Ирешелгәннәрдән чигенүләр юк
5-02-2015, 10:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 651 | Комм.: 0
“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы икътисадый потенциалы, җитештерү куәтләре, иң мөһиме – хезмәт сөючән, чәмләнеп эшли белә торган тырыш халкы булган тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарда килүче хуҗалыклардан исәпләнә.
Хезмәтне дөрес оештыра белү, алдынгы технологияләрне, фән һәм техниканың иң заманча алымнарын оста файдалану исәбенә биредә елның-елында игенчелектә дә, терлекчелектә дә ярыйсы гына уңышлар яулыйлар. Икътисадта ирешелгәннәр исә социаль мәсьәләләрне хәл итү, хезмәткәрләрнең тормыш-көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту өчен юл ача. Үзенә бар яклап та игътибар тойган кеше хезмәтен бөтен күңелен салып башкара. Узган якшәмбедә үткән гомум хисап-сайлау җыелышында зарялыларның тотрыклы хуҗалык буларак эшчәнлек алып барулары тагын бер тапкыр дәлилләнде.
Чакмагыш гимназиясенең тамашалар залында хуҗалык әгъзаларының күпчелеге катнашлыгында узган әлеге чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, муниципаль район Советы рәисе, үзәк дәваханәнең баш табибы Салават Зәки улы Гыйззәтуллин һәм Совет сәркатибе Илгиз Фаил улы Ихсанов, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Раил Рифгать улы Мохтаруллин, районыбызда эшчәнлек җәелдергән федераль һәм республика учреждениеләре, киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Хисап-сайлау җыелышын “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәбир Фәнил улы Гыйлемханов ачып җибәрде һәм алып барды.
Көн тәртибенә чыгарылган дистәдән артык мәсьәләне карауга күчү алдыннан иң тәүдә үткән хуҗалык елы барышында якты дөньяны калдырып киткән элекке хуҗалык әгъзалары, ветераннар истәлеген бер минут тын калып хөрмәтләделәр. Арытаба кооператив әгъзалыгыннан чыгучыларның гаризалары канәгатьләндерелде, яңаларын кабул итү турындагы карарлар расланды.
Узган хуҗалык елы йомгаклары турында аның рәисе Зәбир Фәнил улы җентекле хисап тотты. Әйтергә кирәк, “Заря” кооперативы районда тотрыклы эшләүче, зур хезмәт җиңүләре юлыннан тайпылмаучы һәм шул аркада районда алдынгылар исәбеннән төшмәүчеләрдән санала. Саннар теленә күчерсәк, 2014 елда хуҗалыкта, үзкыйммәте исәпкә алынып, 120 миллион 708 мең сумлык тулаем продукция җитештерелгән (һәр хезмәткәргә исәпләгәндә, 1 миллион 49 мең 63 сум туры килә). Бу узган елдагыдан 121 процентка күбрәк. Гомум керем күләме 27 миллион 900 мең сум (бу күрчәткечләр дә 107-108 процентка күбрәк) тәшкил итә. Хуҗалык икътисадына акчалата керем 91 миллион 14 мең сум (117 процентка артыграк), шул исәптән үсемлекчелектән 29 миллион 510 мең сум (120 процент), терлекчелектән 54 миллион 754 мең сум (121 процент) булган. Менә шундый күрсәткечләр белән узган елда хуҗалык итүнең рентабельлелеге 40,5 процент, саф активлары 130 миллион 948 мең сум теркәлгән. Җитештерү өлкәсендәге уңышлар еллык хезмәт хакы түләү күрсәткечләрен 201695 сумга, уртача айлык хезмәт хакы күләмен 16808 сумга (үсеш 108 процент) җиткерергә ярдәм иткән. Боларга, әлбәттә, гади хезмәткәрләрдән башлап урта звено белгечләр, җитәкчеләргә кадәр үз эшенә үтә җаваплы караш, бул-сынга дип тырышып эшләү нәтиҗәсендә генә ирешелә. Үз чыгышында хуҗалык рәисе мондыйларны атап үтте, һәркайсының хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәткечләрен анализлады. Продукция алуда тоткарлык булырдай җитешсезлекләргә юл куелуын да яшермәде, алардан арыну юлларын аныклады. Кооператив җитәкчелеге хезмәт шартларын яхшырту, җитештерү куәтләренең нәтиҗәлелеген күтәрү максатында күрелгән чаралар исәбендә саву залын заманча җиһазлау, өстәмә рәвешле үрчемнәр тәрбияләү абзарлары төзү, техника паркын яңарту һәм башкаларны атап үтте, хезмәт хакларының да елдан-ел арта баруын саннар белән дәлилләде. Әлбәттә, һәр эшчәнлектә уңыш нигезе тәү чиратта хезмәт тәртибенә бәйле. Бу җәһәттән дә аерым очракларда эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләре бозылуга юл куелу, шул сәбәпле гомум эшкә зыян килү ихтималлыгын киметү юллары билгеләнелде.
Гомумән алганда, алда торган хуҗалык елы барышында узган елда җибәрелгән җитешсезлекләрне кабатламаска, хезмәтнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен көч салырга кирәклеге белән һәммәсе дә ризалашты. Хуҗалык рәисенең хисап чыгышын хуплап, узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләренә канәгатьләнерлек бәһа куелды.
Баш бухгалтер Гөлназ Владик кызы Кәримова хуҗалык рәисенең чыгышын саннар белән тулыландырды, ә алар соңгы берничә елда даими үсешә баруны дәлилләп тора.
Артабан күзәтчелек советы рәисе, кооперативның баш энергетигы Фидрат Фоат улы Гайсин хисап тотты. Рәис чыгышында яңгыраган саннарның аермачык һәм төпле дәлилле, эшчәнлекнең үтәкүренмәле булуы иртәгәге көнгә ныклы ышаныч уятып кына калмый, яңадан-яңа җиңүләргә дә рухландыра.
Баш икътисадчы Зилфира Фәһим кызы Гыйльванова агымдагы елга куелган бурычларны саннар теле белән баетып тәсдыйк итте, кооператив әгъзалары быелгы хуҗалык елын да яхшы күрсәткечләр белән дәвам итәргә карар иттеләр. Артабан идарә составын тулыландыру, күзәтчелек советына өстәмә әгъзалар кабул итү, баш белгечләрне раслау мәсьәләләре каралды.
Хуҗалыкның профсоюз комитетының еллык эшчәнлегенә хисап, аның яңа рәи-сен сайлау, гомумрайон отчет-сайлау конференциясенә делегатлар сайлау да кооператив әгъзаларының гомум бердәмлеге шартларында үтте.
Озак еллар фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтеп, яшьләре җитү сәбәпле хаклы ялга чыгучы ветераннарга да зур хөрмәт күрсәтелде, узган ел барышында идарә утырышларында кабул ителгән карарлар да расланды һәм иң күңелле мәл – хезмәт алдынгыларын билгеләп үтү вакыты җитте. Тәүдә ярышучы хуҗалык — җаваплылыгы чикләнгән «Байбулат» җәмгыяте директоры Валерий Вадимович Соколов, аннан соң Зәбир Фәнил улы булдыклы хезмәте белән данланылган механизаторлар, терлекчеләр, белгечләр, җитәкчеләрне ярыш шартлары нигезендә акчалата премияләр белән бүләкләде, агымдагы елга кабул ителгән планнарны да арттырып үтәп, шулай ук матди дәртләндерүгә лаек булырга чакырды.
Чарада катнашкан муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов зарялыларны район икътисадының терәк баганаларының берсе буларак атап үтте, биредәге хезмәт уңышларының гомумрайон күрсәткечләрендәге өлеше зур булуын билгеләде. “Гади колхозчыдан җитәкчегә кадәр һәммәгез уртак тырышлык белән җиң сызганганга күрсәткечләрегез дә югары, матди хәлегез дә яхшы, – диде ул. – Икътисадыгыз тотрыклы булгач, яшәешегез дә сокланырлык. Фидакарьлегегез өчен ихлас рәхмәт, артабан да сынатмагыз”.
Хакимият башлыгы кыскача дөнья, илебез, республика, район хәлләренә тукталды. Катгый икътисадый кризис, һәртөрле санк-цияләр шартларында бүген артабан яшәп калыр өчен тырышлыгыбызны бермә-бер арттырырга тиешбез, дип ассызыклады. Җәмгыятебездә тотрыклылык, кешеләр арасында тынычлыкны саклап калу хакына барлык чараларны күрергә чакырды. Арабызда төшенкелеккә бирелеп, шул арка-да үз ирке белән якты дөньядан китүчеләргә моны эшләргә юл куярга ярамый, хезмәт нәтиҗәлелеге белән күңел күтәренкелегенә ирешү мөһим, дип белдерде.
Хуҗалык районда иң эре авыл биләмәсендә эшчәнлек җәелдергән, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә биредә эшчәнлек алып барган предприятиеләрнең дә ярдәме зур. Башка хуҗалыклар исә авыл инфраструктурасын саклап калуга зуррак тырышлык салырга мәҗбүр. Шуңа карамастан, “Заря” хуҗалыгы да һәртөрле гомум проблемаларны хәл итүдән читләшми, лаеклы үз өлешен кертә тора. Хакимият башлыгы сүзенең азагында тагын бер тапкыр ихлас рәхмәт белдереп, киләчәктә дә ирешелгән позицияләрдән чигенмәскә өндәде. Русия Пенсия фондының Чакмагыштагы идарәлеге җитәкчесе Ләйсән Раул кызы Мостафинаның бу юнәлештәге яңалыклар турындагы фәһемле чыгышы беркемне дә битараф калдырмагандыр.
Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Раил Рифгать улы Мохтаруллин үзе җитәкләгән биләмәдәге хәл-торыш белән таныштырды, район үзәгендә демография хәлләренең иң яхшысы булуы турында белдерде, авылдашларын киләчәктә дә тырыш хезмәт өлгеләре күрсәтеп, имин һәм җитеш яшәргә чакырды. Муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев йомгаклау сүзе белән чыкты. Хуҗалык елына анализ ясап, ул да зарялыларның фидакарьлеген мактап телгә алды, артабан да килеп туган мәсьәләләрдә бергәләшеп эш итәчәкләрен, төрле яклап ярдәм вәгъдә итте. Яңа башланып киткән хуҗалык елы да “Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү коопе-ративы өчен уңышлы булыр, зур җиңүләргә китерер, дип әйтергә ныклы нигез бар. Шулай була күрсен дә.
Әзерләде: Фәнис Әмирханов.
Похожие новости:
-
03.02.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Гражданлык активлыгын күтәрергә!
-
28.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Бүген кичәгедән яхшырак эшләргә!
-
20.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Киңәшле эш таркалмый
-
01.01.2015: Котлаулар
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы