» » Халыкка хезмәт итәләр

Халыкка хезмәт итәләр

27-12-2014, 12:21 | Район яңалыклары | Просмотров: 576 | Комм.: 0
Халыкка хезмәт итәләр
Булдыклылар заманы
Соңгы берничә елда Чакмагышта бер-бер артлы заманча сәүдә объектлары ачылды. Быел җәй, көз айларында гына да район үзәгендә “Таныш”, “Пятерочка”, “Полушка” кебек супермаркетлар, мебель, сантехника, төзелеш материаллары магазиннарында эшкуарлар халыкка төрле-төрле товарлар сатуны оештырып, районда сәүдә хезмәтләндерүе дәрәҗәсен тагын да югары күтәреп җибәрделәр.
Чакмагыш авылында игелекле гомер кичерүче Флидә һәм Фиргать Даяновлар да кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга, дөньяларыбызны тотрыклы, имин итүгә лаеклы өлеш кертәләр. Алар өч ел элек, декабрь азакларында, Чакмагыш базары каршында “Березка” минимаркеты ачып безне сөендергәннәр иде. Һәм менә быел Яңа ел алдыннан бу гаилә тормышында янә зур, шатлыклы вакыйга булды: 24 декабрьдә яңа магазин ачтылар. Ул район үзәгеннән Аблай һәм Рапат авылларына бара торган юл чатына якын гына урнашкан, шуңа да исемен “Перекресток” дип кушканнар.
Кибетне ачу тантанасы үткәннән соң халык эчкә узды. Ике катлы бина тыштан зурлыгы һәм матурлыгы белән аерылып торса, кибет киштәләре исә төрле азык-төлек товарлары белән тутырылган иде. Теләгәнен сайлап ал! Суыткычлар, заманча башка җиһазлар урнаштырылган, биредә һәммә нәрсә сатып алучы өчен уңайлы итеп эшләнгән.
– Сәүдә йортын 17 июльдә төзи башлаган идек. Бөтен эшләрне үз исәбебезгә башкардык. Тормыш иптәшем Фиргать, улларыбыз Фидан һәм Финат белән бергәләп, вакыт белән исәпләшмичә эшләдек. Безгә ярдәм кулы сузучыларның барысына да зур рәхмәт! Муниципаль район хакимиятенең зур ярдәмен тойдык. Безнең районда эшкуарлыкны үстерүгә зур игътибар бирелә. Үз эшен ачарга теләгән кешегә бернинди каршылык юк, киресенчә, хуплап торалар, – ди җаваплылыгы чикләнгән “Даян” җәмгыяте директоры Флидә Өлфәт кызы. Биш кешегә яңа эш урыннары булдырылган. Сатучылар үз бурычларын яхшы белә, “Березка” минимаркетында эшләп тәҗрибә туплаганнар. Ягымлы, ачык йөзлеләр. Магазин ачылган беренче көнне үк йөзләрчә кешене хезмәтләндерделәр. Шушы тирәдә яшәүчеләр дә, яңа магазин ачылуын ишеткән башка кешеләр дә, юлдан үтеп баручылар да биредә үзенә кирәкле азык-төлек товарларын сатып алып кинәнә.
– Киләсе елның язында магазин алдына асфальт салып, чәчәкләр, агачлар утыртып тирә-ягын төзекләндерәчәкбез, – ди Фиргать Габделбаян улы алдагы планнары белән таныштырып.
Ышанам, уй-ниятләре, һичшиксез, гамәлгә ашачак. Ул элек тә әйткән сүзендә торды: язга чыгу белән “Березка” магазинын карап торырлык итеп матурлап, төзекләндереп куйган иде. Даяновлар үзләренең гаять тырыш, инициативалы булдыклы эшкуар икәнлекләрен быел, күреп торасыз, янә күрсәттеләр. Өлкәнәеп барганда күнегелгән тыныч тормышны үзгәртеп, яңа эш ачу, үз өстеңә зур җаваплылык алу җиңел түгел, моны һәр кеше дә булдыра алмый. Тату, бердәм гаилә башкаларга бар яклап та үрнәкле. Шундый гаиләләр арабызда күбрәк булса, безне тормыш авырлыклары да, бернинди санкцияләр дә куркытмаячак.
Үз халкына бары тик игелекләр күрсәтеп, ифрат ярдәм-чел, кешеләрне шатландырып, яхшы кәеф бүләк итеп яшәүче шәфкатьле (алар иганәчелек белән дә бик актив шөгыльләнәләр), тынгысыз җанлы Даяновларга эшкуарлык мәшәкатьләрендә киләчәктә дә гел уңышлар гына телисе килә. “Перкресток” магазины ялсыз эшли, ишекләре һәр көнне 8-23 сәгатьләрдә ачык булачак.

Әзерләде: Рәшит Вахитов.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: