Дәүләт әһәмиятендәге эшләр
24-01-2015, 11:08 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 513 | Комм.: 0
21 гыйнварда Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасы – Армия, авиация һәм флотка теләктәшлек күрсәтү буенча ирекле җәмгыятьнең (ДОСААФның) Чакмагыш районындагы бүлегенең конференциясе үткәрелде. Аның эшендә 17 башлангыч оешмада 36 делегат, чакырылган кунаклар – ДОСААФ активистлары һәм ветераннары, хакимият вәкилләре катнашты. Көн тәртибенә ике мәсьәлә тикшерүгә чыгарылды. Беренчесе буенча, җыелышны алып бару өчен эшче органнар сайлангач, ДОСААФның урындагы бүлеге рәисе Фларит Гайнетдинов чыгыш ясады. Ул 2010-2015 елларда оешма тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләде.
–Хисап чорында ДОСААФның район бүлеге һәм аның җитәкче органы булган совет тарафыннан муниципаль район хакимияте ярдәмендә, хакимиятнең мәгариф бүлеге, яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты, район ветераннар советы, хәрби комиссариат һәм башка оешма һәм ведомстволар белән берлектә мөһим эшләр башкарылды. Барлык чаралар ДОСААФ Уставына нигезләнеп, биш елга төзелгән планга ярашлы алып барылды, – дип сүз башлады Фларит Зөфәр улы һәм аерым мисалларга тукталды. Атап әйткәндә, оешманың төп эш күрсәткечләренең берсе – лицензия алып һәм укытуның яңа программасына күчеп, егетләрне һәм кызларны автомашина йөртү буенча укыту-өйрәтү курсларын оештыру. Анда биш елда барлыгы 1921 кешегә төрле категорияләр буенча автомобиль һәм башка транспорт чараларына идарә итүгә хокук бирүче таныклык тапшырылган. Моннан тыш, 213 курсантны Русия Федерациясе Кораллы Көчләренә әзерләп җибәргәннәр, алар биредә хәрби белгечлек алып, ил алдындагы изге бурычны намус белән үтиләр.
Хисап елларында оешманың матди-техник базасын ныгытуга җитди игътибар бирелгән. Яңа бинага күченеп, эш урынын алыштырганнар. Хезмәт шартлары хәзер сизелерлек яхшы. Бүлек җитәкчесе моның өчен беренче чиратта муниципаль район хакимиятенә зур рәхмәтле. Яңа бинаны, уку классларын (ә алар биредә өчәү) тиешле җиһазлар, күргәзмә материаллар белән тулыландырганнар. Водительләрне практикада йөртү, өйрәтү өчен үзләрендә өр-яңа автодром төзеп куйганнар, анда асфальт җәясе калган. Уку-өйрәнү өчен алты автомашиналары бар. 2013 елда бер яңа җиңел автомашина сатып алынган. Водительләрне укытуның сыйфатын тагын да яхшырту максатында компьютерлар, мультимедиа комплексын алып эшкә кушканнар. Яшь буынны хәрби-патриотик рухта, ватанны саклаучылар, ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү өлкәсендә даими эш алып барыла. Югары сыйныфта укучы егетләрнең биш көнлек хәрби җыеннарын оештыруда, оборона-масса айлыгы, “Яшь спецназчы”, “Аҗаган” уеннары, төрле хәрби-гамәли, спорт ярышлары, учение-күнекмәләр үткәрүдә дә ДОСААФчылар актив катнаша. Башлангыч оешмаларда батырлык дәресләре, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар, булачак солдатларны хәрби хезмәткә озату һәм башка чаралар истә калырлык үтә. Мәктәпләрдә хәвефсез тормыш нигезләре, башлангыч хәрби әзерлек дәресләрен ДОСААФ әгъзалары югары дәрәҗәдә уздыра. Боларның барысы да дәүләт әһәмиятендәге эшләр. Фларит Зөфәр улы бүлек советы тарафыннан пленумнарның даими үткәрелеп торуын, аларда оешма эшчәнлегенә кагылышлы мөһим мәсьәләләрнең тикшерелү хакында да әйтте. Ирешелгәннәр белән беррәттән хәл ителеп бетмәгән мәсьә-ләләргә дә игътибарны юнәлтте. Мәсәлән, финанслауда кыенлыклар булу аркасында кайбер планлаштырылган чаралар үтәлмичә кала. Шуңа карамастан, оешмада эшләр тукталып тормый, билгеләнгәннәр нигездә гамәлгә ашырыла.
Фикер алышулар барышында Яңа Коты, Иске Калмаш, Чакмагыш гимназиясе һәм беренче урта мәктәпнең башлангыч ДОСААФ оешмалары делегатлары, шушы уку йортларының тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучылары Рәшит Шәяхмәтов, Риф Шакиров, Руслан Гыйрфанов, Фидрат Смаков, Башкортстан Республикасы хәрби комиссариатының Чакмагыш районы буенча бүлеге начальнигы Альберт Хәбиров, мәгариф бүлеге методисты Эльвира Биглова чыгыш ясап, оешма эшчәнлеген тагын да яхшыртуга кагылышлы тәкъдим-киңәшләрен җиткерделәр.
Делегатлар ДОСААФның урындагы бүлеге эшен канәгатьләнерлек дип бәһаладылар. Кабул ителгән карарда җыелышта әйтелгәннәр дә исәпкә алынды.
Икенче мәсьәлә ДОСААФның район бүлеге рәисен сайлау иде. Конференциядә катнашучылар Фларит Зөфәр улы Гайнетдиновны ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан яңадан оешма җитәкчесе итеп сайладылар.
Конференция эшендә муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков катнашты һәм чыгыш ясады.
Әзерләде: Рәшит Вахитов.
Похожие новости:
-
01.01.2015: Котлаулар
Иртәгәге көнгә ышаныч белән!
-
27.12.2014: Район яңалыклары
Көзге чакыру тәмамланды
-
20.12.2014: Спорт
Хакимият башлыгы призына
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы
-
11.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Ачык тыңлаулар үтте