәр чөгендере игү зур файда китергән, шикәр комы сатудан колхоз кассасына 6,8 миллион сум акча керде, бу үсемлекчелек тармагыннан кергән табышның 31,7 процентын тәшкил итә”, – дип билгеләп үтте докладчы. Мал азыгы культуралары 1638 гектарда үстерелеп, мул уңыш җыеп алына. Һәр шартлы малга исәпләгәндә 49,7 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән.
Терлекчелек өлкәсендә ирешелгән-нәр дә мактауга лаек. Үсеш сизелерлек. Барлыгы 13600 центнер сөт җитештерелде, бу 2013 елга караганда 111 процентка (12208 центнерга) артык. Һәр сыерга исәпләгәндә уртача 3696 килограмм сөт савып алына. (Узган елда ул 3317 килограмм иде). 12175 центнер продукция сатылган, майлылыгы 3,82 процент, шул исәптән югары сортлысы 9262 центнер, ягъни гомум сөтнең 76 процентын тәшкил итә. Беренче сортлы – 22, икенче сортлы 1 процент. Сөт сатудан хуҗалыкка 21,2 миллион сум акча кергән. Бу авыл хуҗалыгы продукциясен сатып кергән акчаның 40 процентын тәшкил итә. 1 литр сөтнең хакы 17,4 сумга төшә. Сөт җитештереп 4,8 миллион сум саф табыш алына. Рентабельлелек — 29,7 процент (2013 елда ул 19 процент булган, 2,5 миллион сум саф табыш алынган).
Хуҗалыкта барлыгы тере авырлыкта исәпләгәндә 1238 центнер ит җитештерелгән. Ит җитештерү элекке елга караганда 10 процентка кимегән. Һәр баш малдан алынган тәүлеклек артым 754 грамм. Бу да район буенча уртача артымга карата 116,7 процент. Ит сатудан колхоз кассасына 9,5 миллион сум кергән. Шул исәптән 2,5 миллион сумлык токымлы таналар сатылды. Кабул итү пунктларына озатылган һәр сыер малының уртача авырлыгы 511 килограммга җитте. Гомумән алганда, узган елда малчылык һәм игенчелек продуктларын җитештереп сатудан 52,8 миллион сум табыш алына. Бу күрсәткеч 2013 елда – 42,9 млн., 2012 елда 35,3 миллион сум булган. Җитештерелгән продуктларны сатканнан кергән табышның 40,5 проценты сөт сатудан, 19 проценты бөртекле культуралар, 18,1 проценты ит, 13 проценты шикәр чөгендере, 7,4 проценты көнбагыш сатудан алынган. Барлык кергән акчаның 59 проценты малчылык, 41 проценты үсемлекчелек продуктларына туры килә. 2014 елда авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдән колхоз 9,1 миллион сум табыш алган.
Барлыгы 12,9 млн сум дәүләт субсидиясе юллап алынды. Шул субсидия һәм башка керемнәр белән исәпләгәндә колхоз буенча чиста саф табыш 13,6 миллион сум, рентабельлелек 31,2 процент тәшкил итте (узган елда 22 процент иде).
– Алга куелган төп бурычыбыз – авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүне бермә-бер арттыру, бу җәһәттән чыгымнарны киметү юлларын нәтиҗәлерәк файдалану. Безнең халык элек-электән авырлык-ларны бергәләп үткәргән, без дә моннан тайпылмаячакбыз, һәрбер колхозчы, ул гади хезмәткәрме, белгеч яки җитәкчеме, иңгә-иң терәшеп, икътисадый һәм социал авырлыкларны бергәләп ерып чыгарбыз, дип ышанам. Тырышыбрак эшләр өчен бездә бөтен мөмкинлекләр дә бар, булган җитештерү куәтләрен нәтиҗәлерәк файдалансак, һичшиксез, югарырак күрсәткечләргә дә ирешергә мөмкин, – дип тәмамлады.
Хуҗалык рәисенең чыгышын күзәтчелек итү советы рәисе Рәсимә Рәис кызы Зарипова тулыландырды. Ул икътисадый-финанс күрсәткечләр, коллектив килешүнең үтәлеше, матди һәм мораль дәртләндерү чаралары, хезмәтчәннәрнең хезмәт һәм ял шартлары турында тәгаен саннар һәм мисаллар китереп сөйләде, алдагы хуҗалык елына билгеләп-җитештерү планнары белән таныштырды. Быелдан башлап юбилярларны бүләкләү, бәби туган гаиләләрне акчалата дәртләндерү кертеләчәге турында да әйтте.
Доклад буенча фикер алышуларда хуҗалыкның баш инженеры Илдар Вәгыйз улы Миңлегалиев, Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова катнашты.
Муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев чыгыш ясап, победалыларның узган хуҗалык елында ирешкәннәренә югары бәһа бирде. Аеруча соңгы өч елда икътисадый үсешнең сизелерлек булуын, алга таба ныклы адым ясалуын билгеләде. Хуҗалыкта сатарга зур гына күләмдә ашлык булуы да колхоз кассасына акча кертәчәк. Техника паркының шактый яңартылуы, заманча авыл хуҗалыгы машиналарының сатып алынуы да мактауга лаек. Аннары үзара ярышучы күрше җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” исемендәге җәмгыять рәисе Мөдәрис Хәмәтҗан улы Гафаров чыгыш ясады. Ул водитель Шамил Галиев белән механизатор Әгъләм Әхмәтовка акчалата бүләкләр тапшырды, победалыларга агымдагы елда да яңа хезмәт уңышлары теләде.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов үзенең чыгышында районыбызның аграр тармагында эшләүчеләрнең республика икътисадына керткән зур өлешен билгеләде, дөньяда, илдә, республикабыздагы бүгенге хәлләр белән кыскача таныштырды, Русия Хөкүмәтенең икътисадый кризиска каршы көрәш чаралары турында әйтеп үтте. Русия Хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевның күптән түгел башкалабыз Уфада булуы, “Бердәм Русия” сәяси партиясенең республика бүлеге әгъзалары белән үткән очрашудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты. Быел илдә май аенда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы, июль аенда безнең районда республика әһәмиятендәге Басу көне үткәреләчәге, августта районыбыз оештырылуга 85 ел тулу билгеләп үтеләчәге турында да искә төшерде. Ул “Победа” кооператив-колхозы әгъзаларына агымдагы елда да тынгысыз һәм авыр хезмәтләрендә авырлыкларны кыю җиңеп, тотрыклы үсеш саклап алга баруны дәвам итәргә, алга куелган зур бурычларны үтәүдә зур уңышларга ирешүләрен теләде.
Көн тәртибенә сайлаулар мәсьәләсе дә куелган иде. Тәүдә кооператив-колхоз идарәсе әгъзалары, аннары идарә рәисе сайланды. Рәсүл Гата улы Фәйрузов бертавыштан янә идарә рәисе итеп сайланды.

Әзерләде: Рәшит Вахитов.
Похожие новости:
-
07.02.2015: Җәмгыять тормышы
Көрчеккә каршы – бергәләп!
-
05.02.2015: Район яңалыклары
Ирешелгәннәрдән чигенүләр юк
-
28.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Бүген кичәгедән яхшырак эшләргә!
-
01.01.2015: Котлаулар
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!
-
20.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Бәяләрне йөгәнләп булырмы?