» » Бүген кичәгедән яхшырак эшләргә!

Бүген кичәгедән яхшырак эшләргә!

28-01-2015, 13:11 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 569 | Комм.: 0
Районның крәстиян-фермер хуҗалыклары 2014 елда ничек эшләгән, нинди күрсәткечләргә ирешкән, хәл ителмәгән проблемалар бармы, агымдагы хуҗалык елына планнар ничек – шушы һәм башка сорауларга җавап бирү максатында эшкуарлар еллык хисап җыелышына җыелдылар. Ул үткән шимбәдә муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында үтте.
Тәүдә крәстиян-фермер хуҗалыклары берлеге рәисе Фәрит Латыйпов узган елда башкарылган эшләр турында хисап доклады белән чыкты.
– Бүгенге көндә безнең районда актив эшчәнлек иткән 57 крәстиян-фермер хуҗалыклары исәпләнә, аларга барлыгы 3618 гектар җир беркетелгән, – дип башлады чыгышын Фәрит Фәтыйх улы. – Узган елда язгы кыр эшләре бик оешкан төстә һәм үзбиеклегендә башкарылды. Тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары үзвакытында ремонтланып, ныклы әзерлек сызыгына куелган иде, шуңа да алар эш вакытында сынатмадылар. Шулай ук чәчү орлыклары да үзвакытында кондициягә җиткерелде, агуланды. Минераль ашламалар кертү дә тиешле дәрәҗәдә булды.
Безнең крәстиян-фермер хуҗалык-лары үзара килешеп, бер-берсенә ярдәм-ләшеп эшлиләр һәм дус-тату яшиләр, шуңа күрә эшләре дә әйбәт бара. Былтыр барлыгы 2239 гектарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар игелде. Шул исәптән бодай – 1048 гектарда, арпа – 985, карабодай – 109, солы – 40, борчак – 2, арыш 55 гектарда чәчелде. Үсентеләр бик яхшы шытып чыкса да, озакка сузылган корылык нәтиҗәсендә шактый үсеп киткәч зур зыян килде, аларның торышы бик күпкә начарайды.
Әмма һава шартлары уңайсыз ки-лүенә карамастан, 55211 центнер тулаем уңыш (эшкәртелгәннән соң) җыеп алынды. Уртача алганда гектар көче 24,7 центнер тәшкил итте. Районның күмәк хуҗалыкларында ул 29,9 центнер булды, бу җәһәттән без бераз артта калабыз. Киләчәктә аңа тиңләшү өчен безгә тагын да тырышырга кирәк, моның өчен бездә файдаланылмаган резервлар җитәрлек.
Ашлык җитештерү буенча иң югары күрсәткечкә крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Рабис Габдиев иреште: тулаем җыем күләме 4752 центнерга җитте. Радик Хаҗиев – 3240, “Чулпан” хуҗалыгы – 3165, Таһирҗан Рафыйков – 2754, “Мостафа” – 2735, “Урал” – 2550, “Салкын чишмә” – 2340, Эльвир Камалов – 2100, Тимерҗан Хәсәнов – 2047, Салават Нургалиев 1850 центнер ашлык җыеп алды. 17 крәстиян-фермер хуҗалыгында барлыгы 517 гектарда шикәр чөгендере үстерелде. Ләкин көтелгән уңыш алынмады. Крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Лүзә Ти-мерханова бу өлкәдә башкаларга үрнәк күрсәтте: 40 гектардан зачет авырлыгында барлыгы 1719 тонна баллы тамыр җыеп алды, һәр гектардан алынган уңыш 430 гектар тәшкил итте.
Шикәр чөгендере үстерү һәм җыеп алу никадәр зур чыгымнар, мәшәкатьләр һәм хезмәт таләп итсә дә, барыбер эш нәтиҗәсе файдалы булып кала. Ра-евка шикәр заводына былтыр барлыгы 10411 тонна зачет авырлыгында шикәр чөгендере тапшырылды. Шулай итеп, шикәр чөгендеренең уртача уңышы зачет авырлыгында 218 центнер тәшкил итте. Ә 2013 елда бу күрсәткеч 319 центнер иде. Күрсәткеч түбәнрәк булса да, шикәр чөгендере үстереп һәм аны файдалы итеп сатып, фермерлар үзләренең финанс хәлен шактый гына яхшыртты. Безгә шушы файдалы һәм отышлы культура игү белән ныклап шөгыльләнергә, тагын да югарырак уңыш үстерергә кирәк. Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең гомум җыелышында Раевка шикәр заводы вәкиле иң күп шикәр чөгендере үстерүчеләргә акчалата премия тапшырды. Алар арасында “Урал” крәстиян-фермер хуҗалыгы, Лиза Тимерханова, Зөлфия Локманова, Фәет Әсәдуллин, Нәсимә Шаһабетдинова да бар.
Ачык һавада яшелчә үстерү буенча безнең бер фермер – Фирдәвис Ильясов шөгыльләнде: үткән елда 23 гектарда кызыл чөгендер, кишер, кәбестә, кабак үстерде. Яшелчәнең тулаем җыемы 537 тонна тәшкил итте. Һәр гектардан уртача 219 центнер уңыш җыеп алды. Үстерелгәнне сатып, ул да үз хуҗалыгының икътисадый хәлен яхшыртуга иреште. “Яңа Әюп” хуҗалыгы берничә ел дәвамында ябык грунтта – теплицада яшелчә үстерә. Ул 60 сутый җирдән 600 центнердан артык кыяр җыеп алды.
Җаваплылыгы чикләнгән “АРС” җәмгыяте байтак ел дәвамында тепли-цада яшелчә үстереп, яхшы гына нәтиҗәгә ирешә. Былтыр 8,7 гектарда 764 тонна кыяр һәм помидор җыйды. Киләчәктә дә яшелчә үстерү иң файдалы тармакларның берсе булып калачак. Бу өлкәгә хөкүмәт тарафыннан игътибар арта бара, чөнки бу санкцияләр, импортны алыштыру белән бәйле. “АРС” җәмгыятенә ябык участокта яшелчәчелекне үстерү өчен субсидия бирелде. Киләсе елларда бу өлкәгә ярдәм тагын да артачак. Шуңа күрә теплицада яшелчә үстерү алдагы көннәрдә иң перспективалы өлкә булып кала. Үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукция халыкта һәрчак зур сорау белән файдаланыла.
Авыл хуҗалыгының үсемлекчелек тармагына ярдәм күрсәтү максатыннан дәүләт тарафыннан 2013 елда кул-ланылган җирләрнең мәйданына карап субсидия бирелә башлады. Бу субсидия безнең фермерлар өчен 2396 мең сум тәшкил итте. Әлбәттә, бу күп түгел. Киләчәктә күбрәк булыр дип өмет итәсе килә. Тик шунысы да бар: быелдан башлап Башкортстан Республикасы Хөкүмәте карары нигезендә бу субсидияне алу өчен төп документ итеп җиргә срогы 3 елдан да ким булмаган аренда килешүе соралачак һәм ул теркәү палатасында рәсмиләштерелгән булырга тиеш. Бездән җирләрнең беркетелеп бирелүе хакында мәгълүмат сорыйлар. Бу – мөһим эш. Шуңа күрә кемдер бүген кулланган җир-ләр ниндидер сәбәп аркасында һаман да документлаштырылмаган икән, моны тиз арада эшләргә, рәсмиләштерергә кирәк.
Кыр эшләрен тиз арада, оптималь вакытта һәм югары сыйфатлы итеп башкару өчен ышанычлы, куәтле һәм югары җитештерүчәнле техника кирәк. Бу җәһәттән Башкортстан Хөкүмәтенең ярдәме зур булды. Сатып алынган яңа авыл хуҗалыгы техникасы бәясенең 40 проценты кире кайтарылып бирелә. Безнең крәстиян-фермер хуҗалыклары 2014 елда барлыгы 13 миллион 118 мең сумлык заманча яңа техника сатып алдылар, шул исәптән ике “КамАЗ” автомобиле, дүрт “Беларусь-82,1” тракторы, берәр “Лида-1300” ашлык комбайны, прицеп, ургыч, чәчкеч кайтарылды. Яңа техника сатып алган өчен 3 миллион 485 мең сум субсидия алынды.
Ә кемнәргә былтыр техника алган өчен субсидия бирелмәгән икән, алар аны якын көннәрдә алып бетерәчәкләр. 2014 елда безнең крәстиян-фермер хуҗалыклары малчылык өлкәсендә дә шөгыльләнделәр, продукция җитештерделәр. 2015 елның 1 гыйнварына алар исәбендә 481 баш сыер малы исәпләнә, шуларның 169ы – савым сыеры, тагын да 214 сарык, 12 ат, 6846 төрле кош-корт бар. Умарталары 395 исәпләнә. Иң күп сыер малын Илвир Нурисламов асрый: 95 терлекнең 55е – савым сыеры. Нәсимә Шаһабетдиновада 40 баш исәпләнә, шуларның 10сы – савым сыеры. Алмаз Хәбировта 39 баш сыер малы бар, шуларның 25е – савым сыеры, Ревинер Гыйльметдиновта – 9, Радик Хаҗиевта барлыгы 24, аларның 8е – савым сыеры. Узган елда фермер хуҗалыкларында барлыгы 7600 центнер сөт җитештерелде, һәр сыерга исәпләгәндә уртача 4750 килограмм туры килә. Җитештерелгән сөтнең 6260 центнеры халыкка сатыл-ган һәм сөт заводларына озатылган. Товарлылыгы 82 процент тәшкил итә. Сөт җитештерүдә һәм сатуда Илвир Нурисламов (2473 ц.), Алмаз Хәбиров (1124 ц.), Нәсимә Шаһабетдинова (450 ц.), “Салкын Чишмә” (450 ц.), Радик Хаҗиев (360 ц.) алдынгы урыннарны алып тордылар.
Терлекчелектә эшләүчеләргә дә дәүләт субсидиясе бирелде. Кызганычка каршы, Илвир Нурисламовтан башкалары бу субсидияне алудан мәхрүм калдылар. Чөнки субсидия алу өчен сатылган сөтнең лаборатор анализ үтүе иң беренче шарт итеп куела. Продукциянең сорты югары яки беренче булырга, аксым күрсәткече өч, ә майлылыгы 3,4 проценттан ким булмаска тиеш. Шушы шартларга ярашкан Илвир Нурисламовка 32 мең сумнан артыграк субсидия бирелде. Аз күләмдә җитештерелгән сөтне кабул итү пунктларына озату һәм сату бик кыен, шуңа күрә киләчәктә безнең фермерларга сөтне күбрәк һәм сыйфатлырак җитештерергә һәм сатарга кирәк. Шул вакытта гына барлык бирелгән ярдәмнәрдән тулысынча файдаланып булачак.
Сөт җитештерү җиңел эш түгел, чөнки ул ел буена дәвам итә, бик күп чыгымнар, хезмәт таләп ителә. Ләкин, шуңа карамастан, сөт җитештерү файдалы һәм отышлы. Бигрәк тә бу эш белән районыбызда эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре ныклап шөгыльләнә һәм табыш ала.
Бу эшнең бик мөһимлеген аңлап, ике ел элек фермер Илвир Нурисламов үзенә гаилә терлекчелек фермасы төзи башлады. Ул “Победа” кооператив-колхозыннан 25 баш токымлы кара-чуар тана алды. Ә узган елда “2013-2015 елларга Башкортстан Республикасында крәстиян-фермер хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” дигән программада катнашып, конкурста җиңеп чыкты һәм 2 миллион 300 мең сумлык грант алды. Бизнес-планда каралган 3893 мең сумлык чыгымнарның 40 проценты, ягъни 1563 мең сумы үзенеке булырга тиеш – программаның шартлары шундый. Фермер шушы акча исәбенә берәр рулон салам төргеч һәм пресс-подборщик, 30 баш кара-чуар тана алды. Исәбе – сөт җитештерү белән ныклап шөгыльләнү. Ул савым сыерларын 100 башка җиткерергә уйлый. 2014 елда крәстиян-фермер хуҗалыклары буенча тере авырлыкта 1300 центнер тулаем ит җитештерелде. Илвир Нурисламов (238 ц.), Нәсимә Шаһабетдинова (102 ц.), Алмаз Хәбиров (98 ц.), Радик Хаҗиев (64 ц.), Ревинер Гыйльметдинов (84 ц.) ит җитештерүдә алдынгы урыннарны алып торалар. Безнең крәстиян-фермер хуҗалыклары арасында умартачылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Моңа мисал итеп Ринат Зиннәтуллинны куярга мөмкин. Аның ел башына 300 умартасы бар. Ул сыйфатлы балны елдан-ел күбрәк ала һәм сата, шул рәвешле үз хуҗалыгының матди хәлен яхшырта.
Безнең арада Илдар Хәлиуллин — кошчылык белән шөгыльләнүче бердәнбер крәстиян-фермер хуҗалыгы. Аның ел азагына 6200 төрле кош-корты исәпләнә иде. Ул ел да күпләп кош-корт чебешләре һәм бәбкәләре сатты. Алар халыкта киң куллану таба, аны үзебезнең район халкы һәм чит районнардан да килеп алалар.
Безнең Башкортстан Республикасында крәстиян-фермер хуҗалыкларына ярдәмне грант формасында алып була торган ике төрле программа эшләп килә. Шуның беренчесе – “2013-2015 еллар чорына Башкортстан Республикасында эш башлаучы фермер-ларны яклау”. Бу программада былтыр безнең районнан ике яшь фермер – Рима Сакаева белән Азамат Големов катнашты, ләкин конкурстан үтә алмадылар.
Грант программасының икенчесе – “2013-2015 елларга крәстиян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү”. Бу про-граммада 2014 елда безнең районнан, югарыда әйтелгәнчә, Илвир Нурисламов хуҗалыгы катнашты һәм җиңеп чыкты (грант суммасы 2 миллион 330 мең сум). Күрүегезчә, дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәм зур күләмдә. Шуңа күрә безгә киләчәктә дә бу юнәлештә ныклы эшләргә кирәк. Шушы программаларда катнашырлык күбрәк яшь крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыкларын әзерләргә кирәк, шул рәвешле сафларыбыз киңәер һәм яшәрер иде. Бүген һәр өлкән фермер үзенә лаеклы алмаш әзерләргә тиеш. Моңа мисал итеп күрсәтердәй фермерларыбыз бар. Мәсәлән, “Салкын чишмә” хуҗалыгы башлыгы Рамил Хәбировны алырга мөмкин, ул үзенә лаеклы алмаш әзерләде. Шулай ук “Урал” крәстиян хуҗалыгы башлыгы Гаяз Исхаков, “Муса” хуҗалыгы башлыгы Нәкыйф Мусин үзләренең эшен дәвам итүчеләрне әзерләп киләчәкләрен тәэмин итте. 2014 елда дәүләт тарафыннан безнең районның крәстиян-фермер хуҗалыкларына барлыгы 10276 мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Моның өчен Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә, Авыл хуҗалыгы министрлыгына зур рәхмәт! Докладчы үткән елда башкарылган эшләрне барлаганда хисап бирүне дә читләтеп үтмәде. Залда утыручыларны бу мөһим мәсьәләгә җитди игътибар бирергә чакырды. Хисап үзвакытында, сыйфатлы итеп һәм дөрес бирелергә тиеш. Югыйсә, еш кына мәгълүматлар үзвакытында һәм дөрес итеп бирелми. Бу бигрәк тә техника исәбен алып баруга кагыла. Хисап бирүдә быел кайбер үзгәрешләр кертелүе дә әйтелде.
Сүзен йомгаклап, Фәрит Латыйпов агымдагы хуҗалык елында районның авыл эшчәннәре алдында терлекчелек тармакларын үстерү, авылларда социаль мәсьәләләрне хәл итү буенча гаять зур бурычлар торуын билгеләде. Районның крәстиян-фермер хуҗалыклары да аларны уңышлы үтәп чыгуга гомум район казанышларына лаеклы өлеш кертер дигән ышаныч белдерде. “Без ирешелгәннәрне ныгыта барырга, иртәгә бүгенгедән яхшырак эшләргә һәм яшәргә тиешбез. Чөнки фермерлар арасында ялкауларга урын юк. Монда авыр эштән, җаваплылыктан курыкмаган, хезмәтне яраткан һәм фидакарьлек күрсәткән уңган, тырыш кешеләр эшли. Ә безнең район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге, Чакмагыш мәгълүмат-консультация үзәге (ИКЦ) хезмәткәрләре сезгә һәрвакыт ярдәм күрсәтергә әзер”, – дип тәмамлады ул үзенең чыгышын.
Доклад буенча фикер алышуларда муниципаль җир контроле буенча әйдәүче белгеч Раушан Зөлфәт улы Зиннәтуллин, муниципаль район хакимиятенең баш инженеры Фидрат Шәгали улы Әхмәтов, хезмәтне саклау буенча әйдәүче белгеч Рәсим Рим улы Хаков, җаваплылыгы чикләнгән “АРС” җәмгыяте идарәчесе Ринат Әхнәф улы Арсланов, “Башкирский” федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Чакмагыш районы буенча баш агрономы Таһир Газизҗан улы Хәбиров, “Русия авыл хуҗалыгы күзәтчелек үзәге” федераль дәүләт бюджет учреждениесе баш агрономы Ира Халит кызы Садыйкова, район ветеринария станциясе начальнигы Радмир Фәнил улы Ямалиев, “Гостехнадзор” инспекциясенең Чакмагыш районы буенча инспекция начальнигы Илнур Әнгам улы Хәкимов, муниципаль район хакимияте башлыгының икътисад буенча урынбасары-икътисад һәм сәүдә бүлеге начальнигы Реканс Фәнил улы Ямалиев, “Мостафа” крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илдус Хәмәтрәхим улы Шәрипов, муниципаль район хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары — район финанс идарәлеге бүлеге начальнигы Равил Хәмит улы Фәезов катнашып, крәстиян-фермерларның еллык эшләренә карата уй-фикерләрен, эшне яхшыртырга булышлык итәрдәй тәкъдим-киңәшләрен әйттеләр, файдаланылмаган резервларны атап үттеләр.
Көн тәртибендә икенче мәсьәлә – республика крәстиян-фермерлар җыелышына делегатлар сайлау иде. Ул агымдагы елның 20 февралендә Уфада уздырылачак. Ачык тавыш бирү юлы белән крәстиян-фермер хуҗалыгы башлыклары Айдар Габдуллин, Урал Исхаков, Алмаз Хәбиров, Илвир Нурисламов, Тәлгать Гыйләҗетдинов, Хәйдәр Хөсәенов һәм Ришат Латыйпов делегат итеп сайландылар. Хисап җыелышында муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев катнашты һәм крәстиян-фермер хуҗалыкларының үткән елда башкарган эшләрен анализлап чыгыш ясады, заман таләпләреннән, яңа шартлардан чыгып, алда торган бурычларга тукталды.
Рәшит Вахитов.




Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: