Гражданлык активлыгын күтәрергә!
3-02-2015, 13:58 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 627 | Комм.: 0
30 гыйнварда Русия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе хезмәткәрләре профсоюзы район оешмасының хисап-сайлау конференциясе үткәрелде.
Җыелышка 24 башлангыч профсоюз оешмасыннан 28 делегат, шулай ук ревизия һәм мандат комиссияләре әгъзалары, дәүләт учреждениеләре җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары чакырылды. Конференция эшендә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм Русия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хез-мәтләндерүе профсоюзының республика оешмасы рәисе Рәшит Мирһади улы Харрасов катнашты.
Җыелышны алып бару өчен президиум, секретариат, мандат, редакция һәм исәп комиссияләре сайланды. 9 мәсьәләне үз эченә алган көн тәртибе расланды.
Тәүдә дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе хезмәткәрләре профсоюзы район оешмасы рәисе Фәдис Бикмөхәммәтов 2009 елдан 2014 елга кадәрге чорда оешма эше турында доклад белән чыкты.
– Җәмгыятьтәге социаль-икътисадый шартларның үзгәрүе профсоюзлардан үзенең роле турында җитди уйлануны таләп итә. Бүген профсоюзлар – хезмәт кешесе хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклаучы оешма, – дип сүз башлады Фәдис Гыйлемҗан улы һәм хисап чорында 388 профсоюз әгъзасын бер-ләштергән оешма һәм аның җитәкче органы булган комитет тарафыннан башкарылганнарга тукталды.
– Профсоюз оешмаларының абруе күп очракта лидерга, аның активлыгына, шәхси үрнәк күрсәтүенә турыдан-туры бәйле. Гражданлык активлыгы күрсәтеп, профактивны үз тирәсенә туплап, төрле чаралар үткәрүгә җәлеп итү осталыгына ия булганнар оешма эшчәнлеген тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрә, уңышка ирешә, – дип билгеләде чыгыш ясаучы. Хезмәт кешесен яклау профсоюз оешмаларының эшендә төп юнәлеш булып тора. Ә менә тотрыксыз икътисад, аны реформалау, дәүләт ягыннан социаль һәм хезмәт гарантияләре кимегән шартларда хезмәт кешесе эш бирүче алдында көчсез булып кала. Хезмәткәр берүзе генә үзен яклый да, эш шартларын яхшырта да алмый. Берләшеп, профсоюзга кереп, эш бирүчегә бергәләп йогынты ясау нәтиҗәсендә эш шартларын яхшырту мөмкинлеген ача. Русия Федерациясе хезмәт Кодексында билгеләнгән социаль партнерлыкның барлык формалары эш бирүчегә тәэсир итүнең мөһим ысулы булып исәпләнә.
Докладчы, профсоюзның район оешмасы эшчәнлегенең башка өлкәләренә дә кагылып үткәннән соң, чыгышының азагында болай диде:
– Без, профсоюз әгъзалары, муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповның оешма эшендә һәрвакыт ярдәмен тоябыз. Ул безнең профсоюз проблемалары белән генә түгел, ә башка тармак профсоюз оешмалары мәсьәләләре белән дә кызыксынып тора, кирәк булса, ныклы ярдәм күрсәтә. Без барыбыз да бер системада эшлибез. Бердәмлектә – көч, нәкъ менә шуның өчен дә безнең районда барлык җитештерү тармакларында тотрыклы югары икътисадый күрсәткечләргә ирешелә.
Ул профсоюз комитеты һәм активы исеменнән киләчәктә дә район проф-союз оешмасы, аның әгъзалары югары хезмәт күрсәткечләренә ирешер, ә яңа сайланачак профсоюз үз эшендә җитешсезлекләрне дә исәпкә алып эшләр, дигән ышаныч белдерде. Аннары район профсоюзының ревизия комиссиясе рәисе Эльвира Вәзих кызы Әхсәнова чыгыш ясап, докладны саннар һәм мисаллар белән тулыландырды.
Фикер алышуларда халыкны социаль хезмәтләндерүнең комплекслы үзәге җитәкчесе Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Миләүшә Марс кызы Гыймаева, Башкортстан Республикасы Хезмәт министрлыгы Дүртөйле районы һәм Дүртөйле шәһәре буенча Чакмагыш районындагы территориаль бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Айгөл Таһир кызы Галимова, Русия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе хезмәткәрләре профсоюзының Башкортстан республика оешмасы рәисе Рәшит Мирһади улы Харрасов чыгыш ясады. Алар оешманың эшчәнлегенә кагылышлы уй-фикерләрен әйттеләр.
Көн тәртибенең өченче мәсьәләсе – профсоюзның район оешмасы рәисен сайлау. Конференциядә катнашучылар Илгиз Фаил улы Ихсановны бертавыштан профсоюзның район оешмасы рәисе итеп сайладылар.
Профсоюз район оешмасы территориаль комитеты әгъзаларын сайлау да бердәм тавыш бирү юлы белән хәл ителде. Составы тугыз әгъзадан торган комитет сайлап куелды. Шулай ук ревизия комиссиясе әгъзалары сайланды.
Профсоюзның Башкортстан республика оешмасының XXIX хисап-сайлау конференциясенә делегат итеп Илгиз Ихсанов сайланды. Ул шулай ук профсоюзның Чакмагыш районы оешмасыннан Башкортстан республика профсоюз оешмасы комитетына вәкил итеп тә бертавыштан тәкъдим ителде.
Чакмагыш районы профсоюз оешмасының исемен алыштыру сигезенче мәсьәлә итеп куелган иде. Хәзер ул Русия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе хезмәткәрләре Бөтенрусия профессиональ союзының Башкортстан республика оешмасы дип атала. Югарыда әйтелгәннән чыгып, безнең райондагы оешманың тулы исеме Русия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе хезмәткәрләре Бөтенрусия профессиональ союзы Башкортстан республика оешмасының Чакмагыш районы территориаль оешмасы (кыскача ПРТУ РФ) дип йөртеләчәк. Шулай ук башлангыч профсоюз оешмалары исеменә дә бераз үзгәртүләр кертелә.
Соңыннан бүләкләү тантанасы үткәрелде. Фәдис Бикмөхәммәтов бер төркем профсоюз әгъзаларына дәү-ләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзы район оешмасының Мактау грамотасын тапшырды. Моңа 94 санлы янгын часте 01-дежур-диспетчерлык хезмәте диспетчеры Фәйрүзә Мәф-галь кызы Гарифуллина, муниципаль район хакимиятенең муниципаль хезмәт һәм кадрлар эше бүлеге начальнигы Эльмира Флүр кызы Гыйззәтуллина, Үрнәк авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Рәфидә Әүлияр кызы Исмәгыйлева, халыкны социаль хезмәтләндерү комплекслы үзәгенең кадрлар буенча әйдәүче белгече Рөстәм Ришат улы Мәрдиев, “ТВ-Чакмагыш” муниципаль автономлы учреждениесе директоры Эльвира Әсхать кызы Сөндекова, “Олимпияче”физкультура-савыктыру комплексы директоры Рөстәм Фәвис улы Шәехов, БР Хезмәт министрлыгының Дүртөйле районы һәм Дүртөйле шәһәре буенча Чакмагыш районындагы бүлеге начальнигы Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова лаек булды.
Муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов җыелышта чыгыш ясап, профсоюзларның җәмгыятебез тормышында тоткан зур ролен билгеләп үткәннән соң агымдагы елда республика, район алдында торган зур бурычлар, үткәреләчәк чаралар турында әйтте. Аннары җәмәгать башлангычында унбиш елга якын алып барган җаваплы эшен – дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе хезмәткәрләре профсоюзының район оешмасын уңышлы җитәкчелек иткәне өчен Фәдис Бикмөхәммәтовка рәхмәт белдерде. “Сезнең актив гражданлык позициягез, эш тәҗрибәгез киләчәктә дә районыбыз мәнфәгатендә кулланылыш табар дип ышанам”, – диде. Уфадан килгән кунак Рәшит Харрасов та буш кул белән килмәгән, хезмәтләрен югары бәһалап профсоюз оешмаларында озак еллар намуслы эшләгәне өчен Фәдис Гыйлемҗан улына Русиянең бәйсез профсоюзлары федерациясенең Мактау грамотасын һәм акчалата бүләген тапшырды. Ул тармак профсоюзы Башкортстан республика оешмасы комитетының Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән берничә райондашыбызны бүләкләде. Тәүдә бу зур бүләкне социаль партнерлыкны үстерүгә шәхсән өлеш керткәне өчен муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка тапшырды. Шундый ук Мактау грамотасына һәм акчалата бүләккә Русия Пенсия фондының Чакмагыш районындагы идарәлеге әйдәүче белгеч-эксперты Гөлшат Әнгам кызы Гаязова, Чакмагыш авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Миләүшә Марс кызы Гыймаева, халыкны социаль хезмәтләндерүнең комплекслы үзәге директоры Мәмдух Раил улы Шәрәфетдинов та ия булды. Алар моңа профсоюзда актив һәм намуслы эшләгәннәре өчен лаек булдылар.
Рәшит Вахитов.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.
Гөлнур Хәлиуллина фотолары.
Похожие новости:
-
31.01.2015: Район яңалыклары
Халыкка уңайлы булсын дип
-
24.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Дәүләт әһәмиятендәге эшләр
-
23.12.2014: Район яңалыклары
Сыйрышбашта – модельле китапханә
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы
-
11.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Ачык тыңлаулар үтте