Бәяләрне йөгәнләп булырмы?
20-12-2014, 10:27 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 545 | Комм.: 0
Быел илдә азык-төлек товарларына бәяләр сизелерлек артты. Шул исәптән безнең республикада да кулланучылар кәрзине кыйммәтләнде. “Башстат” мәгълүматларыннан күренүенчә, гыйнвардан алып азык-төлеккә хак 11,9 процентка арткан. Әгәр ел башыннан алып республикада инфляция 8,8 процент тәшкил итүен исәпкә алсак, бу саннарның элекке ел белән чагыштырганда шактый күбрәк булуын күрергә мөмкин.
“Кара исемлек”тә иң беренче булып карабодай тора. Ел башында бу ярманың килограммы 18-20 сум чамасы тора иде, хәзер ул 55-60 сумга менде. Ә илнең кайбер төбәкләрендә ул хәтта 100 сумга җитте. Русия буенча алганда карабодай ярмасы хакы уртача 65 процент артса, тавык итенә 27, дуңгыз итенә 25, шикәр комына – 24, сөткә 14 процентка күбәйде. Башкортстандагы хәлләргә килсәк, ел башыннан аерым төр продукцияләрне алганда, ак май – 52 сумга, дуңгыз ите – 41, тавык ите – 33, алма – 8, кәбестә – 4 сум 85 тиен, сөт – 3сум 96 тиен, суган – 3,5, кишер – 1 сум 15 тиен, бәрәңге 83 тиенгә арткан. Әгәр процентларга күчереп исәпләсәк, иткә – 1,5, колбасага – 3,5, кыярның хакы – 24, помидорныкы – 50, кәбестәнеке 18 процентка күтәрелгән.
Әлбәттә, яшелчәләргә хаклар артуы ел мизгеле белән бәйле булса, карабодайга хакларның нигә шулчаклы кинәт сикерүе һич кенә дә аңлашылмый. Дөрес, хәзер бу өлкәдә хәл тотрыкланды, әмма хаклар янә уйнамас, дип кем гарантия бирә. Сатучылар хакларны тулаем (оптом) сатучылар арттыра, диләр. Ә җитештерүчеләр исә бездән товарларны бик очсызга алалар, дип җавап бирәләр. Арадашчылар да үзләре турында кайгырта, күбрәк каерып алып калырга тырыша. Әнә шулай товар хаклары кибет киштәләренә килеп җиткәнче күтәрелә.
Дөрес, илдә бәяләрнең кинәт, тиз артуына юл куймаска тырышалар. Шушы юнәлештә агымдагы елның 6 августында “Русия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатында кайбер махсус икътисадый чаралар куллану турында” Русия Президенты Указ да чыгарган иде. Әлеге Указны үтәү максатында 21 августта муниципаль район хакимияте товар базасының балансланганлыгын тәэмин итү һәм авыл хуҗалыгы продукциясенә, чималга һәм азык-төлеккә хакларның кинәт артуына юл куймау, аңа бәйле килеп туган мәсьәләләрне оператив тикшерү өчен 12 кешедән торган штаб оештыру турында махсус карар кабул итте. Аның җитәкчесе – муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов.
Штабның бурычы – район үзәгендәге кибет-магазиннарда, базарда һәм ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясенең 43 төре буенча хакларны контрольдә тоту, бәяләргә мониторинг үткәрү. Үзгәрешләр була калса, штаб бу хакта Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча дәүләт комитетына хәбәр итә.
Штаб тарафыннан үткәрелгән мониторинг нәтиҗәләре буенча ел башыннан алып безнең районда уртача алганда хаклар онга – 9,6, арыш икмәгенә – 8,6, тавык итенә – 25,5, карабодайга – 55,4, дөгегә – 25,5, яшелчәгә уртача 35,2 процентка артты. Шулай ук сөт һәм балык продукциясенә дә хаклар күтәрелде.
Хакларны контрольдә тоту дәвам итә. Хакларның нигезләнмәгән кинәт һәм нык артуларын булдырмауга юнәлтелгән чаралар халыкның яшәү дәрәҗәсен киметмәскә булышлык итәргә тиеш. Ә хакларны киләчәктә дә йөгәнләп булырмы – анысын вакыт күрсәтер.

Әзерләде: Рәшит Вахитов.
Похожие новости:
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы
-
13.12.2014: Район яңалыклары
Тагын да капиталь ремонт турында
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Вакыт бетә, ашыгыгыз!
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Ярминкәгә рәхим итегез!
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Барысы да – имин тормыш өчен