Киңәшле эш таркалмый
20-01-2015, 10:34 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 685 | Комм.: 0
“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы терлекчеләре малларны кышлату чорына ныклы әзерлек белән керде. Җәйге-көзге көннәрдә җитәрлек күләмдә мал азыгы хәзерләнде, ферма бинасы тиешенчә ремонтланды. Хуҗалыкта 1595 баш эре мал исәпләнә, шуларның 363е – савым сыерлары, калганнары –төрле яшьтәге терлекләр. Атлар саны 95.
Безнең иҗади төркем сөтчелек фермасында булып, андагы эш барышы белән танышты. Кооператив рәисе Зәбир Фәнил улы Гыйлемхановның оста оештыручы, булдыклы җитәкче, белгеч икәнен районыбыздан читтә дә яхшы беләләр. Ул үзенең кул астында эшләгән һәр терлекченең, белгечнең уңышларын белеп-күреп тора, килеп туган проблемаларны хәл итүдә ярдәм кулы суза –кыскасы, халкыбызның: “Киңәшле эш таркалмас”, – дигән акыллы сүзләренә тугры калып, тынгысыз эшендә вакыт белән исәпләшмичә, һәрвакыт алга омтыла.
– Хуҗалыкның бүгенге уңышлары – бөтенебезнең дә уңышы. Кемне генә алсак та, гомум җиңүләргә үз өлешен кертеп, һәркем намуслы хез-мәт үрнәге күрсәтә. Мин үземнең белгечләремә таянып эш итәм, – ди ул. Бигрәк тә яшьләрне мактап телгә алды хуҗалык рәисе. Ферма мөдире Хәйдәр Дәүләтов үзенең кол-лективында һәркем белән уртак тел табып, эшне оста оештыра белә, күп вакыты эштә уза, килеп туган бәләкәй генә проблеманы да зур җаваплылык тоеп, җитди хәл итә. Шуңа да аның кул астында эшләгән савучылар да, бозау караучылар да, белгечләр, ветфельдшер, оператор, азык таратучы – һәммәсе үз эшен белеп, вакытында сыйфатлы башкарырга омтыла.
Бүген “Заря”да тәүлегенә 65 центнер сөт җитештерелә, шуның 58 центнеры сатыла, һәр сыердан уртача 18әр кг сөт савып алына.
Сөтчелек фермасында эшләгән 9 савучының да эш күрсәткечләре югары, шуңа да хуҗалык сөт савып алу буенча районда алдынгылар рәтендә. Альбина Юнысова, мәсәлән, 2014 елда һәр сыердан 7953әр кг сөт савып алып, барлыгы 3759 центнер продукция җитештергән. Шунысы игътибарга лаек: Альбина Юнысова тормыш иптәше Руслан Дәүләтов белән яшь таналар да карыйлар. Шулай ук Рәмилә Газизова (һәр сыердан – 7750 кг, тулаем – 3565 ц.), Фәнилә Булатова (7567 кг, 3481 ц.), Зөлфирә Гайсина (7416 кг, 3411 ц.), Тәслимә Гарифуллина (7165 кг, 3224 ц.), Люция Хәйруллина (6722 кг, 3092 ц.), Гөлшат Хәйруллина (6722 кг, 3092 ц.), Гөлшат Сухова (6526 кг, 2871 ц.), Нурсилә Гатауллина (6002 кг, 2701 ц.) һәм яңарак кына эшли башлаган Фәйрүзә Гыйльманова – коллективның уңганнары. Бозау караучыларның да игътибарлы булуы, эшне җиренә җиткереп башкарулары нәтиҗәсендә яңа туган малларны югалтуга юл куелмый. Әниле-уллы Флорида һәм Бәхтияр Якуповлар, мәсәлән, яңа туган бозаулар төркемендә бәләкәчләрне тиешенчә тәрбияләп, алардан күзлә-рен читкә алмыйча диярлек, сабый балаларны караган сымак, җентекләп карау-тәрбияләүгә ирешәләр. Зилина Гыйлемҗанова, Рузилә Ишбулдина, Айнур Зарипов та үз эшләрен зур җаваплылык тоеп башкаралар. Бүгенге көнгә һәр бозауның тәүлеклек артымы уртача 600-700 грамм тәшкил итә. Бу – районның уртача күрсәткеченнән шактый күбрәк: терлекчеләр һәрберсе 70шәр бозауның сәламәтлеген-көр-леген кайгыртып, намуслы хезмәт үрнәге күрсәтә.
Хуҗалыкта үрчем алу да югары. Ясалма орлыкландыру технигы Альфира Бакирова һәр 100 сыердан 99 бозау алуга иреште.
– Фермада малларны азык белән тәэмин итү мәсьәләсе дә тәртипкә салынган, терлекләргә азык рацион буенча баланслап бирелә. Көнбагыш шроты, патока, фуражга аксымлы, минераль-витаминлы катнашма кушыла, азык макро һәм микроэлементлар белән баетыла, – ди хуҗалыкның төп зоотехник-селекционеры, яшь белгеч Ранис Мәгалимов. Ул дәүләт ярдәме програм-
масы нигезендә ай саен өстәмә эш хакы ала. Аграр университет тәмам-лагач, биредә эшли башлаган. “Күп нәрсәне белергә-аңларга тырышып, һәр эшне уйлап, “төбенә” төшеп баш-карырга иренми торган егет ул!”, – диләр аның турында. Савылган сөтне тоткарлыксыз, сыйфатын яхшылап тикшереп заводка озатуда булдыклы һөнәр иясе, лаборантка Рәфидә Сарванова күп еллар буена үз эшенең остасы булып кала. Без барганда ул да үзе җиңел машинасы руле артында “җилдереп” килеп тә җитте. Тумышы белән ул Тозлыкуш авылыннан.
Ветфельдшер Рәмилә Сәхауова, малларның сәламәтлеген кайгыртучы буларак, терлекләрнең үлүенә юл куймый. Көнозынына, кирәк икән төн-
ге вакытта да савым сыерларына да, яшь таналарга да, бозауларга да – һәммәсенә игътибарын җиткерә алуы белән бары тик мактауга лаек. Оператор Алик Гарәфетдинов сөт үткәрү линияләренең тотрыксыз эшләвен тәэмин итсә, баш энергетик Фидрат Гайсин хуҗалыкның электр белән бәйле барлык өлкәләренең дә көйле эшләвен контрольдә тота. “Беларусь” маркалы техникада Зилфир Шәфыйков малларга вакытында азык таратып чыга, кышкы чатнама суыкларда да, язгы-көзге яңгырлы көннәрдә дә бу эшне график буенча төгәл үти. Коллективның кайсы гына эшчесен алсак та, һәркем үз эшен белеп башкара. Авыл урамнарында кар яуганнан соң иң беренче булып юл ярып, сөтчелек фермасына ашыгучы машинаның эзләре кала. Савучы кызларны “УАЗ” машинасында эшкә алып килүче водитель Фәндәр Исламов ул. Бер минутка да соңларга яратмый ир солтаны, һәр көнне төп-төгәл вакытында савучылар эш урынында булалар. Савым сыерларын тиешенчә азык белән тәэмин итүче терлекчеләр Фәһим Гыйлемханов, Ранис Ихсанов, Айрат Зарипов, Вернанд Әхмәтҗанов, Айнур һәм Радим Гарифуллиннар, Айдар Садыйков – һәммәсе дә “Сыерның сөте – телендә” дигән төшенчәне дөрес аңлап, күбрәк продукция алу өчен тырышлык салып эшлиләр. Вакытлыча савылмый торган малларны биредә Руслан Латыйпов аеруча җаваплылык белән тәрбияләүне игътибар үзәгенә алган.
Мал симертү шулай ук күп көч һәм чыгым таләп итә, шуңа да бу эшкә көчле затлар – ир-атлар җәлеп ителгән.
Илфир Әрдисламов, Рабис Ишаев, Радел Сәяхов, пенсия яшендә булса да үз эшен дәвам итүче Рәиф Дәүләтов, Фазыл Хәйретдинов (җәй айларында – комбайнда, кыш көннәрендә – алдынгы мал караучы), Азат Шакиров, һәрберсе үз төркемендә 65-70әр баш мал карап, һәр терлектән тәүлеклек 700-800әр грамм артым алуга ирештеләр. Бу да – тырышлык салып башкарылган хезмәт җимеше. Таналарны Илгиз Мостафин, Ренат Ситдиков, Ирек Сәлигаскәров тәрбияли, аларны Финат Ишаев алыштыра. Шулай итеп, җылы, якты, коры абзарларда малларны уңышлы кыш-латуга барлык мөмкинлекләр дә, шартлар да бар.
—Эшебезне күреп-белеп торучы, уңышларыбызны кыйммәтле бүләкләр, премияләр белән дәртләндереп торучы, эш хакын вакытында һәм җитәрлек тү-ләүче җитәкчебездән уңдык, – диләр биредә.
Хуҗалыкта бөтен “механизм”ның көй-ле эшләвен тәэмин итүче бригадир Марат Казыйхановның исеме дә күпләргә таныш. Терлекчеләрнең бердәм булып күтәренке кәеф белән эш башлаганын күреп, без дә, авыл эшчәннәренең җиңел булмаган, әмма җаваплы хезмәтендә уңышлар теләп, кайтыр юлга чыктык.
Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.
Похожие новости:
-
27.12.2014: Район яңалыклары
Халыкка хезмәт итәләр
-
20.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Бәяләрне йөгәнләп булырмы?
-
04.12.2014: Авыл хуҗалыгы
Бердәмлек уңыш китерә
-
11.12.2014: Җәмгыять тормышы
Эшкә бирсәң чын күңел
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен